Accessibility links

Кайнар хәбәр

21 март Киевның "Главком" матбугат үзәгендә "Русиянең асаба халыкларын нәрсә көтә" дип аталган матбугат очрашуында "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыру игълан ителде.

Матбугат очрашуында Татар милли хәрәкәте активисты, элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, "Эрзянь Вал" җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк (Ожомасонь Кирдя) Идел-Урал, аерым алганда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мордовия, Мари Иле республикаларындагы милли хәрәкәт турында сөйләде. Милли активистларның эзәрлекләнүе, мәгариф системының урыслаштырылуы, татар, башкорт, чуаш, эрзя, мукшы, удмурт, мариларның иҗтимагый-сәяси оешмаларының юк ителүе турында чыгышлар булды.

Русия хакимияте әлеге халыкларны куркытырга, ә кайберләрен физик репрессияләр аша юк итәргә тырыша диелде.

Русия хакимиятен тәнкыйтьләгән өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов Татарстан суверен дәүләт статусын торгызырга һәм 1992 елгы Татарстан Конституциясенә кайтырга тиеш дип әйтте.

Путин тәхеткә килгәч федераль үзәк Татарстанны тигез партнер итеп күрүдән туктады, Татарстанны Русия колониясенә әйләндерү башланды

"Русия президенты Владимир Путин тәхеткә килгәч федераль үзәк Татарстанны тигез дәрәҗәдәге партнер итеп күрүдән туктады. Татарстанны Русия колониясенә әйләндерү башланды. Республикалар парламентларын Конституцияне үзгәртергә мәҗбүр иттеләр, икътисади һәм сәяси суверенитет белән бәйле маддәләрне алып ату таләп ителде. Һәм бу Татарстанга гына түгел, ә башка республикаларга да кагылды", диде Кашапов Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия һәм башка республикаларны искә алып.

Шуңа, үз җиреңдә яшәп, ана телендә сөйләшү, үз динеңне ирекле тоту, байлыкларны Мәскәүгә бирмичә үз республикаңда файдалану өчен нишләргә дигән сорау туды. Һәм мәсьәләне бары берләшеп кенә хәл итеп була дигән нәтиҗәгә киленде. Шул нисбәттән "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында игълан ителде. Кабул ителгән мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр бар:

"Русиядә авторитар режимның торгызылуы җәмгыятьнең сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышы деформациясенә китерде. Сүз белән гамәл, бюрократия һәм халык арасында зур упкын барлыкка килде. Демократик принциплар көнкүреш тормышта бөтенләй дә санга сугылмый башлады. Русия җәмгыяте кризис хәленә җиткерелгән, ул йокыга талган һәм уянырга теләми. Соңгы вакыйга – "Путинны сайлау" моның ачык мисалы.

Асаба халыклар тарихи гаделсезлекнең корбаннары булды, бу аларның колонизациясенә, җирләрен һәм байлыкларын югалтуга китерде. Әлеге хәл асаба халыклар мәнфәгатьләре үсешенә киртә булып тора.

Империя хакимияте пропаганда аппараты ярдәмендә халык үзаңы белән бик оста уйнап нәкъ Русия безнең халыкларга ирек һәм мәдәният алып килгән дип тагарга тырыша. Имеш, Русиягә кадәр алар кыргый булганнар. Русиядә татар тарихы да, чуаш тарихы да, удмурт тарихы да юк... Бары "Русия империясе тарихы" гына бар һәм анда безгә урын юк.

Кремль Мәскәү җитәкчелегеннән башка без үсеш алу түгел, хәтта исән дә кала алмаячакбыз дип сеңдерергә тырыша

Кремль Мәскәү җитәкчелегеннән башка без үсеш алу түгел, хәтта исән дә кала алмаячакбыз дип сеңдерергә тырыша. СССРның "совет халкы" булдыру тәҗрибәсеннән файдаланып, хакимият безне ата-бабаларын, мәдәният, гореф-гадәтләрен, ана телен оныткан "россиян милләте"нә әверелдерергә тели. Барлык халыкларның тигез булу принциплары турында сөйләп, хакимият борынгы "бүлгәлә һәм идарә ит" алгоритмын тормышка ашыра. Бездән берни дә тормауны сеңдерә", диелә документта.

Яңа оешма төбәктәге халыкларны берләшергә чакыра. "Безнең халыкларның проблемнары уртак, димәк аларны чишү юллары да бер төрле. Шуңа барысын да – татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт, эрзя, мукшыларны мәдәни, дини, икътисади, сәяси хокуклар һәм ирекләре өчен көрәштә "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенә берләшергә чакырабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Кашапов оешма исеменнән татарларга аерым видеомөрәҗәгать тә юллады.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте көч кулланмый гына, хокук яклау позициясеннән чыгып көрәшүне алга сөрә. Беренче чиратта Идел-Урал халыкларын аларны милли, мәдәни, дини, икътисади, сәяси хокуклары һәм шул исәптән үзбилгеләнү хокуклары нигезендә мәгърифәтле итүне беренче максаты итеп куя.

"Азат Идел-Урал" Кеше хокуклары декларациясе принципларына тугрылыклы калуын әйтә. Үз эшчәнлегендә, аерым алганда хокукларны һәм мәнфәгатьләрне яклауда БМОның 2007 елның 13 сентябрендә БМО Гомум Ассамблеясында кабул ителгән № 61/295 резолюциясенә таянуын бәян итә һәм шул бердәнбер дөрес юлдан барып кына Идел-Урал халыкларының киләчәк үсешен һәм уңышын күрүен белдерә.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең төп миссиясе – Идел-Урал төбәге республикаларының суверенитетына ирешү.

"Азат Идел-Урал" идеаль сәяси модель буларак Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле Эрзя-Мокша (Мордовия) бәйсез дәүләтләрен интеграцион берләштерүне күрә. Ягъни, интеграцион берләштерү дигәндә гомум чикләр, бердәм таможня мохите, бердәм акча берәмлеге системы һәм уртак армия күздә тотыла.

Документта шулай ук Идел-Уралның һәрбер дәүләтенә дин тоту иреклеге, үз телен билгеләү һәм ул телдә эшне алып бару, белем бирү сәясәте, милли хәтер сәясәте гарантияләнә диелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG