Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов Русия президенты идарәсеннән гомум сүзләрдән торган җавап хаты алган


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Рәфис Кашаповның Русия мөселманнары хәленә зарланып Путин исеменә язган хатына Русия президенты идарәсе гомум сүзләрдән торган җавап юллаган.

Коми республикасындагы Микунь төрмәсендә утыручы милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов быелның 3 августында Русия президенты Владимир Путинга ачык хат юллаган. Анда ул Русия мөселманнарының проблемнары турында язган һәм аларның хәлен башка илләрдәге мөселманнарның хәле белән чагыштырган. Хаттан бер өзек китерәбез.

"Будда дине, коммунистик режим хакимлек иткән Кытайда да мөселманнар өчен телеканаллар эшли, башкала булган Пекинда җитмешләп мәчет бар. Мәскәүдә бары алты мәчет эшли. Русия мәгариф системасында яулыклар бәйләү тыела. Русия төбәкләрендә мәчетләр төзергә, мөселман зиратлары өчен җирләр бирүдә даими каршылыклар күрсәтеп, проблемнар тудыралар. Мәхкәмәләр мөселман китапларын юк итү турында карарлар чыгара. Төрле сәбәпләр табып мәхкәмәләр мөселманнарга карата ялган эшләр ача, аларны төрмәләргә утырта. Шушындый басымнар нәтиҗәсендә меңәрчә кеше чит илләргә китәргә мәҗбүр, кайберләре “Ислам дәүләте” өчен сугыша. ФСБ башлыгы Александр Бортниковның Сүриядән, Әфганстан һәм Гыйрактан кайткан өч меңләп сугышчының Русиягә куркыныч тудыруы турындагы сүзләрен “Российская газета” яза. Күрәбез, көч структуралары басымы бары тискәре нәтиҗәләр генә бирә. Хакимиятләргә Русиядәге 25 миллион мөселманның проблемнарын чишү зарур. Алар үзләрен чын ватандашлар итеп хис итәргә тиеш” диелә Путин исеменә язылган хатта.

Рәфис Кашаповка Русия президенты идарәсеннән 30 августта А.Иванов имзасы белән җавап хаты юлланган. Хаттан күренгәнчә, җавап бик гомум, рәсми һәм шактый буталчык. Русия президенты идарәсеннән Рәфис Кашаповка җибәрелгән хатта "Русия мәхкәмәләре хөкем эшләрен кемнең дә булса ихтыярыннан бәйсез рәвештә, гадел, бары тик канунга буйсынып башкара" дигән гомум сүзләрдән әйтелә. А.Иванов әфәнде имзалаган хатта диннең дәүләттән аерылган, Русиянең дөньяви дәүләт булуы, Русиядә мәхкәмәләрнең мөстәкыйль, бик гадел булулары да турында әйтелә. Тик бу җаваплар Рәфис Кашапов күтәргән конкрет проблемнарга ни рәвештә җавап бирә икән дигән сорау туарга мөмкин.

Чаллыга җибәрелгән әлеге хат хәзерге вакытта төрмәдә утырган Кашаповның үзенә дә юлланган. Аның бу хатны алуы турында әлегә мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG