Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Торатау якын туганың кебек ерактан ук каршы ала"


Торатау күренеше
Торатау күренеше

Башкортстандагы табигый шиханнарның киләчәге әлегәчә билгесез. Активистлар аларны саклап калу өчен көрәшә. Түрәләр әлегә дәшми. Азатлык Торатау итәгендә гомер итүче гади кешеләр фикерен белеште.

Башкортстанның Ишембай районында урнашкан шиханнар мәсьәләсенә соңгы вакытта игътибар зур. Активистлар, билгеле сәнгатькәрләр Торатауны Сода җитештерү ширкәтенә эшкәртүгә бирмәс өчен шиханнарны әлегә саклап килгән табигать һәйкәле статусын гамәлдән чыгармас өчен көрәшә.

Активистлар интернет челтәрендә төрле флешмоблар оештыра, җырчылар клиплар төшереп мөрәҗәгатьләр яздыра, алар арасында җырчы Айдар Галимов, автор-башкаручы Юрий Шевчук та бар. Чит илдән килгән белгечләре арасында да Торатауны яклаучылар күп, алар аны фәнни яктан зур мирас дип атый.

Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов шиханнарга тимичә сода җитештерүгә яраклы чималны башка урыннардан эзләп табу кирәк дигән фикердә торган булса, хәзерге башлык Радий Хәбиров бу мәсьәләгә карата фикерен әлегә әйтми.

"Торатау якын туганың кебек ерактан ук каршы ала"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:06 0:00

Ә Торатау итәгендә гомер итүче гади кешеләр шиханга карата нинди фикердә? Азатлык Торатаудан өч чакрым ераклыкта урнашкан Урман-Бишкадак авылында яшәүчеләр белән аралашып, аларның фикерен белеште.

68 яшьлек Фәния Рәшитова яз җитүгә үк Торатау итәгеннән, тирә-яктан дару үләннәрен җыеп киптерә башлый. Торатауга килгәч иң әүвәл Коръән кәримнән "Фатиха" сүрәсен укып ала һәм Аллаһы Тәгаләдән үләннәрне җыярга рөхсәт сорап дога кыла. Дару үләннәрен дөрес җыеп куллану ысулын әнисе белән әбисеннән балачакта ук отып алган.

Фәния Рәшитова
Фәния Рәшитова

​– Балачактан хәтерлим, карт әбиләремнең "Торатау – җирнең кендеге" дип әйткәннәрен. Монда әүлияләрнең мәгарәсе дә бар. Балачактан әнием белән Торатау итәгенә үләннәр җыярга йөри идек. Үләннәрнең кайсысы нәрсәгә файдалы, аларны дөрес итеп ничек киптерергә, әзерләргә, кулланырга икәнен әниемнән өйрәндем, ә әниемә әбием өйрәткән. Яздан башлап көзнең ахырына хәтле үләннәр җыям, киптерәм, кышын аларны кулланып иммунитетны ныгытабыз.

Торатау итәгендә җыелган үләннәр
Торатау итәгендә җыелган үләннәр
Торатауны җирнең кендеге дип сөйли иде карт әбиләр

Биегрәк менсәң, Кызыл китапка кертелгән, җир йөзендә бүтән беркая да үсмәгән үсемлекләр үсеп ята. Аларны өзеп, таптап йөрү тыелган. Бу бит чын могҗиза, бүтән беркая да үсә алмаган үсемлекләр безнең якта үзләренә урын тапкан. Ләкин моны бөтенесе аңлап бетерми шул. Кем өчендер ул гап-гади чүп үләнедәй күренә, ә аңлаганнар өчен бу чып-чын табигый байлык. Торатауда гел көчле җил исә. Күңел тулган чакларда монда килеп, җил тавышларын тыңлап йөргән чаклар да була. Кайвакыт үзеннән-үзе шигырьләр туа.

Зөһрә Искәндәрова, 51 яшь, Урман-Бишкадак авылы мәктәбендә 30 елга якын тарих фәнен укыта, мәктәп бинасында урнашкан туган якны өйрәнү музеен җитәкли.

Зөһрә Искәндәрова
Зөһрә Искәндәрова

​– Мин үзем Баймак районыннан. 30 ел элек югары уку йортын тәмамлап, беренче ел эшләгән вакытта яңа ел бәйрәмнәренә әтием-әнием янына кунакка кайттым. Әнием белән аш бүлмәсендә чәй эчеп утырган арада күзем диварда эленеп торган, матур, мәһабәт тау сурәтләнгән яңа календарьга төште. Әниемнән: "Бу тау кайсы җирдә урнашкан икән?" дип сорадым, ул миңа: "Укып кара", дип җавап кайтарды. Календарьдә "Ишембай районы" дип язылган иде. Ул кайсы җирдә икән дип эчемнән уйлап куйдым.

Элек яшәгән организмнарның ташка әйләнгәнен күреп була
Элек яшәгән организмнарның ташка әйләнгәнен күреп була

Шул ук елда тормыш иптәшем белән танышып кияүгә чыктым. Туйдан соң Урман-Бишкадак авылына килен булып төшкәч, иң аптыраганым шул тауның итәгенә килүем булды. Ходайның кодрәте, әмере булдымы икән? Шул тау белән кызыксынырмын, аны гомер буена өйрәнермен дип һич уйламаган идем.

Гомер буе Торатауны өйрәнермен дип күз алдыма да китермәгән идем

Мондагы һәрбер ташка күз салып карасаң, миллион еллар элек яшәгән организмнарның ташка әйләнгәнен күреп була. Балаларга туган җирнең ничек барлыкка килүен аңлатыр өчен сакланып калган матди үрнәк, монда килеп күрсәтеп, тотып каратып аңлату мөмкинлеген бирә Торатау.

Нәзир Искәндәров Урман-Бишкадак авылында туып үскән. Балачагы, яшүсмер чаклары Торатау итәгендә узган, бүген дә шунда гомер итә.

Нәзир Искәндәров
Нәзир Искәндәров

​– Балачак Торатау итәгендә уйнап узды. Төрле бәйрәмнәр шушы Торатауда үткәрелә иде. Тирә-яктагы 5-6 авыллардан җыелып монда зур бәйрәмнәр үткәрә идек. Монда килеп башка кешеләр белән танышасың, яңа дуслар барлыкка килә. Шул бәйрәмнәрдә яшь егетләр белән яшь кызлар танышып гаилә коручылар да шактый булды. Мин үзем дә өйләнешкәч, туйның икенче көнендә кунакларны озатып җибәргәч, хатынымны шул Торатауга алып килдем. Тау башына менеп тирә-якка карап матурлыкның, хозурлыкның нәрсә икәнен чын мәгънәдә аңлыйсың.

Өйгә кайтканда Торатау якын туганың кебек ерактан ук каршы ала

Чит җирләргә китеп эшләргә туры килгән чаклар шактый булды, Себер, Мәскәү тарафларында булдым. Торатау безне ата-ана сыман сагынып көтеп кала иде кебек. Өйгә кайтканда Торатауны ерактан үк күреп иң якын туганыңны сагынган төсле сагынып кайта идем. Мине аңлар өчен Торатауның гап-гади халык өчен никадәр әһәмиятле, якын икәнен аңларга шушында килеп, күреп, тау башына менеп карарга кирәк. Күрмичә берничек тә аңлый алмассыз мине.

* * *

Торатаудан кайту юлында Азатлык хәбәрчесе машина йөртүче җирле кешедән "Сода ширкәтенә Торатауны шартлату рөхсәте бирелсә, тау җәл булмасмы?" дип сорады. "Нишләтәсең инде, фән өчен бит", диде урта яшьтәге кеше.

Белешмә: Торатау

Торатау (башкорт шәҗәрәләрендә Турағ тағ) — Башкортстанның Ишембай районында урнашкан шиханнарның берсе. Борынгы заманда хан ныгытмалары, шул исәптән "башкорт халкына билистикълял хан улмыш" Торхан пайтәхете торган урын.

Биеклеге — 280 метр. Тау биләмәсендә йөздән артык төр үсемлек үсә. Тауның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш ягының өске өлешендә берничә мәгарә бар. Итәгендә "Туар-Салган" күле бар.

"Аеруча саклана торган табигый территорияләр турында" 1995 елның 14 мартындагы федераль кануны нигезендә табигать һәйкәле буларак дәүләт сагы астында тора.

Башкортстанның сода җитештерү ширкәте киләсе чимал чыганагы итеп Торатауны күрә. Ширкәттә чимал 2022 елга кадәр генә җитә диелә. Комбинат җитәкчелеге 4 меңләп хезмәткәрне кыскарту белән яный.

XS
SM
MD
LG