Accessibility links

30 октябрь – Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне. Коми төрмәсендә утыручы сәяси тоткын Рәфис Кашапов бу уңайдан хокук яклау оешмаларына һәм матбугат чараларына мөрәҗәгать юллады.

"Тоталитар режим урнаштыруда коммунистик идеология үзенә күрә бер корал булып торды. Совет чорында коммунистлар халык җыеннары һәм матбугат аша бар милләтләргә коммунизмда яшәячәкбез дигән пропаганда алып барды. Шул ук вакытта "бәхетле" совет халкы илнең юлбашчыларына мәдхия укыды" дигән сүзләр белән башлана Рәфис Кашаповның хаты.

Шушы вазгыятьтә "халык дошманнары" исеме астында миллионлаган халыкны төрмәләргә тыгып, газаплауларга дучар ителүне, конвой изүләре астында меңнәрнең үлүен, тагын да миллионлаган кешенең сөргеннәрдә һәлак булуын дә искә ала ул. "Гаепсезгә кулга алынып атылган, төрмәләрдә үлгән кешеләрнең туганнары аларны кайтыр дип ышанды" диелә хатта.

Рәфис Кашапов хаты
Рәфис Кашапов хаты

Икенче дөнья сугышына кагылышлы бәхәсләр әле дә бара. Совет кешеләрен кем күбрәк юкка чыгарган - наци Германиясе башлыгы Адольф Һитлермы әллә Совет берлегенең коммунистик режимы диктаторы Иосиф Сталинмы, дигән сорау да күтәрелә әлеге хатта.

Кашапов Русиянең хәзерге буын кешеләренә совет чорындагы кулга алуларны бәян итеп, ул вакытларда ук һәр кешегә җинаять эше ачырга, үз фикерен әйтүчеләрне совет төзелешен җимерүдә гаепләргә мөмкин булганын искәртә. Совет чорында 58нче маддә нигезендә хөкем ителеп төрмәләрдә утырган Ибраһим Сәлахов, Андрей Сахаров, Александр Солженицыннар төрмә-сөргеннәрдәге җәфаларны тәфсилләп язуларын билгеләп китә. Болары – тарих.

"Кызганычка каршы, бүгенге Русиянең тарихында да оппозициядә булган, милли карашлы ватандашларны хакимият катгый эзәрлекли. Мәхкәмәләр сәясәтчеләрне, җәмәгать һәм дин эшлеклеләрен 280нче, 282нче маддәләр нигезендә хөкем итә башлады. Замана җәлладлары тарафыннан заманча үтерүләр дә бара”, ди Рәфис Кашпов һәм Влад Листьев, Галина Старовойтова, Сергей Магнитский, Анна Политковская, Борис Немцов һәм башка бик күпләрнең сәясәт нигезендә үтерелүен белдерә.

"Заманында НКВД сафларында хезмәт итеп сәяси тоткыннарны җәфалаучыларның, атучыларның "оныклары" аталары һәм бабаларының эшләрен әле дә дәвам итә", ди Рәфис Кашапов сәяси золым корбаннарын искә алу көненә кагылышлы хатында һәм җәлладларны, сәяси эзәрлекләүчеләрнең исемнәрен ачыклауны, атауны, халыкка җиткерүне дә таләп итеп куя.

Рәфис Кашапов хаты
Рәфис Кашапов хаты

"Без – алга баручы, хәрәкәттәге кешеләр, үтерүләргә, кулга алуларга бердәм рәвештә юк!" дип җавап бирергә тиешбез. Русиядә сәяси эзәрлекләүләрне туктатыйк! Бүгенге авыр чорда бер-беребезгә җылы карашта торырга тиешбез. Үткәннәрне онытмас өчен совет чоры җәлладларын, аларның корбаннарын исемләп халыкка җиткерү зарур. 9 майда урамнарга чыккан "Үлемсез полк" йөрешендә катнашучылар минем тәкъдимгә кушылыр. Шул ук вакытта кемнәргәдер рухи җәрәхәтләр ясамыйча, булган фаҗигаләргә саклык белән бәя бирергә кирәк", ди төрмәдә утыручы Рәфис Кашапов.

Шушы ук хатта әлеге фикерләрнең Русия Конституциясенең 29нчы маддәсенә, Европа конвенциясенең 10нчы маддәсенә, БМО нормаларына туры китерелеп язылуы да әйтелә. Рәфис Кашаповның бу хаты нәкъ шуны искәртү нәтиҗәсе буларак Чаллыга, Русия матбугат чараларына килеп ирешкән дип уйларга җирлек бар.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов 2014 елның декабрь азагында кулга алынды. 2015 елда Чаллы мәхкәмәсе аны 282нче маддә нигезендә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу карарны адвокатлар Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Мәхкәмә утырышы 2015 елның 13 ноябрендә Казанда узды. Әлеге утырыш вакытында Рәфис Кашапов үзе Минзәлә төрмәсендә булып, Казандагы мәхкәмәнең хөкем карарын видеоэлемтә аша гына белде. Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсе чыгарган 3 елга хөкем итү карарын үз көчендә калдырды. Бу утырышта Алабуга, Түбән Кама, Чаллы һәм Казаннан Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдерүчеләр катнашты.

Минзәлә төрмәсеннән Комидагы Ухта шәһәре төрмәсенә китерелгәч, Рәфис Кашапов карантин узар-узмас шундук ике айга штраф изоляторына озатыла. Аннан ЕПКТ (единое помещение камерного типа) дигән кырыс шартлы камерага утыртыла, ныклы күзәтү астында була. Шуңа карамастан төрмә хезмәткәрләре быелның август аенда Рәфис Кашаповның аяк киеменнән 5 лезвие "таба". Аңа кадәр дә Кашаповта төрмәдә кулланырга ярамаган әйберләр "табыла". Менә шул "табышлар"га бәйле аның төрмәдәге чорының зур өлеше штраф изоляторларда үтә.

Рәфис Кашапов мәхкәмә барышын видео элемтә аша күзәтә, 13 ноябрь 2015
Рәфис Кашапов мәхкәмә барышын видео элемтә аша күзәтә, 13 ноябрь 2015

Шушы көннәрдә Рәфис Кашаповның тарфдарлары, милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан Коми республикасы башлыгы Сергей Гапликов исеменә телеграм юлланды. Анда сәяси тоткын Рәфис Кашаповның быелның 27 декабрендә азат ителергә тиешлеге һәм шул уңайдан борчулар булу хакында әйтелә.

"Ухта шәһәренең ИК-19 төрмәсендә утыручы Рәфис Кашаповка карата ФСИН хезмәткәрләре тарафыннан кеше хокукларын бозган тупас гамәлләр кылына. Аның аяк киеменә лезвиеләр салдылар, анда сим- карталар таптылар. Нәтиҗәдә аңа кырыс шартлар билгеләнде. Ул быелның 27 декабрендә иреккә чыга. Иреккә чыгу алдыннан Кашаповка наркотиклар ташларга да бик мөмкиннәр. Әйткәнебезчә, сез идарә иткән республика төрмәләрендә кешеләрнең конституцион хокуклары даими бозыла. Шуңа, төбәктәге төрмәләрдәге вазгыятьне күзәтчелеккә алып, хокук яклау оешмаларына ярдәм итеп, тоткыннар хокукларын бозучыларны җәзага тартуны оештырсагыз иде”, диелә Коми башлыгы исеменә җибәрелгән телеграмда.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG