Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдерде. Аның сүзләренчә, сүз яңа, "дүртенче республика" турында бара. Idel.Реалиига әңгәмәдә ул үзенең ниятләрен аңлатты.

– Айрат әфәнде, сез республика җитәкчелегенә сайлауда намзәт булырга карар иткәнсез. Ни өчен бу хакта шушы көннәрдә белдерү ясарга булдыгыз? Моңа президент сайлау нәтиҗәләре этәргеч бирдеме, башка нәрсәме? Илдә, республикада ниндидер башка вазгыять барлыкка килдеме?

– Башкортстан президенты вазифасына бару турындагы уйлар миңа яңа ел алдыннан килде. Былтыр сентябрьдә иреккә чыкканнан соң минималь адаптация, реабилитация өчен берничә ай вакыт кирәк булды. Мин бит бик авыр шартларда утырдым. Һәм менә яңа ел алдыннан миңа ниндидер нур иңгән кебек булды. Берничә ай дәвамында бу хакта уйлап йөрдем, якын дусларым белән киңәшләштем.

Нинди илдә яшәгәнемне бик яхшы беләм. Ул миңа дошмани, чөнки ирек, демократия безнең ил өчен куркыныч булып тора. Һәм табигый ки, республика башлыгы вазифасы өчен көрәшүем турында белдереп, мин махсус хезмәтләр игътибарын җәлеп итәчәкмен.

Безгә 1917 елның февралендәге кебек бөтенләй башка төрле сәяси вазгыять кирәк

Узган атнада бик уңайлы форсат килеп чыкты. "Башкорт" оешмасының яңа башкорт сәяси клубының беренче утырышында белдерү белән чыктым. Анда мин башкорт республикаларының тарихи юлы һәм Башкортстанның бүгенге көне турында чыгыш ясадым. Русиянең безне чокырга төшереп бетерүе һәм аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк булачагы турында сөйләдем. Ә чыгар өчен безгә 1917 елның февралендәге кебек бөтенләй башка төрле сәяси вазгыять кирәк. Яңа мәсьәләләрне чишә алучы яңа кешеләр, лидерлар кирәк. Ә иң мөһим мәсьәлә – ничек диктатурадан демократиягә күчәргә.

– Сезгә кем теләктәшлек күрсәтер?

– Минем беренче һәм төп таяныч – үзбилгеләнү хокукы булган башкорт халкы. Республиканы яңарту өчен бөтенләй башка башкорт милли-демокртик хәрәкәте көрәшәчәк. "Өченче республика" чорындагы (1990 елдан хәзерге көнгә кадәр - ред.) без күргән һәм белгән башкорт милли хәрәкәте, кызганыч ки, демократик булмады. Өченче республика милләтара мөнәсәбәтләрдә болай да авыр ирешелгән балансны бозучы дискриминация чараларына юл куйды. Киләчәктә болай булмаячак. Яңа республика шушында яшәүче бөтен кешегә ирек, гаделлек, байлык бирәчәк. Яңа Башкортстан өчен киң коалициянең икенче өлеше – республиканың аек акыл йөртүче, демократик көчләре. Минем рәтләрдә беркайчан да шовинистлар, фашистлар, империячеләр булмаячак.

– Башкортстанда тел һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар әледән-әле кискенләшеп ала. Еш кына башкорт һәм татар милли оешмалары арасында башкорт телен мәҗбүри укыту, тарихи проблемнарга бәйле бәхәсләр туып тора. Әлеге каршылыкларны бетерү, милләтләрне дуслаштыру юллары бар дип уйлыйсызмы?

Республикада бары тик башкортлар гына милли үзбилгеләнү хокукына ия

– Әйе, бездә тигез дәрәҗәдә өч милли төркем - башкортлар, татарлар, урыслар бар. Шул ук вакытта республикада бары тик башкортлар гына милли үзбилгеләнү хокукына ия. Дәүләт җитәкчелеге шушы төркемнәрне сәяси һәм икътисади консенсуска китерү өчен тырышырга тиеш. Татар, урыс һәм башка этник төркемнәрнең милли мәнфәгатьләре дискриминациягә дучар булмаска тиеш.

Мәнфәгатьләрне тигез дәрәҗәдә кайгыртылуны һәм дискриминациядән яклауны бары тик республиканың парламентар демократик төзелеше генә тәэмин итә алачак. Парламентның югары пулатында төрле милләтләр булырга тиеш. Болай эшләүне шул ук Швейцариядә күрергә була.

Телләр мәсьәләсенә килгәндә, минем позиция барысына билгеле, ул 2003 елда язылган "Язык мой – враг мой" мәкаләсендә күренә. Кызганыч ки, башкорт теленең статусы фикция генә булды, ул шулай булып кала бирә. Мәсьәләне бар тарафларны да канәгатьләндерерлек итеп чишү юлы бармы? Бар. Ләкин бу бик зур тема. Әйдәгез, алдагы атналарда бу хакта киңрәк сөйләшик.

Ләкин шуны әйтәсем килә, сәясәттә дөя аркасын бер салам кисәге сындырыр вакыт килеп җитә дигән төшенчә бар. Кайсыдыр халыкның ниндидер ирекләре тартып алына, буйсындырулар, басып алулар. Берсе, икенчесе, өченчесе… Бер мизгелгә кадәр халык моны йота, түзә. Әмма түземлекнең чиге була. Былтыр ана телен өйрәтү мәсьәләсендә башкорт җәмәгатьчелегенең ташып чыгуы шуны күрсәтте.

Телгә һөҗүм соңгы сызык булды, аннан чигенү ярамый иде

Телгә һөҗүм соңгы сызык булды, аннан чигенү ярамый иде. Бу әйбер Путин идарәсенең беренче елларында, аның республикалардан дәүләтчелекләрен акрынлап алудан башланды. Фәрман артыннан фәрман, адым артыннан адым белән барлык вәкаләтләрне, салымнарны, бюджетны, ресурсларны, икътисади активларны алдылар, югары даирәләргә читтән кешеләр китереп утырттылар. Шуңа күрә башкорт җәмәгатьчелегенең митинглары телне бетергән өчен генә түгел, ул бөтен республиканы, бөтен миллилекне кимсетү өчен иде.

– Рәфис Кашаповның башкортларга "Азат Идел-Урал" хәрәкәте төзү мөрәҗәгате белән чыгуына ничек карыйсыз?

– Бу хакта берьяклы гына фикер йөртеп булмый. Әлеге хат бик нечкә һәм онытыла башлаган башкорт-татар мөнәсәбәтләре темасына кагыла. Рәфис Кашапов – сәяси тоткын, сәяси эмигрант, үз халкының хокуклары өчен көрәшә. Әлбәттә, мин аның үзенә дә, аның халкының иреге, яңа федерация өчен, шовинизм һәм империализмга каршы көрәшкә чакыруына теләктәшлек белән карыйм,

Ул – башкорт халкына мондый мөрәҗәгать белән чыккан бердәнбер кеше түгел. 1917-1919 елларда татар эшлеклеләре башкорт дәүләтчелегенә төрлечә каршы килгән. Бу тарихтан билгеле. Татар милли хәрәкәте вәкилләреннән моның өчен әлегәчә гафу үтенүләр булмады.

Ә соңгы дистә елда туган "Ык елгасы – Берлин дивары" чарасын искә төшерсәк? Башкортстанның Көнбатыш районнарын аерып алу идеяләрен карасак? Татар милли хәрәкәтеннән кемнәр моңа каршы чыкты? Атап алганда, Рәфис Кашапов каршы чыгыш ясадымы? Белмим. Бу хакта әле дә әйтергә соң түгел.

Рәфис Кашаповның мөрәҗәгате татар-башкорт мөнәсәбәтләре яшерелгән шкафны ачты

Ул "Идел-Урал" турында сөйли. Моңа башкортларның ни катнашы бар? Рәфис Кашапов моны белмимени? "Идел-Урал" идеясен башкортлар татар-башкорт республикасы төзү һәм башкортларны сан ягыннан күбрәк һәм икътисади үсеш ягыннан көчлерәк татарларның басып алуы дип саный. Без бары тик башкорт республикасы позициясен алга сөрәчәкбез. Бернинди кушылуга да риза булмаячакбыз. Рәфис Кашаповның мөрәҗәгате татар-башкорт мөнәсәбәтләре яшерелгән шкафны ачты. Ә анда әле һаман да бик күп скелет ята. Һәм аларның күбесе безнеке түгел. Ләкин бу хакта сөйләшергә кирәк, ул сөякләрне чыгарып ташларга һәм бүлмәне җилләтергә кирәк.

Белешмә. Айрат Дилмөхәммәтов – башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле. 2015 елның 13 мартында Уфада өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул "Ахыр заман” язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, Конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнә. 2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип атый. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыгарыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG