Accessibility links

Айрат Дилмөхәммәтов: "Башкорт халкын сәяси субъект итү кирәк"


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Башкорт милли хәрәкәте вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов "дүртенче республиканы" татар һәм урыс халкының сәламәт акыллы өлеше яклар дип өметләнә. Башкорт телен мотлак укытуга килгәндә, Башкортстан моңа әзер түгел ди ул.

Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов өч ай чамасы элек Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, "дүртенче республика" турында бара дип аңлатты ул. Соңгы вакытта Русиядә милли республикалар, туган телләр киләчәгенә бәйле мөһим вакыйгалар булды. Азатлык Айрат әфәнде белән шушы хәлләр турында әңгәмә корды.​

– Башкортстан президенты вазифасы өчен көрәш игълан итүегезгә өч ай булып килә. Бу юнәлештә эш ничек бара?

– Башкортстанда бер генә сәяси көч бар. Бу – башкорт халкы, башкорт сәяси милләте. Бөтен проблем шунда, ә бәлки башкорт халкының трагедиясе дә – башкорт халкы моңа кадәр үзен бердәм сәяси субъект буларак хис итмәде. Төгәл генә үз сәяси таләпләрен куя алмады. Минем соңгы еллардагы сәяси көрәшем дә шуның өчен булды. Ягъни башкорт халкы сәяси субъект булсын өчен. Мин "дүртенче башкорт республикасы" дип аталган хәрәкәтне вәкиллек итәм. Чөнки тарихта безнең барлыгы өч республика булган. Беренчесе – Әхмәтзәки Вәлиди җитәкчелегендәге республика булган. Минем артымда аның әләмен күрәсез. Икенчесе – совет автономиясе, өченчесе - совет чорыннан соң булган вакыт, аның инде бүгенге көнгә кадәр яшәп килүче хокуксыз колониягә әйләнгәнен күрәбез. Безгә мондый республика-колония кирәкми. Яңа республика кирәк һәм ул дүртенчесе булачак. "Дүртенче башкорт республикасы" хәрәкәте, яхшымы-яманмы, башкорт халкын сәяси субъект буларак оештыручы бердәнбер сәяси көч булып тора.

Айрат Дилмөхәммәтов: "Дүртенче республиканы" татар һәм урыс та яклаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:14:46 0:00

Бу турыда игълан иткәннән соң миңа бик күп теләктәшлек белдерүчеләр үз фикерләрен җиткерә, барысы да уңай. Бу кадәр яклаучым булыр дип көтмәгән дә идем. Мин башкорт милли хәрәкәтендә 1991 елдан бирле катнашам. 2003 елда бугай милләт хакы өчен милләткә каршы да бардым. Ул вакыттагы президент Мортаза Рәхимовка каршы ачыктан-ачык оппозициягә күчтем, чөнки аның республиканы, башкорт халкын кая алып баруын күрдем. Мине типкедә йөрттеләр. Башкорт халкын сатучы, республика дошманы дип атадылар. Мин башкорт халкында киң яклау табуга ирештем. Әлегә башкорт халкы таркау. Бездә һәрвакыт милли мәнфәгатьләрне сатучылар, колониаль хакимият белән хезмәттәшлек итүче коллаборационистлар, компрадорлар да булды. Әмма безнең хәрәкәт дөрес юлда дип саныйм. Безне яклаучылар артачак. Без гомумрусия демократик процессы белән тигез генә түгел, ә хәтта алдарак та барабыз дип уйлыйм.

– Әмма республикадагы сайлаучылар арасында башкортлар күпчелекне тәшкил итми. Аларның тавышы гына сезгә җиңү өчен җитмәячәк. Башка сайлаучыларны башкорт идеяләре белән җәлеп итә алмассыз. Аларны ничек җәлеп итәргә җыенасыз? Күптән түгел татар активисты Рәфис Кашаповның берләшү тәкъдимен дә кире каккан идегез.

– Сез хаклы, бездә республика халкы, сайлаучылар сан ягыннан өч тигез милли төркемгә бүленгән – башкортлар, татарлар һәм урыслар. Безнең башлангыч позицияләр начар түгел дип әйтә алам. Уртак республикабызның бер өлеше булуыбызны барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә аңлыйбыз. Әлбәттә, пропаганда аркасында соңгы елларда шовинистик кәефләр хөкем сөрә. Әмма бу гел алай булмас дип уйлыйм. Тормыш дәвалаячак, суыткыч телевизорны җиңәчәк дип уйлыйм.

Татар һәм урыс халкының сәламәт акыллы өлеше "Дүртенче республика" хәрәкәтен яклаячак дип ышанам

Икенчедән, безнең стратегия шуңа нигезләнгән: без үз башыбызда, ягъни башкорт милли хәрәкәтендә, башкорт үзәгендә тәртип урнаштырырга тиеш. Башкорт флангында дип әйтмәкче идем, әмма без үзәктә. Татар һәм урыс халкының сәламәт акыллы өлеше "Дүртенче республика" хәрәкәтен яклаячак дип ышанып әйтә алам. Чөнки без, башкорт милли хәрәкәте, әйткәнемчә, мин үзем дә 2003 елдан бирле Мортаза Рәхимов хакимиятенә каршы тордым. Моңа әлеге режимның өстәп язулар, фальсификацияләр, милләткә бәйле дискриминацияләр белән шөгыльләнүе дә сәбәп булды.

"Дүртенче республика" хәрәкәте милли-демократик принципларга, либераль принципларга нигезләнгән. Беренчедән, бу кешенең һәм ватандашның барлык хокукларын һәм ирекләрен тулысынча тану һәм яклау. Икенчедән, монда яшәгән этносларның барлык хокукларын һәм ирекләрен тану. Без барлык мәнфәгатьләрне таныйбыз һәм гарантиялибез. Бездә азсанлы этнослар да үсәчәк.

Дүртенче республика Конституциясендә республика парламентының югары пулаты Милләтләр шурасы турында махсус бүлек булачак. Ниндидер милли мәнфәгатьләрне истә тоткан һәрбер канун өлгесе анда бик җентекләп тикшереләчәк. Без һәрвакыт уртак консенсуска киләчәкбез. Башкорт халкының бердәнбер өстәмә хокукы үзбилгеләнү хокукы булачак. Әмма бу хокукны тормышка ашыру нәтиҗәсендә без тормыш дәрәҗәсен, халыклар иреген арттырырга җыенабыз. Бу бик мөһим. Без һәртөрле дискриминацияне кире кагабыз.

Без Башкортстан һәм Татарстан арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек яклы

Минем интервьюда Рәфис Кашаповның хатын телгә алуны искә алып сез дөрес эшләдегез. Без Башкортстан белән Татарстан арасында, киләчәк сәяси демократик режимнар арасында дәвамлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек булуын телибез. Дошман структуралары татар һәм башкорт халыклары арасына һәрвакыт чөй кагарга, ике кардәш халыкның берләшүенә юл куймаска тырышты. Безгә моннан котылырга һәм ул интервьюда әйтелгән хаталарны төзәтергә, милләтара мөнәсәбәтләребез шкафында булган скелетларның барысын да чыгарырга кирәк. Без бер-беребезне тулысынча хөрмәт итү, милли дәүләтчелегебезне тану һәм территориаль бөтенлекне бозмау принципларында торырга тиеш.

– Башкортстандагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек турында сөйләшәсезме?

Башкортстанда татар халкы мәнфәгатьләрен чагылдыручы сәяси көчләр юк

– Без андый сөйләшүләрне планлаштырабыз, әмма бүгенге көндә Башкортстанда татар халкы мәнфәгатьләрен чагылдыручы ниндидер сәяси милли демократик көчләр юк. Ярымдәүләти рәсми структуралар бар, алар колониаль хакимият мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Без аларны җитди кабул итмибез.

– Русия думасы туган телләрне укуны ихтыярига калдыру канунын беренче укылышта хуплады. Бу турыда ни уйлыйсыз?

– Тел мәсьәләсе бик катлаулы һәм буталчык мәсьәләләрнең берсе. Бу инде соңгы чик. Аннан соң инде чигенер урын калмый. Чынлыкта, сәяси-милли мәнфәгатьләрне күздә тотканда, бу иң мөһим мәсьәлә түгелдер. Иң мөһиме – үз республикаңдагы сәяси эшләрдә катнашу, беренче чиратта хакимият мәсьәләсе. Башкорт халкы соңгы елларда республикадагы хакимият эшләреннән читләштерелгән иде. Нәтиҗәдә бу һәртөрле милектән һәм аны идарә итүдән читләштерүгә дә китерде. Монда миналар элекке җитәкчелек тарафыннан, ягъни Мортаза Рәхимов режимы тарафыннан куелган иде.

Башкортстанда бары башкортларга гына башкорт телен укыту мотлак булырга тиеш

Мәдәни, тел ихтыяҗлары инде өченче дәрәҗәдәге мәсьәлә. Ул беренче ике мәсьәләдән килеп чыга. Прагматизм һәм сәяси реализм принципларын аңларга кирәк. Бер яктан империалистик үзәкне дә аңларга була, чөнки дәүләтчелек нигезләре барысы да сүтеп ташланган һәм бернинди дәүләтчелек булмаганда нинди дәүләт теле була алсын? Алар шуңа аны алып ата башлады. Икенчедән, мин бу хакта 2003, 2004, 2006 елда ук кисәттем. Бу канун республикада кертелгәндә ул бөтенләй уйланылмаган, финанс яктан якланмаган иде. Бу әзерлексезлек - башкорт телен барысына да укыту. Мәгълүмати, идеологик, дәүләти, финанс яктан да әзер түгел иде. Мин моңа каршы булдым. Башкортстанда бары башкортларга гына башкорт телен укыту мотлак булырга тиеш.

– Ә ярым башкортлар, йәки бер әбисе, йәки бер бабасы гына башкорт булганнар башкорт телен мотлак өйрәнергә тиешме?

– Башкорт милләтеннән булган кеше башкорт телен өйрәнергә тиеш. Әмма башкорт булмаганнар әлегә мәҗбүр ителергә тиеш түгел. Әгәр кемдер тели икән, үзен башкорт дип таный икән, рәхим итеп өйрәнсеннәр, бернинди проблем юк. Әмма Башкортстанда башкорт теленә өйрәтү өчен барлык шартлар әлегә булдырылмаган.

* * *

Айрат Дилмөхәммәтовның соңгы белдерүләре уңаеннан Азатлык Башкортстандагы белгечләр фикерен дә белеште.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

– Мин Айрат Дилмөхәммәтовның ниндидер "дүртенче республика" президенты булырга теләвен аңлап бетмим. Ул аңа ни рәвешле килергә тели? Канунлы юллар беләнме? Әгәр ул башкорт халкының милли-мәдәни мохтариятен җитәкләргә теләсә, аңлыйм әле. Ә бар республиканың башы булыр өчен ул халык өчен ниндидер уңай эшләр башкарган, билгеле шәхес булырга тиеш. Мин аның республика халкы өчен башкарган уңай гамәлләрен күрмим. Аның артында республиканың тотрыклылыгын бозу теләге белән янган кешеләр тора булса кирәк. Мин Айратка эш белән мәшгуль булырга киңәш итәр идем. Чөнки эшләми яшәп булмый. Ленинны да финанслаганнар. Ә аны кем финанслый икән? Дилмөхәммәтов реаль проблемнарны искә алмый, үзе тудырган дөнья һәм чынбарлыкта яши кебек.

Тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

– Миңа Айрат Дилмөхәммәтов бик кызганыч. Без бер чорда укыдык. Белемле кеше. Ләкин адекват булмаган адымнар ясый. Үзенең сәяси мөмкинчелегенә дә, республикадагы, илдәге хәлләргә дә объектив бәя бирә алмый авантюра белән шөгыльләнә. Мин аңа гаиләсе турында уйларга, китаплар язарга тәкъдим итәр идем.

XS
SM
MD
LG