Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан галимнәре Куштауны саклап калуны сорап Хәбировка мөрәҗәгать итте


Куштау
Куштау

Биология фәннәре докторы, профессор Айрат Ишбирдин, биология фәннәре кандидатлары, доцентлар Михаил Кривошеев һәм Сергей Герасимов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка Куштау шиханын саклап калуны сорап, мөрәҗәгать белән чыкты. Хатка галимнәр 44 битлек фәнни мәгълүмәт тә өстәгәннәр.

"Алты ел дәвамында без, билогия галимнәре, Куштау шиханының биологик төрлелеген өйрәндек. Куштауда бер меңнән артык төрдәге үсемлекләр үсә, хайваннар яши. Шулар арасыннан 37 төр үсемлек, хайван һәм гөмбәләр Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән, алты төр үсемлек һәм сигез төр хайван Русиянең Кызыл китабына кергән.

Тикшерүләрне дәвам итү тагын уннан да ким булмаган төрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Шунысына сезнең игътибарыгызны аеруча юнәлтәсебез килә: Куштау тирәсендә яшәүче сирәк төр хайваннар Стәрлетамак һәм Ишембай районнарында яшәүче сирәк хайваннарның яртысын тәшкил итә, ә Башкортстан Кызыл китабына кертелгән сирәк төр хайваннарның – биштән бер өлешен. Шушы зур булмаган җирлек өчен бу бик зур саннар. Бу, һичшиксез, Куштау тирәсенәге хайваннар дөньясының кабатланмас булуын күрсәтә. Хәтта күршедәге аеруча саклана торган Йөрәктау һәм Торатау шиханнарында да сирәк очраучы хайваннар мондагыдан азрак. Җитмәсә, кайбер хайваннар Башкортстанда башка бер җирдә дә очрамый, мәсәлән, су тузбашы, ул Куштау һәм Йөрәктау шиханнары итәгендә Агыйдел елгасы тугаенда яши", диелгән хатта.

Галимнәр Хәбировка мөрәҗәгать итү сәбәпләрен дә аңлата. Алар республика җитәкчесе Куштау шиханы ни дәрәҗәдә кадерле, кыйммәтле икәнен һәм аның Башкортстанның кабатланмас табигатен саклауда нинди зур роль уйнаганын ачык күзаллавын телиләр.

"Көньяк Урал һәм Русиядәге биологик төрлелек, геологик мирасын саклап калуда Куштауның чын ролен ачыклау өчен объектив тикшеренүләр уздырмый торып, бу табигый комплексны эшкәртүгә тапшырырга ярамый", дип саный галимнәр.

Хатлары янына алар фәнни өйрәнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәләреннән торган 44 битлек белешмә дә теркәгән, анда сирәк очрый торган үсемлек, хайваннарның һәрберсе фотосурәтләре, үсү һәм яшәү урыннары, саннары белән китерелгән.

"Безнең тикшеренүләр нәтиҗәләре сезгә Куштау шиханының язмышына карата чын дөрес карар кабул итәргә булышыр дип өметләнәбез. Алга таба шушы борынгы тау янында яшәүче сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннарны саклау яки коткарып калу өчен кичекмәс чаралар уйлау таләп ителәчәк", дип йомгаклый галимнәр.


2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели.

23 ноябрьдә "Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклауга багышланган митинг уздырмакчы иде. Хакимият моңа рөхсәт бирмәде.

XS
SM
MD
LG