Accessibility links

Кайнар хәбәр

Торатау шиханын саклау турында референдум кире кагылды


Башкортстанда Торату шиханы
Башкортстанда Торату шиханы

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Торатау шиханын саклау турында референдум уздыру гаризасын теркәмәде. Рөстәм Хәмитов сода ширкәтенә башка урын табабыз дип ышандыра.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гаделов белдерүенчә, инициатив төркем тапшырган документларда хилафлыклар булган.

"Теркәүне кире кагу турында карар кабул ителде. Бөтен документларны карап чыкканнан соң, бер хилафлык табылды - мөрәҗәгатькә инициатив төркемнең барлык әгъзалары да кул куймаган. Ә бу - канун таләбе", дигән Гаделов Интерфакска.

Аның сүзләренчә, активистлар хаталарны төзәтеп, кабаттан мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Башкортстан активистлары референдумга "Сез саклауга алынган "Торату тавы" табигать паркының статусын сакларга ризамы?" дигән сорау чыгарырга җыенганнар иде.

Шул ук вакытта республика башлыгы Рөстәм Хәмитов сишәмбе журналистларга Торатау шиханының статусы алынмаячак, чөнки моңа кануннар юл куймый дип белдерде.

"Без башка вариантлар тәкъдим итәбез. Чимал проблемын хәл итәр өчен тыныч, ышанычлы, нигезле юллар бар. Алар җәмәгатьчелектә низаг тудырмаячак. Корылма (сода җитештерү ширкәте - ред.) эшләргә тиеш. Республикада да, илдә дә чимал җитәрлек. Берничә айдан бу хәл ителер дип уйлыйм", диде Хәмитов.

Башкортстан башлыгы нинди чаралар күреләчәге турында ачык кына әйтми. Элегрәк Башкортстанның Стәрлетамак районында кальцийланган сода җитештерүче яңа корылма төзү нияте турында хәбәрләр булды. Төзелеш проекты Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кергән.

Русиядә сода җитештерүче иң эре ширкәт саналган Башкортстан сода комбинаты ябылу алдында тора. Ширкәттә чимал 2022 елга кадәр генә җитә, ә табигый мирас саналган Шихан тауларын республика эшкәртергә рөхсәт бирми. Сода комбинаты җитәкчелеге 4 меңләп хезмәткәрне кыскарту белән дә яный.

Башкортстан активистлары Шихан тауларын яклап төрле чаралар уздыра башлады. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр Русия президенты Владимир Путиннан тауларны саклап калуны, сода җитештерү өчен башка урыннар табуны сорап, петиция урнаштырды.

Шихан тауларын Сода ширкәтеннән яклап флешмоб та бара. Активистлар социаль челтәрләрдә аватарларны Башкорт содасы тартмасының почмагына охшаган эмблемага алыштырырга чакыра.

XS
SM
MD
LG