Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге Куштауны яклаучыларга кушыла


Куштау
Куштау

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Башкортстандагы Куштауны яклаучы активистларга теләктәшлек белдерүе белән чыкты.

"Активлыкның кисәк көчәеп китүенә хакимиятнең ватандашлардан яшерен рәвештә, республика җәмәгатьчелеге фикеренә колак салмыйча, Куштау шиханын эшкәртү өчен рөхсәт бирүе турында медиада чыккан мәгълүматлар сәбәп булды. Башта шиханнар язмышы күбрәк башкорт җәмәгатьчелеген борчыган булса, хәзер инде ул республикадагы күпмилләтле халыкның үз ватанына хокукы өчен демократик көрәш символына әверелде. Нәкъ менә ватан өчен, чөнки Куштау шиханы эшкәртелгән очракта Башкортстанның күпмилләтле халкы үзенең кече ватанының бер өлешен югалта”, диелә “Азатлык” берлеге утырышында кабул ителгән мөрәҗәгатьтә.

Яшьләр оешмасы матур тауның булмаячагына, якын тирәдәге җирләрнең һәм су ресурсларының пычраначагына, ә Куштау урынында элек эшкәртелгән Шахтау урынын хәтерләтүче “тагын бер ай кратеры” гына калачагына борчылу белдерә.

Башкортстан ватандашларына берни эләкмәячәк, ә барлык керемне бу ресурсларны билгесез юллар белән алуга ирешкән эре бизнес үзенә алачак ди “Азатлык” берлеге.

Оешма шулай ук республиканың элекке башлыгы, Башкорт сода ширкәте лоббиена каршы торган Рөстәм Хәмитов чорында кагылгысыз сакланган шиханнарның җитәкчелеккә Радий Хәбиров куелгач җиңел генә чималга җибәрелүенә игътибар юнәлтә.

“Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы итеп куелганда аны яклаучылар мактаган “каты кул” һәм аның лобби мөмкинлекләре кайда? Аның билгеләнүен Салават Юлаев һәйкәле янында җыелып хурлыклы рәвештә бәйрәм иткән кешеләр кайда? Нигә алар үзләренең “кумиры” тауны эшкәртүгә рөхсәтнең әле август башында ук, ягъни нәкъ төбәк башлыгын сайлау алдыннан бирелгәнлеген җәмәгатьчелектән яшерүе ачыкланганда берни дәшми?”, диелә белдерүдә.

“Азатлык” берлеге сода ширкәте өчен чималны Урал тауларына якынрак, элекке хакимият тәкъдим иткән башка урыннан алу яхшырак булыр иде дигән фикердә, чөнки Куштауны эшкәртү проблемны берничә дистә елга гына чишә, ә аннан соң тагын чимал бетәчәк. Куштауны эшкәртүгә алыну озакка сузылган икътисади стратегия түгел, ә хәзер үк һәм теләсә нинди хакка акча эшләү максты диелә.

17 октябрьдә "Башкорт" иҗтимагый оешмасы да Куштау шиханын саклап калуны таләп итеп белдерү чыгарды. Шулай ук башкорт активистлары шиханны яклауны сорап, Һолливуд актеры, экология проблемнары белән шөгыльләнүче проектлары белән бәйле Леонардо Ди Каприога мөрәҗәгать итте.

8 августта "Приволжснедра" оешмасы Башкорт сода ширкәте белән бәйле “Чимал ширкәте” оешмасына Куштау җирлегендә файдалы казылмалар эзләү һәм чыгаруга лицензия биргән. Бу хакта киң җәмәгатьчелеккә берничә атна элек кенә билгеле булды. Лицензиягә ярашлы, “Чимал ширкәте” Куштауда эшләрен 2039 елның 10 августына кадәр дәвам итә ала. Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан Куштау җирлегендә эзләү эшләре башкаруга рөхсәтне "Чимал ширкәте" 2017 елда алган булган.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели.

XS
SM
MD
LG