Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез галимнәр Куштауның тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады


Куштау
Куштау

Бәйсез галимнәр Башкорт сода ширкәтенә тапшырылачак Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады. Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Куштауның андый кыйммәте булмавы хакында бәяләмә биргән иде.

Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы Русия фәннәр академиясенең Уфадагы федераль тикшеренү үзәгенең Геология институты белгечләреннән бәяләмә алды, документта Куштау шиханының югары тарихи-мәдәни потенциалы барлыгы языла.

Шиханнар акшарташтан өелгән, һәм бу таулар бай катламнар хасил итә, шуңа күрә Куштау югары биологик төрлелек учакларының берсе булып тора. Куштауда 322 төр күптамырлы үсемлек барлыгы ачыкланган, шул исәптән, Торатау һәм Йөрәктауда булмаган 30 үсемлек теркәлгән. Шушы зур булмаган мәйданда Башкортстанда очрый торган үсемлекләрнең биштән бере булуын исәпкә алып, бу урынның үсемлек дөньясын бай һәм кабатланмас дип танырга кирәк. Барлыгы Куштау шиханында Урал һәм Урал буеның сирәк очраучы үсемлекләренә керә торган 37 төр күпбуынлы үсемлекләр үсә.

Шуларның тугыз төре Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән, алтысы – Русиянең Кызыл китабына керә, ягъни, алар дәүләт тарафыннан саклана. Куштауда башка ике шихандагы кебек җентекле тикшеренүләр алып барылмаган, шуңа күрә бу сирәк төрләргә кергән үсемлекләрнең саны меңләгән һәм йөз меңләгән булырга мөмкин. Гамәлдәге канунга ярашлы, Куштау шиханын эшкәртергә карар бирелгән очракта, Башкортстанның экология министрлыгы Кызыл китапка кергән барлык төр үсемлеләрне җентекләп исәпкә алып, сода чыгаручы ширкәтне бу үсемлекләрне юкка чыгарган өчен түләргә мәҗбүр итәргә тиеш булачак диелә Геология институты мөдире вазифаларын башкаручы геология-минерология фәннәре докторы Сергей Ковалев кул куйган документта (бәяләмәнең күчермәсе безнең редакциядә бар).

Башкортстандагы Йөрәктау, Торатау һәм Куштау шиханнары яңадан торгызып булмый торган табигый объектларга керә. Алар 14 млн ел дәвамында билгеле бер геологик шартларда оешкан. Дөньядагы моңа охшаш табигый объектлар арасында Башкортстан шиханнары үзләренең күренеп торуы һәм өйрәнергә мөмкинлек бирүе белән аерылып тора, һәм бу яклап алар дөньяда бердәнбер. Бу шиханнарны Пермь чорында үлеп беткән борынгы организмнар барлыкка китергән. Куштау тавы катламнарында Русиядә элек күрелмәгән палеонтологик калдыклар табылырга мөмкин. Моңа кадәр монда зур яфраклы билгесез бер суүсемнең калдыклары табылган, аңа охшаш төрләр тагын АКШның Канзас штатында гына очраган. Куштауда шулай ук төшемле фосфоритлар катламнары да очраган, бу төр матдә турында бүгенге фәнни әдәбиятта берни дә билгеле түгел. Шул рәвешле, хәтта өстән генә тикшерү дә бу уникаль тауларның тарихын өйрәнүгә ярдәм итәрлек яңа мәгълүмәт алырга мөмкинлек бирә. Куштау тавын юкка чыгару белән бергә фәнни өйрәнүләр, эзләнүләр мөмкинлеге юкка чыга, фәнне шундый эталон объекттан алырга мөмкин булган яңа мәгълүматтан мәхрүм итә диелгән бәяләмәдә.

Документта шулай ук бу тауларның бөтен дөнья өчен кабатланмас булуы, башка илләрдә уникаль геологик объектларны көнкүреш мәнфәгатьләр хакына юкка чыгару күренеше очрамавы да әйтелә. Киресенчә, аларны ничек тә саклыйлар, өйрәнәләр һәм геологик туризм максатларында файдаланалар. Белгечләр әйтүенчә, Стәрлетамак шиханнары Австралиядәге Улуру тавы, Техастагы монумент таулар үзәне, яки Коми республикасындагы Мунипунёр платосында җилләр барлыкка китергән таш баганалар кебек үк дөнья дәрәҗәсендәге кыйммәтле геологик объектлар рәтендә тора. "Халыкара әһәмиятенә күрә һәм Русия геологлары тәкъдиме белән Торатау, Йөрәктау һәм Куштау таулары Европаның ProGEO Геологик мирасны саклау ассоциациясе кулы астында эшләүче "Геологик кисемнәр" (GEOSITES) исемлегенә кертелде", дип искәртә галимнәр.

"Моннан кала, Куштау шиханы янында безнең эрага кадәр II-I гасырларга караган дүрт археология мирасы объекты бар, алар барысы да федераль дәрәҗәдә саклана, диелгән документта. Шул ук шихан тирәсендә ике археологик табылдык табылуы да билгеле, шуларның берсе – безнең эрага кадәр III-I гасырга караган тимер сармат хәнҗәре. “Бу әйберләрнең булуы әлеге урынның югары тарихи-мәдәни потенциалга ия булуы турында сөйли", диелгән галимнәр бәяләмәсендә.

Моңа кадәр Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Куштау шиханының кыйммәте хакында тискәре бәяләмә биргән иде. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Куштауда мәдәни (археологик) мирас объектлары яки мәдәни мирас объекты чалымнары булган объектлар юк. Шушы бәяләмәгә нигезләнеп, Игорь Стрикалов дигән белгеч "Куштауны эшкәртергә ярый" дигән нәтиҗә чыгарган. Археологик тикшеренүләрне Мәскәүдәге Русия фәннәр академиясенең Археология инстиуты белгечләре "Башкорт сода ширкәте"нә бәйле "Чимал ширкәте" кушуы белән уздырган.

Бәйсез белгечләр әйтүенчә, бу очракта шиханның түбәләре һәм тау битләре генә тикшерелгән. Археологик объектлар булырга мөмкин булган урыннар каралмаган. Бу урыннар археология күзлегеннән әлегә кадәр тикшерелмәгән ди галимнәр.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели.

XS
SM
MD
LG