Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте үз сәяси програмы турында фикер алышуга чакыра


"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручылар сулдан уңга: Сыресь Боляень, Ростислав Мартынюк, Рәфис Кашапов, Илмир Имаев

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте сәяси програмының проектын фикер алышу өчен интернетка чыгарды һәм битараф булмаганнарны үз тәкъдимнәрен, бу турыда уйларын уртаклашырга чакырды. Азатлык әлеге хәрәкәтне оештыруда катнашучы Рәфис Кашапов белән максатка ирешү юллары турында әңгәмә корды.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси програмы проектында Русия Конституциясендә язылган федерализмны чынлап гамәлгә ашыру өчен хәзер тарихи мөмкинлек ачылуы турында языла һәм Русия федерациясендәге халыкларның мәнфәгатьләренә, ихтыяҗларына туры килгән җәмгыять төзү принциплары күрсәтелә.

"Азат Идел-Урал" Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Мордовиянең киңкүләм иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен оештыру ниятен белдерә.

Азатлык март аенда Киевта "Азат Идел-Урал"ны оештыруда катнашучы Рәфис Кашапов белән бу хәрәкәтнең максатка ирешү юллары турында әңгәмә корды.

– Сезнең програм проектында хакимиятнең халык контролендә булуы, табигый байлыкларның төбәкләрдәге халыклар мәнфәгатьләре өчен кулланылуы, бәйсез матбугат турында, кеше хокукларына һәм башка өлкәләргә караган күп кенә кызыклы идеяләр бар. Әмма киң җәмәгатьчелек ул турыда белми дә калырга мөмкин. Бу идеяләр аерым милли хәрәкәт вәкилләренә генә барып ирешер кебек. Аларны халыкка җиткерү юллары турында уйлыйсызмы?

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

– Без Киевта һәм Европаның берничә илендә, Төркиядә офислар ачып, мәгълумат тарату эшен шулар аша оештырырга исәплибез. Бу идеяләрне пропагандалау юнәлешендә эшләүче журналистларның сайтларын ачу каралган. Бу нәрсәләр казакъларны да, төрекмәннәрне дә, азәрбайҗаннарны, Кавказдагы башка халыкларны да кызыксындыра. Безнең теләктәшләр ни кадәр артса, пропаганда эшен дә шул кадәр киңәйтергә исәплибез.

– Сезнең програм башкорт халкы исеменнән дә язылган. Кайбер даирәләрдә татар-башкорт каршылыгы, үзара килешә алмау инде күптәннән килә. Бу проблемны "Азат Идел-Урал" проекты кысаларында ничек чишәргә уйлыйсыз?

Гади башкорт кешеләреннән шундый теләктәшлек күренә башлады

– Каршы чыгучылар да бар. Әмма соңгы арада безгә тартылучы башкортлар да күренә башлады. Иҗтимагый-сәяси оешмалар җитәкчелегеннән түгел, ә гади башкорт кешеләреннән шундый теләктәшлек күренә башлады. Киләчәктә безнең ниятләр халыкка барып ирешкәннән соң башкортлар да безгә кушылыр дип уйлыйм. Хәзергә андый каршылыклар бар. Якын арада "Күк бүре", "Башкорт" оешмасы һәм башка оешмалар белән сөйләшергә ниятлибез.

11-12 апрель Литва башкаласы Вильнюста Ирекле Русия форумы җыела. Гарри Каспаров җитәкчелегендә узучы ул форумда катнашачак вәкилләребездән мин башкорт проблемнарын аерым күтәрүне сорыйм.

Мин башкорт проблемнарын аерым күтәрүне сорыйм

Барысын да исеме белән әйтеп булмый. Монда чуаш, мари, удмурт, мари вәкилләре безгә инде ярдәм итә. Алар шушы Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның вәкилләре. Әмма аларның исем-фамилияләрен беркайда да күрсәтмибез, ФСБ аларга карата җинаять эшләре ачмасын өчен. Ә инде "Азат Идел-Урал" тернәкләнеп киткәч, аның рәисе, оештыручылары сайлангач, низамнамәсе, офисы булгач, дөньяда танылганнан соң ФСБга безнең кешеләргә бәйләнү авыррак булыр дип уйлыйбыз.

– Татарстандагы оешмалар сезнең белән хезмәттәшлеккә әзерме?

– Андыйлар бар. Берничә көн элек Уфада җыелып бу турыда фикерләшкән иделәр, 2 апрельдә Чаллыда да шундый сөйләшү булды. Милли хәрәкәт вәкилләре арасында безнең програмны тормышка ашыруга багышланган ике сөйләшү булды. Ул сөйләшүләр матбугат чаралары вәкилләреннән башка гына уза.

– Башка республикаларда андый сөйләшүләр булмадымы?

– Аларда әлегә булмады.

– Сез урам чаралары оештыру турында да белдергән идегез.

Идел-Уралдан булмаган халыклар да аңа кушылырга теләк белдерде

– Әйе, 28 апрельдә Идел-Урал халыкларының телләрен яклап зур гына чара уздырырга җыенабыз. Безгә хәзер Америка, Польша, Төркия, Казакъстан, Канада, җәмгысе унга якын илдән кушылырга теләк белдерүчеләр булды. Без шул илләрдәге Русия илчелекләре каршында Идел-Урал халыкларының телләрен яклап чаралар уздырырга әзерләнәбез һәм Идел-Уралдан булмаган халыклар да аңа кушылырга теләк белдерде. Әлегә вакыт бар, бәлки андый чараларны 20-30 илдә дә оештырып булыр.

Мәгълүмат чаралары, интернет аркылы без бу турыда Идел-Уралда яшәүчеләргә дә хәбәр таратырга җыенабыз һәм алар да 28 апрельдә митингка яки һичьюгы пикетка чыгар дип өметләнәбез.

* * *

31 мартта Рәфис Кашапов "Иреле Идел-Урал" исеменнән башкорт халкына ачык хат юллады. Анда ул авыр чорларда борынгы бабайларның үз хокуклары өчен берләшүе һәм Идел-Урал халыкларының башкорт милли каһарманы Салават Юлаевны хәтерләве турында яза һәм аны "Мәскәү залимлыгына каршы көрәш символы" дип атый.

"Ул борынгы чорда без исән калдык! Әмма хәзер без үз халыкларыбызны саклап кала алырбызмы? Әгәр үз хокукларыбыз өчен бергәләп көрәшсәк, булыр! Әгәр бер-беребезгә чын күңелдән ярдәм итсәк. Әгәр үпкә һәм дәгъвалардан котылсак. Башкача, Мәскәү безнең халыкларны берәм-берәм кабып йотачак. Бу процесс инде башланды!" ди Кашапов.

"Азат Идел-Урал"ны ул төбәктә яшәүче барлык халыкларга ирек яулау һәм аны яклау, уртак максатка ирешү мөмкинлеге бирүче бердәмлек буларак күрүен белдерә.

"Азат Идел-Урал" үз халкы, үз республикасы язмышы өчен җаваплылык алып эш итәргә әзер булган һәркемгә ачык. Горур башкортлар – безнең кардәшләр һәм көрәштәшләр, үз ватаннары булган Башкортстанның ватанпәрвәрләре дә безнең янга басар дип өметләнәм һәм шулай булачагын беләм!" дип яза Кашапов һәм башкорт халкының иҗтимагый-сәяси оешмаларын "Азат Идел-Урал"га кушылырга чакыра.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG