Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"


Марсель Әхмәтҗанов

Әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов шушы көннәрдә 80 яшен тутырды. Ул Азатлыкка фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләде.

—​ Марсель абый, сөйләшүне үткәннән башлыйк әле. Фәнгә ничек килдегез?

— Балачактан ук китапларга мәхәббәт уяттылар. Авылда китаплар юк иде. Әти шәһәрдән балалар өчен китаплар алып кайта иде. Сурәтле китаплар. Аларны шаккатып сокланып актарып утыра идем. Мәктәпкә кергәнче үк укый башладым.

—​ Беренче китабыгызны хәтерлисезме?

— Юк. Балалар өчен татарча китап иде. Мин урысча китапларны да соңыннан да теләп укымадым. Туган телдәге китаплар миңа тел байлыгы җәһәтеннән кызык булды. Урысча укып миңа ул ни бирә? Туган телемдә дөрес, образлы итеп, хәтта әби-бабайлардан ишеткәнне тәңгәл китереп сөйләргә тырыштым. Татар теленә мәхәббәтем шулай тәрбияләнде. Мәктәптә булганда татар тарихын укытмыйлар иде. Ләкин китаплар басыла торды. Шуларны укыдым.

Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Мин көндезге бүлеккә укырга керергә теләгән идем. Ләкин узмадым. Кичке бүлектә белем алып, китаплар укып, кызыксынуым артканнан артты. Китапларның бәяләре төрле. Мөмкинлек булганда китаплар җыям. Сигез шкафта 1 мең 200ләп китабым бар. Күбрәк татар китапларын җыйдым. Тарихка мөнәсәбәтле булган урыс китапларын да туплыйм.

—​ Иске татар текстларын укырга ничек өйрәндегез?

— Үзлегемнән өйрәндем. 60нчы елларда зиратларга кереп кабер ташларын карый идем. Аерым хәрефләрне язып алгач, авыр булмады. Иске сүзләрне белми идем. Аларны белгән кешеләрдән укыттырдым. Торган саен язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрендә язылышларын карап, камилләшә бардым.

Марсель Әхмәтҗанов китапханәсе
Марсель Әхмәтҗанов китапханәсе

Меңнән артык мәкаләм басылган. 30лап китап дөнья күрде. Мин аларны хәзер санамыйм. 40лап автореферат җыйдым. 500 авылда булдым. Соңгы вакытта йөрмим. Хәзер авылларда иске кулъязмаларны җыю җайлырак. Халык курыкмыйча бирә.

—​ Басылмый калган китапларыгыз бармы?

Бер 20ләп китабым басылмаган. Акча юк

— Бер 20ләп китабым басылмаган. Акча юк. Кайберләрен үз акчама бастырдым. Дәүләткә татар китабының кирәге юк. Аңа урыслаштырырга кирәк. Кызыклы кулъязмалар татарның үзаңын күтәрә бит. Мәскәүгә бу кирәкми.

—​ Туган ягыгыз – Арча районының Кенәр авылына кайтып йөрисезме?

— Соңгы елларда кайткан юк. Эш күп. Бакчага да сирәк барам. Эшкә метрода да барам. Ләкин җәяү йөрүне хуп күрәм. Чөнки көне буе өстәл янында утырасың, ә тәнең хәрәкәтләнми. Шуңа берничә тукталыш алдан төшеп калып, җәяү барам.

—​ Нәрсәгә кул җитмәде дип уйлыйсыз?

— Әгәр бу темага иртәрәк кергән булсам, мин зур белгеч булыр идем. Ләкин үзлегемнән һәвәскәрләрчә генә баргач... Минем кайбер мәкаләләремне матбугатта чыгармыйлар да әле. Үсешем үземә җитә. Тик халыкка чыгарырлык дәрәҗәдә түгел шикелле.

Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Әхмәтҗанов

—​ Хәзерге вакытта нинди хезмәт язасыз? Нәрсә өйрәнәсез?

— Борынгы язма чыганакларны өйрәнәм. Менә бу кулъязмаларны ачыклап утырам. Чөнки бүтән шөгыльләнүче кеше күренми. Бу темаларны ачып калдырсам, халык алга таба кызыксыныр дип уйлыйм.

—​ Үзегездән соң шәкертләр каламы?

— Шәкертләрем бар дип мактана алмыйм. Эш нидә? Миңа иярергә теләгән шәкертләр булды. Ләкин аларның даими эзлекле рәвештә шөгыльләнергә теләүчеләре булмады. Мин профессиональ белгеч булмагач, аларның дәрте сүнә. Ләкин араларында өйрәнеп калучылар булды.

—​ Сезгә татар тарихының кайсы чоры кызыграк?

— Борынгы чордан алып ХХ йөзгә кадәр. Бөтен дәвер дә кызык. Инкыйлабта катнашучыларның, шагыйрьләрнең язмышлары. Алтын Урда чикләнгән рәвештә генә бирелә. Элек тә, хәзер дә җитәрлек дәрәҗәдә чагылдырылмый.

Марсель Әхмәтҗанов шәҗәрәсе
Марсель Әхмәтҗанов шәҗәрәсе

—​ Ә хәзер Алтын Урда чоры белән нинди проблем? Тарихчылар яза бит?

— Тарихчылар да кайбер темалардан курка. Дәшәргә ярамый. Соңгы елларда кыюлык бераз артты, ләкин Алтын Урда дәвере яңгырап торырлык итеп өйрәнелми әлегә.

—​ Татарстан һаман да Болгар белән чикләнгән дип әйтергә телисезме?

Болгарны кабул итеп бетерә алмыйм

— Рәсми хакимият шулай куша. Аерым темалар гына бирелгән. Артык темалар күтәрелми. Күтәрелсә дә аны чыгармаячаклар. Мин Болгарны кабул итеп бетерә алмыйм. Кабер ташларыннан билгеле, Болгарның теле татар теле булмаган. Ул чуашныкына якын. Әлбәттә, чуашлар ислам динен кабул итмәгәннәр. Алар кардәш халык, ләкин әдәбиятлары булмаган.

—​ Болгардагы зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Күзәтеп бардыгызмы?

— Мине бу тема кызыксындырмый. Болгар ул "Сез татар түгел, болгар" дип эшләнер өчен уйлап чыгарылган әйбер. Болгарның нәкъ Алтын Урда дәверендә күтәрелгәненә игътибар итәргә теләмиләр. XII гасыр Болгарының нәрсәсе бар соң? Берни юк бит! Нигезе саклангандыр. Башкача булса, аның биналары, нигезе калыр иде. Чөнки ул дәвердәге татарлар аны изге дип санап, сүтмәгән әле. Бу караңгы тема.

Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Әхмәтҗанов

—​ Рәсми Татарстанның Болгарга ябышуы Мәскәүдән куркумы, әллә башка сәбәпләр бармы?

— Алар урыслашкан халык. Татар горурлыгы юк аларда.

—​ Сез ярты гасырдан артык гомерегезне фәнгә багышладыгыз. Чагыштырып әйтә аласыздыр, Татарстанда фәнгә караш бүген нинди?

— Битарафлык дәрәҗәсендә. Татарстанның чын тарихы, мирасы турында бик йомшак әйтелә. Өйрәнелми диярлек. Алтын Урда дәверендәге күп әйберләр әле әйләнешкә кермәгән.

—​ Соңгы вакытта татар-башкорт темасы куера башлады. Сез Башкортстан авылларын, шәҗәрәләрен өйрәнгән кеше буларак, бу вазгыятьне күзәтеп барасызмы? Ничек бәялисез?

Бу – Мәскәү планы, татарлар күбәймәсен өчен эшләнгән сәясәт

— Мине бу чиркандыра. Башкорт – ясалма халык. Татар халкын бүлгәләп, бер-берсе белән сугыштырыр һәм татар үз мөстәкыйльлеген якламасын өчен эшләнгән әйбер ул. Кая соң ул асыл башкортлар? Хурларга теләмим. Башкорт теле – татар теленең бер шивәсе ул. Мәсәлән, Арча районында да аерым тел үзенчәлекләре бар. Арча милләте дияргәме? Бу – Мәскәү планы. Татарлар күбәймәсен өчен эшләнгән сәясәт. Башкортлар аерым бер норма булдырганнар инде. Җәфалансыннар шунда. Пычрак әйбер бу. Башкортлар асылда угырлар. Казан ханлыгында угырлар булганы турында язма мәгълүмат бар. Шулар алар.

—​ Күптән түгел башкорт милләтчесе Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстанда татар теленең дәүләт статусын алу хокукы юк диде. Мондый фикерләрне ничек кабул итәсез?

— Бу дөрес фикер түгел. Без җирле халык анда. Чөнки Уфаның бу ягында (көнбатышында) башкортлар юк. Асыл башкортлар Чиләбе өлкәсендә калган. Кечкенә генә бер төркем. Башкорт дигән сүз милләтне түгел, ә сословиены аңлата. Бу сословиега һәркем эләгергә тырышкан. Аларга җир биргәннәр. XVII, XVIII, XIX гасырларда бу бик табигый хәл булган. Башкорт сословиесы булсын өчен шәһәр сословиесы булырга тиеш. Милләт болай формалашмый. Ә Уфа нинди башкорт каласы булсын? Мин хәзер бу тема белән кызыксынмыйм да.

Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Әхмәтҗанов

—​ Соңгы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Тел, шартнамә өлкәсендә оттырулар булды. Республиканың сәясәтен ничек бәялисез?

Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми

— Аның сәясәте юк. Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми. Аның мәдәниятен яклар өчен нәрсә башкарыла? Мәскәү Татарстанны бетереп ташлар иде. Ләкин бездә күп халыклар яши дип дөньяда күз буяр өчен ярап тора инде. Ни өчен татар мәктәпләре юк соң? Казан халкының яртысы татар, ә нигә теле дәүләт теле булып кулланылмый? Тел белмәгәннәрне ни өчен эшкә алалар?

—​ Моңа кем гаепле? Татарстан үзе бит? Нинди хаталар булды?

— Моңа халык гаепле дип әйтеп булмый. Мәскәү гаепле. Халыкның үзаңын бетерергә, томаларга тели. Мәскәү оештырган махсус оешмалар бар. Алар тырышып эшли инде. Тукайның бер сүзен беләсезме? Ул 20 миллионлы татар халкы бар ди. Бу юктан чыккан сүз түгел. Бу турыда мин башка чыганаклардан да укыдым. Без 20 миллионлы татар халкын 4 миллионга калдырабызмы? Ничә ел инде 4 миллионлы татар бит. Нигә артмый? Мәгълүматлар буенча, 40 ел эчендә халык ике тапкырга арта. Без бүген 8 миллион булырга тиеш идек. Статистика катып калырга тиеш түгел.

—​ Төрле сәбәпләр бар. Демография начар. Татарны арта дип уйлыйсызмы?

— Татар арта. Ләкин аны урыс дип язалар. Хокукы булмагач нишләсен? Урыс булып язылган татарларның булуы сер түгел.

—​ Татарның үз дәүләте булуга ышанычыгыз бармы?

— Татарның мөстәкыйльлек өчен көрәшкә күтәрелү ихтималы бар. Һитлер бөтен дөньяны зур нәрсәдән – коммунистик диктатура урнаштырудан коткарып калды. Коммунистик диктатураның очында Сталин иде. Сталин ничә миллион кешене аттырды. Ә Һитлер шушы әйберне җимерде. Дөнья күләмендә катастрофа килеп чыкса, бу – Русия өчен яхшы булмаячак.

—​ Ә нинди катастрофа килеп чыгарга мөмкин?

— Мәсәлән, Һитлер – ул дөнья катастрофасы бит. Европаны, Русияне бозды. Британиядән Һиндстан төшеп калды. Кытай килеп чыкты. Ә киләчәктә Русия вакланырга мөмкин. Чөнки зур дәүләт белән идарә итү авыр. Ә кечкенә дәүләттә бар да хисапта тора. Хәзер халыкның аңын томалау бара. Нәрсәгә кирәк ул татар теле диләр. Ләкин татар халкын тулысынча йотып бетерә алмаячаклар. Телен югалтса да, үзен саклап калачак катлам калырга мөмкин. Урта гасырлардан ук килә бу. Урыслар чукындырган, ләкин алар үзләренең татарлыгын онытмаган. Татарның теле өчен көрәшүче бер катламы әле бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG