Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Шевчук Шихан тауларын яклап видеомөрәҗәгать чыгарды


Юрий Шевчук
Юрий Шевчук

Танылган рок-җырчы, ДДТ төркеме җитәкчесе Юрий Шевчук Башкортстандагы Шихан тауларын саклап калуга бәйле сорауга үз карашын белдерде.

Интернетка чыгарылган кыска видеомөрәҗәгатендә Юрий Шевчук Башкортстанны “искиткеч матур урын” дип атый. Ул үзенең рәссамлыкка укыган вакытларында шушы җирләрнең табигатен сурәткә төшерүен искә ала. “Бу гүзәл башкорт җирләренең акварельләре һәм рәсемнәре миндә әле дә саклана”, ди ул.

“Башкортстан – матурлыгы ягыннан гаҗәеп бер урын. Искиткеч, кабатланмас табигать. Башкортстан – дөньяда иң матур төбәкләрнең берсе, мин ил һәм дөнья буйлап күп йөрим, күп җирләрне күргәнем бар”, Уфа шәһәрендә туып-үскән Юрий Шевчук.

“Һәм менә Шиханнар, бу килеп чыккан әйбер миңа тынгылык бирми. Гомумән, беркайда булмаган табигать күренеше ул. Аларны юкка чыгарсалар, алар булмаячак – шуның белән шул. Сода калыр, кабы-кабы белән сода булыр, ул кирәк әлбәттә, 4 мең кешелек эш урыннары да. Тик бу таулар, бу матурлыкны без инде бүтән күрмәбез. Безнең балалар һәм оныклар турында әйткән дә юк. Кызганыч, бу нәрсә хәтта күңел кайтаргыч та”, ди Шевчук.

Ул “Сода” ширкәтен идарә итүче эшкуарларга тагын да бер уйлап карарга, җиңел керем хакына андый адым ясамаска, чималны ерактанрак алырга тәкъдим итә.

“Мин экологларга бар күңелем белән теләктәшлек белдерәм һәм бу тауларны саклау өчен имзамны куям. Әйдәгез, бу һармонияне, бу могҗизаны киләчәк буыннарга калдырыйк, ә алар безне алкышлар, һәм сезгә дә, кадерле эшмәкәрләр”, дип тәмамлый танылган музыкант.

Элегрәк Шихан тауларын Татарстанның һәм Башкортостанның халык җырчысы Айдар Галимов һәм танылган башкорт музыканты Роберт Юлдашев та яклап чыккан иде. Алар “Шартлатма!” дип аталган җыр яздырдылар.

"Башкорт сода ширкәте" чимал җитмәү сәбәпле эшчәнлеген туктату алдында тора. Ябылу янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Шундый шартларда Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов башлыгы республикада яңа сода җитештерү корылмасы төзү ниятен игълан иткән иде. Башкортстан активистлары Шихан тауларын яклап төрле чаралар уздыра башлады. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр Русия президенты Владимир Путиннан тауларны саклап калуны, сода җитештерү өчен башка урыннар табуны сорап, петиция булдырды. Шихан тауларын Сода ширкәтеннән яклап флешмоб та оештырылды. Активистлар социаль челтәрләрдә аватарларны Башкорт содасы тартмасының почмагына охшаган эмблемага алыштырырга чакыра.

XS
SM
MD
LG