Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов үзен Татарстан төрмәсенә күчерүләрен сорый


Кашапов төрмәдә милли һәм дини хокуклары бозылуыннан зарланып, үзен Татарстан төрмәләренең берсенә күчерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

Коминың Микунь кырыс шартлы төрмәсендә утыручы татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов төзекләндерү оешмаларында канунилыкны тикшерү Сыктывкар прокурорына үзен Татарстандагы төрмәгә күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән. ГолосИслама язуынча, Рәфис Кашапов Комидагы төрмәдә үзенең милли һәм дини хокуклары бозылуыннан зарлана.

Хокук яклаучыларга җибәргән икенче хатында Кашапов үзенең бик начар шартларла тотылуын яза. Ул тоткыннарның ярым җимерек биналарда яшәвен, кышын салкын булу сәбәпле кышкы киемнән йоклауларын, җәен һава җитмәү һәм су булмау сәбәпле гел сасы ис торуын бәян итә. Шулай ук ул сәламәт кешеләрнең ВИЧ һәм туберкулез белән авыручыларның бер бүлмәдә тотылуын әйтә.

Элегрәк адвокат Руслан Гарифуллин төрмәдә булып кайтканнан соң Азатлыкка Рәфис Кашапов утырган төрмәдә татарга нәфрәт күзәтелә дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG