Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов: "Башкортстан татарларының үзбилгеләнү хокукы юк"


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Активист бу белдерүдә халыкара хокукларга сылтана.

Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче, активист Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстан татарларының үзбилгеләнү хокукы юк дип белдерде.

"Халыкара хокукларга ярашлы, Башкортстанда яшәүче татарларның үзбилгеләнү хокукы юк. Шуңа күрә татар телен дәүләт теле итү турында сөйләшүләр юридик яктан дөрес түгел. Татар теленә дәүләт теле статусы бирү өчен нигез юк", ди Дилмөхәммәтов.

БМОның Асаба халыклар хокуклары декларациясендә язылганча, БМО низамнамәсе, Икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт, Сивиль һәм сәяси хокуклар турындагы халыкара пакт һәм Вена декларациясе һәм гамәлләр програмы барлык халыкларның да үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый. Әлеге документларга ярашлы, асаба халыклар үз сәяси статусларын ирекле рәвештә атый ала һәм үзләренең икътисади, социаль һәм мәдәни үсешләрен ирекле тәэмин итә ала.

Айрат Дилмөхәммәтов күптән түгел Idel.Реалиига әңгәмә биргәндә: "Дүртенче башкорт республикасы төзелгән очракта, анда татар теле дәүләт теле булмый һәм була да алмый” дип белдергән иде. Аның бу белдерүе Башкортстан татарларын битараф калдырмады. Әңгәмә чыкканнан соң Азатлыкка да шактый фикерләр килде. Дилмөхәммәтов үзе моны сөрсегән мәсьәләне калкыту дип саный һәм бу хакта Youtube каналында "Үзбилгеләнү хокукы" ("Право на самоопределение") дигән видеода әйтте.

"Майдан" газетымда 2003 елда чыккан "Телем – дошманым" исемле мәкаләмдә бу чекист мемын тулысынча тар-мар иттем. Акылында булган бер генә татар да шуннан соң бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмады. Мәсьәлә төбе-тамыры белән юк ителде.

Ике атна элек мин Прагадагы Азатлык радиосының татар редакциясендә эфирда булган идем. Бу редакция нафталиннан тагын шул чекист мемын тартып чыгарган. Каян алганнар? Инде ничә ел узган! Тагын кабатлыйм: Башкортстанда үз акылында булган бер генә җәмәгать эшлеклесе дә инде бу турыда сөйләшми. Барысы да аңлатылган, бер сорау да калмаган. Татар теле монда дәүләт теле була алмый, чөнки татарлар монда үзбилгеләнү хокукына ия түгел. Татарстанда ия, монда – юк, шуңа күрә ул дәүләт теле була алмый", диде Дилмөхәммәтов.

Соңрак җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр Дилмөхәммәтовның әлеге сүзләренә каршы фикерләр белдерде.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда яшәүче дүрт миллионнан артык кешенең 36 процентын урыслар, 30 процентын башкортлар һәм 25 процентын татарлар тәшкил итә. Республикада бер миллионга якын кеше үзләрен татар дип саный диелә.

1989 һәм 2002 еллардагы җанисәпләр арасында татарлар һәм башкортлар саны алышына, башкортлар сан ягыннан татарларны узып китә. Әмма татар оешмалары бу җанисәпнең хәрәмләшү белән оештырылуы, күп кенә татарларны башкорт дип теркәү турында белдерде.

XS
SM
MD
LG