Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сода” ширкәте Куштауны эшкәртүне таләп итеп хезмәткәрләрен митингка чыгарды


Стәрлетамактагы урам җыены күренеше
Стәрлетамактагы урам җыены күренеше

Урам җыены тиз генә 9 августта узган зур флешмобтан соң оештырылды. Алар "Сода" эшчәнлеген яклый.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә “Сода” ширкәте хезмәткәрләре митингы бара. Алар Куштау шиханында сода чыгару эшләре алып баруны таләп итә. Кулларына алар “Безгә эш кирәк” һәм башка эчтәлекле шигарьләр тоткан. Бу турыда "КушТау on-line" Telegram-каналы хәбәр итә.

"Сода" ширкәте вәкилләре "Эхо Москвы -Уфа" журналистларына канун нигезендә арендага алынган урман кишәрлегендә эш алып барган кешеләр провокация корбаннары булды дип белдерде.

10 авгуска каршы төндә Куштауга 300гә якын битлекле кеше килеп, активистларны кысырыклап чыгарга маташты. Куштауны яклаучы активистлардан 200гә якын кеше аларга каршы торды, яраланучылар да булды. "Башкорт" оешмасы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов яраланганы хакында белдерде.

Август башында Куштауда урман кисү эшләре башланганнан соң, активистлар моны туктату өчен тауга җыелды. Аларның кайберләре тоткарланды. 9 августта Куштауда чираттагы флешмоб узды, анда өч меңгә якын кеше катнашты диелде.

XS
SM
MD
LG