Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активистлары Путиннан Шихан тауларын яклауны сорый


Шихан таулары
Шихан таулары

Башкортстан активистлары Шихан тауларын яклап, петиция аша имза җыю башлады. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр Русия президенты Владимир Путиннан тауларны саклап калуны, сода җитештерү өчен башка урыннар табуны сорый.

"Рус география берлегенең Башкортстан бүлеге вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм республика кешеләре федераль матбугат чараларының Башкортстанда сода җитештерү проблемнарын бер яклы гына яктыртуына ачу белдерә. Стәрлетамакатагы сода корылмасы чимал бетү нәтиҗәсендә ябыла дип хәбәрләр тараталар, ә Торатау һәм Йөрәктауны яклаучылар "гаепле булып кала", диелә Changе.org петицияләр сайтында урнаштырылган мөрәҗәгатьтә. Әлеге хатны активист Ринат Хисамов Русия президенты Путинга юллаган.

Мөрәҗәгатьтә сода комбинаты җитәкчеләренә шиханнар кебек 10-15 елга гына түгел, 100-150 елга җитәрлек чимал чыганагы табарга тәкъдим ителә. Андый чыганаклар Башкортстанда күп, аларны экшәртер өчен яңа җиһазлар һәм технология кирәк диелә. "Ләкин хуҗалар шантаж ясый: тауларны бирмәсәгез, кешеләрне эшсез калдырабыз диләр. Ерак чыганаклардан сода җитештерү файдалы булмый диләр. Әгәр комбинат җитәкчеләре моны зыян гына китерә дип уйлый икән, хиссәләрен Башкортстанга кайтарсыннар, ә республика хөкүмәте яңа чыганакларда җитештерү өчен акча табар", диелә петициядә.

Мөрәҗәгать сайтка 14 августта урнаштырылган, 15 августка аңа 340 кеше имза куйган.

Моннан тыш, Башкортстанның экология яклаучылары, шул исәптән "Яшелләр" хәрәкәте активистлары да Шихан тауларын яклап язылган петицияләрен яңадан тарата башлады.

Активистлар береничә таләп белән чыга: башкорт шиханнарын үзгәрешсез саклап калу, аларны саклаучы дәүләт оешмасы булдыру һәм Шихан таулары янында туризм инфраструктурасы төзү.

"Барлыгы өч көнә шихан калды - Йөрәктау, Куштау һәм Торату. Шахтау дип аталганын "Сода" ширкәте эшкәртеп бетерде. Хәзер башкаларына да курыныч яный", диелә мөрәҗәгатьтә.

Петиция 2017 елның декабрендә үк урнаштырылган, бүгенгә аны 1900ләп кеше имзалаган. Соңгы көннәрдә әлеге мөрәҗәгать социаль челтәрләрдә янә тарала башлады.

Шушы көннәрдә Башкортстанда Шихан тауларын Сода ширкәтеннән яклап флешмоб та башланды. Активистлар социаль челтәрләрдә аватарларны Башкорт содасы тартмасының почмагына охшаган эмблемага алыштырырга чакыра.

"Башкорт сода ширкәте" чимал җитмәү сәбәпле эшчәнлеген туктату алдында тора. Ябылу янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Шундый шартларда Башкортстан башлыгы республикада яңа сода җитештерү корылмасы төзү ниятен игълан итте.

XS
SM
MD
LG