Accessibility links

Айрат Дилмөхәммәтов: "Яңа Башкортстанда татар теле дәүләт теле булмаячак"


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче татарларның сан ягыннан башкортлар белән тигез булуы гына җитми, сүз милләтнең үзбилгеләнү һәм үз республикасын төзү хокукы турында бара ди.

Дүртенче Башкорт республикасы төзелгән очракта анда татар теле дәүләт теле булмый һәм була да алмый дип белдерде активист, сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтов Idel.Реалиига.

"Башкорт теле Татарстанда дәүләт теле була алмаган кебек" дип өсти Дилмөхәммәтов.

Дилмөхәммәтов Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирүгә каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00

Аныңча, Башкортстанда татарлар санының зур булуы гына телләренә дәүләт статусы бирү өчен нигез булып тора алмый.

"Монда арифметика бармый! Монда сүз бары тик милләтнең үзбилгеләнү һәм үз республикасын төзү хокукы турында бара. Без бит даруханәдә килограммнар белән үлчәмибез, шулаймы", ди Дилмөхәммәтов.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда яшәүче дүрт миллионнан артык халыкның 36 процентын урыслар, 30 процентын башкортлар һәм 25 процентын татарлар тәшкил итә. Республикада бер миллионга якын кеше үзләрен татар дип саный диелә.

1989 һәм 2002 еллардагы җанисәпләр арасында татарлар һәм башкортлар саны алышына, башкортлар сан ягыннан татарларны узып китә. Әмма татар оешмалары бу җанисәпнең хәрәмләшү белән оештырылуы, күп кенә татарларны башкорт дип теркәү турында белдерде.

Дилмөхәммәтәв сүзләренчә, үзбилгеләнү һәм Башкортстан республикасы төзү хокукы бары тик башкорт халкында гына бар. Ул шулай ук яңа республикада бар халыкның да үз мәдәни, тел һәм милли хокуклары булачак, башкорт теле башкортлар өчен генә мәҗбүри булачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG