Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: "Иректән мәхрүм итү урыннарында концлагерь шартлары тудырылган"


Милләтпәрвәр Рәфис Кашаповны төрмә хастаханәсенә килгән тикшерү комиссиясе белән очраштырмас өчен көне буе ябык машинада тотканнар. Кашапов аның янында булган адвокатка үз шикаятьләрен җиткергән.

Татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов күптән түгел Коми республикасы Микунь төрмәсеннән Ухта шәһәрендәге 19нчы санлы колониягә күчерелгән. Узган атна аның янында адвокат Руслан Гарифуллин булып кайтты. Аның сүзләренчә, Кашапов язган хатларының ияләренә барып җитмәвенә зарланган. Узган ел аңа Микунь колониясендә татарча хат язуны тыйганнар иде. Имеш, колониянең тәрҗемәче тоту өчен акчасы юк икән. Гарифуллин моны хокук бозу дип саный. "Ул бит гарәп яки төрек түгел, ә үз туган телендә яза", ди адвокат.

Аның әйтүенчә, ел дәвамында Кашапов җибәргән 16 хат тиешле җиргә барып җитмәгән. Хатлар нигездә ЕПКТ (единое помещение камерного типа) шартларында канун бозулар турындагы эчтәлекле булган. Мисал өчен, аның үзен 31нче колониянең ЕПКТсында идәндә яткан өчен 13 тәүлеккә штраф изоляторга (ШИЗО) утыртканнар. ЕПКТ тәртибе нигезендә тоткыннарга иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр утыру яки яту тыелган. Ягъни төп таләп – аякта булу. Ятакларны иртәдән кичкә кадәр дивар кырыена илтеп йозак белән эләктереп куялар. Кашапов башындагы кан басымы белән чирләү сәбәпле, идәнгә ятарга мәҗбүр булуын әйткән, әмма моңа колак салмыйча аны ШИЗОга утыртканнар.

Үлә калсам, үлемемдә ФСБ хезмәткәрләрен, Җәзаларны үтәтү идарәсен, кануннар үтәлешен тикшерү прокуратурасын гаепләргә

Күптән түгел Гарифуллин: “Адвокат буларак Кашапов миңа әгәр үлә калса, бу үлемендә ФСБ хезмәткәрләрен, Коми республикасының Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), Коминың кануннар үтәлешен тикшерү прокуратурасын гаепләргә” дип белдерү ясады дигән иде. Кашапов үз кулы белән язган белдерүендә Коми республикасының Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе хезмәткәре Владислав Эйсмондның үзенә карата әйтелгән сүзләрен китерә. “Тоткынның үлеме җинаятьчелекка каршы көрәшнең бер төре дип әйтте”, дигән ул. Кашапов Эйсмонд һәм аның бергә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсендә эшләүче Юрий Амосов, Василий Садрисов тарафыннан иректән мәхрүм итү урыннарында чып-чын концлагерь шартлары тудырылуын яза.

Кашаповның адвокатка биргән хаты
Кашаповның адвокатка биргән хаты

Эйсмонд әлеге сүзләрне гыйнварда әйтсә дә, Кашапов бу белдерүнең хәзер дә актуаль булып калуы турында яза.

Кашаповның адвокатка биргән белдерүе
Кашаповның адвокатка биргән белдерүе

Кашапов мөмкин булган саен колониядә тоткыннарның хокук бозылуын җәмәгатьчелеккә җиткереп торырга тырыша, шикаятьләр яза.

Март аенда Ухта шәһәрендә 18нче төрмә хастаханәсендә ятканда андагы хезмәткәр ашказанын чистартуга дип аңа ике кап порошок биргән. Икенче көнне аңа Европа җайланмасында тикшерү узу өчен шәһәр хастаханәсенә алып барабыз, ашказанын чистарту шуңа кирәк дип аңлатканнар.

Төрмә хастаханәсендәге башбаштаклыкларны комиссиягә җиткерүемнән куркып мине алардан качырдылар

"Мине чыннан да шәһәргә алып киттеләр. Әмма бернинди хастаханәгә алып бармадылар, ә иртәдән кичкә кадәр тоткыннар ташый торган машинада тоттылар. Кич белән кире төрмә хастаханәсенә кайтканнан соң, башка тоткыннар Мәскәүдән махсус комиссия килүен әйттеләр. Алар шикаять язучы тоткыннар белән сөйләшкәннәр. Шулай итеп, хастаханәдәге башбаштаклыкларны комиссиягә җиткерүемнән куркып мине алардан качырдылар.

Хастаханәдә исә тоткыннарга карата булган битарафлыкка күз йомалар. Хәтта инвалид калучылар һәм үлүчеләр дә булырга мөмкин. Мисал өчен, 22 март көнне иртән миңа күп итеп кызыл һәм сары төстәге дарулар бирделәр. Мин аларны берешәрне генә эчтем, калганнарын бәдрәфкә ташладым. Шул көнне Мәскәүдән ФСБ вәкилләре килде, алар миңа төрле сораулар бирде. Ул көнне мин үземне бик начар хис иттем", дип сөйләгән Гарифуллинга Рәфис Кашапов һәм адвокаттан матбугат чараларына мөрәҗәгать җиткерүен сораган:

"Ирекне чикләү урыннарында минем өчен төп бурыч булып кешеләрне рухландыру максаты, катлаулы социаль һәм сәяси шартларда аларның рухларын күтәрү тора. Шул ук вакытта тоткыннарның хокукларын яклау өчен ватандашлар җәмгыятен активрак гамәлләр кылырга чакырам.

Ватандашлар! Сәясәт вәкилләре, куәт структуралары һәм сәяси режимга якын журналистларның ялганлавын туктатырга вакыт. Без, җәмәгатьчелек әһелләре Русия халкына карата булган тупас хокук бозуларны чикләргә тиеш. Сәяси режимны тәнкыйтькә тотарга гына түгел, ә фикер иреге өчен җәзага тартылучы буларак та үзебезне лаеклы шәхес итеп күрсәтергә тиешбез.

Күптән түгел Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип таныды. Бу инде хакимият структураларының минем һәм минем тарафдарларның сәяси-иҗтимагый эшчәнлегенә төптән балта чабарга теләвен аңлата. Рәсми рәвештә белдерәм, мин Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтае тарафыннан сайланган һәм шул сәбәпле хәтта ирекне чикләү урыннарында да иҗтимагый-сәяси эшчәнлегемне алып бара алам.

Миңа карата төрле проблемнар тудыралар. Туганнарым белән озак вакытлы очрашуларга рөхсәт итмиләр. Хакимиятнең колониядән минем мәетемне озатырга яки исән килеш чыгарырга теләвен белсәм дә, нинди генә хәл булуга карамастан үз хокукларымны даулаячакмын. Мин фикер иреге өчен көрәшергә тиеш. 2014 елның мартына кадәр минем фикерем җинаять саналмады. Мин Русия сәяси режимын тәнкыйтьләгән өчен хөкем ителдем. Шул ук вакытта халыкара җәмәгатьчелек Русиянең сәяси режимын һәм халыкара сәясәтен гаепләп чыкты.

Хәзерге вакытта мин иректән мәхрүм итү урыннарында ашказаны чире, түбән гемоглобиннан интегәм. Элегрәк алган баш мие җәрәхәте сәбәпле хәзер кан басымы борчый" диелә Кашапов мөрәҗәгатендә.

Кашапов үзе тоткыннарның рухларын нык тотуны максат итеп куюын әйтсә дә, татар милләтпәрвәренең рухын нык тоту өчен тырышып аңа хат язучылар да бар. Алар Кашаповка гына түгел, ә күп кенә сәяси тотканнырга яза. Хәтта Facebookта "Сказки для политзаключенных" дигән төркем дә бар. Әмма соңгы вакытта ФСБ инде тоткыннарга хат язучыларга да яный башлаган.

* * *

Рәфис Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

XS
SM
MD
LG