Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов өч елга иректән мәхрүм ителә


Радик Дилмөхәммәтов
Радик Дилмөхәммәтов

Башкортстан мәхкәмәсе башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, интернетта экстремистик материаллар таратуда гаепләнгән Айрат Дилмөхәммәтовны гаепле дип хөкем итте.

“Комплекслы экспертиза нәтиҗәләренә караганда, мәкалә ислам кабул итәргә, хәрби, революцион юл белән яңа җәмгыять, дәүләт, башкортларның Русиядән бәйсез республикасын – Башкурдистан төзергә чакыра” диелә ФСБның Башкортстандагы идарәсе белдерүендә.

Тикшерүчеләр Дилмөхәммәтовның интернетка аноним рәвештә “Ахыр заман” исемле материал урнаштыруын һәм ул материалның террорчылыкка чакыруын белдерә. Шул нигездә аңа "җәмәгатьчелек алдында террор гамәлләренә чакыру яки җәмәгатьчелек алдында террорчылыкны аклау" гаепләве белдерелә.

Мәхкәмә аны гаепле дип табып өч елга каты режимлы колониягә җибәрү турында карар чыгарды. Иреккә чыкканнан соң да аңа әле тагын ике ел публицистика белән шөгыльләнү тыела.

Дилмөхәммәтовның адвокаты бу карар белән килешмичә Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, Югары мәхкәмә аның мөрәҗәгатен кире какты.

XS
SM
MD
LG