Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Торатау һәм Йөрәктауны ЮНЕСКО исемлегенә кертү эшен башларга кушты


Торатау
Торатау

Башкортстан башлыгы Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында "Торатау" геопаркы булырып, аны ЮНЕСКО дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү эшен башларга кушты.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ишембай һәм Стәрлетамак районнары җирлегендә "Торатау" геопаркы төзү турында фәрман имзалады. Анда республиканың табигый мирасы дип саналган Торатау һәм Йөрәктау "геологик, биологик, тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган башка объектлар" керәчәк.

Бу хакта республика башлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Башкортстанның фәннәр академиясе, Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге белән берлектә "Торатау" геопаркын ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертүгә бәйле чаралар планы төзеләчәк диелә.

Моннан тыш, Уфадагы "Конгресс-холл"ны "Конгресс-холл Торатау" дип үзгәртү карары да кабул ителгән.

Башкортстан хөкүмәтенә әлеге фәрманны үтәү өчен финанс чыганакларын билгеләргә кушылган.

Күптән түгел Радий Хәбировның "Башкорт сода ширкәте" белән сода чималы буларак Куштау шиханын эшкәртү турында килешкәне билгеле булды. Ширкәт Торатауны сораган иде, чөнки анда чимал сыйфатларак дип санала. Әмма Торатау табигать һәйкәле буларак республика тарафыннан саклана. Сода ширкәтенә эшкәртү өчен Куштауны тапшыру - компромисска килү дип белдерелде.

Җәмәгатьчелек моңа каршы. Халык Торатау, Куштау, Йөрәктау тауларын берләштергән Шихан таутезмәләре сакланырга тиеш дип саный. Шиханнарның тагын берсе - Шахтауны сода ширкәте эшкәртеп, җир белән тигезләде дияргә мөмин.

Быел көз Италиядә узган конференциядә "Янгантау" геопаркын ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгате хупланган иде.

XS
SM
MD
LG