Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Шихан тауларын яклап флешмоб башланды


Башкортстанда Шихан тауларын Сода ширкәтеннән яклап флешмоб башланды. Активистлар социаль челтәрләрдә аватарларны Башкорт содасы тартмасының почмагына охшаган эмблемага алыштырырга чакыра.

Чараны Terra Bashkiria туристик брендын уйлап табучыларның берсе Илшат Байбурин башлаган. "Бу Башкорт сода корылмасының планнарына карата әлегә безнең көчтән килгән җавап. Ширкәт Торатауны юк итәргә тели. Тарихи мирас булган тауны", ди Байбурин Фейсбукта.

Активист чараның эмблемасын ясаган: ул Башкорт содасы тартмасы төсләрендә һәм шул ук вакытта тауны сурәтли.

Илшат Байбурин социаль челтәрләрдәге аватарларны әлеге тамгага алыштырырга чакыра. Мондый тамга белән шулай ук футболкалар, сумкалар, ябыштыргычлар әзерләнгән. Интернеттагы язмаларны, фотоларны ул #живыешиханы хештегы белән урнаштыруны сорый.

"1965 елда Торатау һәм Юрактау республиканың табигый тыюлыгы дип танылды һәм саклауга алынды. Алар Кавказ таулары кебек мәгърур түгел, әмма алар Кавказ булмаганда ук барлыкка килгән таулар. Ул вакытта Җирдә әле динозаврлар да, хәтта Урал таулары да булмаган. Ә шиханнар торган. "Башкорт сода ширкәте" килгәнче торган. Алар дүртәү иде. Ләкин өчесе генә калды, берсен инде юк иттеләр", дип яза Илшат Байбурин.

Чарага танылган уфалылар, блогерлар һәм журналистлар кушылган. Алар арасында "Вся Уфа" телеканалының баш продюсеры Галим Якупов, блогерлар Денис Өметбаев һәм Михил Бреслер, активист Алия Айсина бар.

Ә активист Зөһрә Буракаевага логотипның төсе ошамаган. "Сезнең Сода тавы килеп чыккан. Тормыш тавы түгел, ә соданың агрессив төсләре", дип саный ул.

"Башкорт сода ширкәте" чимал җитмәү сәбәпле эшчәнлеген туктату алдында тора. Ябылу янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Шундый шартларда Башкортстан башлыгы республикада яңа сода җитештерү корылмасы төзү ниятен игълан итте.

XS
SM
MD
LG