Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау язмышы: шиханнар тирәсендә уймак уены бара


Куштау (Википедия)
Куштау (Википедия)

Башкортстанда Куштау шиханы "Башкорт сода ширкәте"нә бирелгәннән соң республика башлыгы Радий Хәбировка карата ризасызлык арта башлады.

Стәрлетамак шәһәре янындагы шиханнар тирәсендә каршылыклар дәвам итә. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр Сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булуы һәм җәмәгатьчелекнең яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны Содага бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынарга охшамаган, чөнки җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Интернетта Русия президенты Владимир Путин һәм Радий Хәбиров исеменә Башкортстанның Куштау, Торатау һәм Йөрәктау шиханнарын республиканың сода чыгару ширкәтенә тапшырмауны сораган петиция урнаштырылды.

​Хәбиров социаль челтәрендәге битендә бу уңайдан шулай ди:
"Куштауның сакланырга тиеш дигән статусы юк, аны эшкәртергә рөхсәт документлары узган ел ук бирелгән һәм эш бара. Әгәр дә җитәрлек чимал барлыгы расланса, бу проблемны хәл итү юлы булачак. Нинди генә очракта да Сода экология кагыйдәләрен үтәргә, озак еллар андагы туристик һәм башка социаль инфраструктурага кагылмаска тиеш", ди Радий Хәбиров. Ул бу теманың ябылуын да әйтә, ягъни мәсьәләне куертып торасы юклыгын ишарәли.

12 декабрь Хәбиров җәмәгатьчелекне тынычландыру өчен тагын бер адым ясап, "Торатау" исемле геология паркы оештырырга һәм аны халыкара дәрәҗәдә яклау оештыру кирәклеге турында күрсәтмә бирде. Аңа ярашлы, Йөрәктау һәм Торатау шиханнары ЮНЕСКОның сакланачак мирасы исемлегенә кертелергә тиеш. Ул гына да түгел, Радий Хәбиров киңкүңеллелек күрсәтеп, Уфадагы "Когресс-холл" бинасының исемен "Конгресс-холл Торатау" дип үзгәрергә дә тәкъдим итте.

Сода ширкәте Башкортстандагы дүрт шиханның зурлыгы белән икенчесен - Шахтауны инде тулысынча ашап бетерде. Куштау иң зурысы гына түгел, ул башкалардан күпкә зуррак шихан. Андагы чимал да калган ике таудагыдан күбрәк.

Әлеге харитага караганда, республикадагы оппозиция җитәкчеләренең берсе, киләсе сайлауда Башкортстан башлыгы вазифасы өчен көрәшкә чыгуын игълан иткән Айрат Дилмөхәммәтовның шиханнар турындагы сүзләре дә шактый саллы күренә. Дилмөхәммәтов башкортларны уймак уены уйнатып алдадылар ди. Чыннан да, соңгы елларда җәмәгатьчелекнең төп игътибары шиханнарның иң кечкенәсе булган Торатауга юнәлдерелгән иде, сода җитештерүчеләр чималны эшкәртүгә рөхсәт алу өчен тартыш алып барды. Ә Куштауда исә чимал берничә мәртәбә күбрәк һәм ул чимал эшкәртү урынына ташу өчен якынрак та. Дилмөхәммәтов Торатауның изге урын булуы Куштауны чималга җибәрү өчен махсус рәвештә күпертелде дип саный.

Азатлык шушы мәсьәләгә карата фикерләрен сорап активистларга, белгечләргә мөрәҗәгать итте.

"Башкорт" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов:

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

"Торатау һәм Йөрәктаудан аермалы буларак, Куштау табигать һәйкәле статусына ия түгел. Шулай булуга карамастан, без Куштау шиханын Содага бирүгә каршы чыгабыз. Куштауны да табигать һәйкәле итүне таләп итәбез. Ул гына да түгел, без шиханнарның барсының да ЮНЕСКО тарафыннан саклануын таләп итәчәкбез. Ә аңа кадәр без барлык җәмәгатьчелек оешмалары, фиркаләр, төрле милли оешмалар вәкилләре белән шиханнар мәсьәләсен тикшерергә дигән карарга килдек. Милләткә, нинди фиркадә торуга карамый, табигать байлыклары өчен көрәшергә кирәк”, диде Руслан Габбасов.

Башкорт халык конгрессы идарәсе әгъзасы Рәмилә Сәетова:

Рәмилә Сәетова
Рәмилә Сәетова

"Беренчедән, "Башкорт сода ширкәте" канунны бозып хосусыйлаштырылып ясалган компания. Икенчедән, Башкортстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Мәрданов отставкага китте. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров аның урынына хөкүмәт җитәкчесен билгели алмый. Ул бары тик вакытлыча башкаручы хөкүмәт җитәкчесе генә билгели ала. Шулай булгач, "Башкорт сода ширкәте"нә Куштауны бирү канунсыз булып чыга", диде Рәмилә Сәетова.

"Ак тамыр" башкорт оешмасы рәисе Ирек Агишев:

Ирек Агишев
Ирек Агишев

"Җәмәгатьчелек шиханнар өчен тиешенчә көрәшә алмады. Бер шиханны кулдан ычкындырдык. Радий Хәбировның шихан буенча позициясе бик үк ачык түгел. Рөстәм Хәмитов шиханнарның изге урын булуын әйтеп, ачыктан-ачык яклады, альтернатив чимал алу урыннары да тәкъдим иткән иде. Безнең оешма Куштау өчен көрәшергә җыенмый, чөнки мөһимрәк мәсьәләләр бар. Алар: тел һәм мәгариф проблемнары. Татарстанда тел өчен көрәш шактый кызу бара, бездә ул игътибар үзәгендә түгел. Тагын шуны да әйтер идем, Сода тирәсендә барган көрәшләр – ул мәнфәгатьләр көрәше. Алдагы елда Башкортстан башлыгын сайлаганда ул көрәш төркемнәре артында торучылар ачык күренер дип уйлыйм", диде Ирек Агишев.

Социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллин:

Равил Насыйбуллин
Равил Насыйбуллин

"Шиханнар буенча аерым тикшеренүләр уздырмадык. Шулай да шәхси фикеремне әйтәм: табигатьне акчага әйләндерергә ярамый. Аның бик кыйммәткә төшүе ихтимал. Чөнки бүгенге бәя бер төрле, иртәгә икенче. Бу - гомумкешелек байлыгы. Аны юкка чыгару бик тиз. Без киләчәк буынны андый күркәм урынсыз калдырмыйк", диде Равил Насыйбуллин.

Төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Радий Хәбиров бу адымы белән бик тискәре дулкын куптарды. Ә проблем тирәнрәк ята. Эш шунда – башкортларда тәңречелек көчле. Дөрес, ул кайбер төркем татарларга да хас. Аның буенча ташкүмер дә казымаска, нефть тә чыгармаска кирәк. Мортаза Рәхимов Рөстәм Хәмитовка каршы көрәшкәндә башкортларда архаистик карашларны көчәйтте. Бу шуның да җимеше. Архаистик карашлар прогресска булышлык итми. Мин шиханнарны Содага бирү яклы. Быел гына да Башкортстанда 100 мең кеше эшсез калды. Стәрлетамак халкының 10 проценты Содада да эшләвен искә алганда, халыкны эш урыннарсыз, акчасыз калдыруны мин хупламыйм", диде Ринат Гатауллин.

"Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов социаль челтәрдәге төркемнәрендә мөрәҗәгать белән чыкты. Анда шундый юллар бар:

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Куштау – шушы матурлыкны бернинди акчага да, алтынга да, байлыкка да тиңләп булмый! Акча өчен, урын өчен җирегезне, урманнарыгызны, телегезне сатасыз! Җитәр башкорт халкын, җирләрен, байлыкларын таларга! Дөреслек өчен көршкән, битараф булмаган егетләрне һәр яктан куркытасыз, аларның язмышы белән уйныйсыз, пычрак ягасыз. Оят сезгә! Торатауны саклап калдыгыз, имеш. Бу сезнең алдан уйлап чыгарылган хәйләкәр һәм пычрак эшегез. Халыкның рәнҗешеннән, күз яшьләреннән куркырга кирәк. Куштауны җимерергә рөхсәт бирүчеләр һәм шиханга кулын сузучылар - сез тарихта кем булып калырсыз? Бу дөньяга без мәңгегә килмәгән. Аллаһы Тәгалә алдында һәркем җавап тотачак. Милләттәшләр! Бүген Куштауны бирсәк, иртәгә Торатау белән Йөрәктауга да чират җитәчәк. Шиханнарның иң зуры - Шахтауны 50 ел эчендә җир белән тигезләделәр. Шихан тауларын сакларга бурычлыбыз!"

Белешмә. Шихан таутезмәләре Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта Башкорт сода ширкәте эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 километр көнчыгышта һәм Уфадан 140 километр көньякта урнашкан.

XS
SM
MD
LG