Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов татар мәгарифен кайгыртып төрмәдән Миңнехановка мөрәҗәгать итә


Рафис Кашаповның Казан мәхкәмәсендәге фотосы. 23 апрель, 2015
Рафис Кашаповның Казан мәхкәмәсендәге фотосы. 23 апрель, 2015

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны республикада һәм Русия төбәкләрендә татар мәгарифен саклау өчен колачлы эш башларга чакыра.

"Илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру"да гаепләнеп өч елга Коми республикасындагы төрмәгә утыртылган Рәфис Кашапов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Кашапов үзенең хатында Татарстанда һәм Русиядә татар мәгарифенең аянычлы хәлен бәян итә һәм, бөтен татар халкының лидеры буларак, Миңнехановны татарча укытуны аякка бастыру өчен халыкара оешмалар белән бергә колачлы эш башларга чакыра.

"Соңгы елларда татарларның белем алуы тагын да аяныч хәлгә килде. Мәгариф өлкәсендә оптимизация сылтавы белән йөзләгән мәктәп ябыла, урта мәктәпләр тугыз еллыкка калдырыла. Татарстанда бу хәл белән килешмәгән әти-әниләр, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, хокук яклаучылар төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Татарстаннан читтә яшәгән татарларның хәлләре икеләтә аяныч. Ни өчен татар балалары дәүләт дәрәҗәсендә үз телендә белем алудан, тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәнүдән, латин имласында язудан мәхрүм кала?", ди Кашапов.

Сез, татар халкы кайда гына яшәмәсен, аларның милли хокукларын якларга тиеш

Рәфис әфәнде фикеренчә, әгәр Миңнеханов мөрәҗәгать итсә, БМО, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, Европа Берлеге парлмент ассамблеясы, Европа Кеше хокуклары шурасы да татар халкына үз мәнфәгатьләрен кайтаруда ярдәм итә алыр иде.

"Сез Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән Казанның мең еллыгын, Универсиада, Йөзү дөнья чемпионатын зурдан үткәрдегез. Татар халкының хокукларын яклауда да киң колачлы эш җәелдерүегезне телим", ди Кашапов.

Ул Миңнехановны Татарстан президенты булу белән беррәттән дөньядагы 12 миллионлы татар халкының да лидеры икәнлеген ассызыклый. "Сез, Татарстан президенты, республика Конституциясенең гаранты буларак, татар халкы кайда гына яшәмәсен, аларның милли хокукларын якларга тиеш", дип белдерә Рафис әфәнде.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе мөрәҗәгатендә XX гасыр ахырында Иҗтимагый үзәк, "Милли Мәҗлес", "Иттифак", "Азатлык" татар яшьләре берлеге, "Ак калфак", "Татар укытучылары ассоциациясе" һәм башка иҗтимагый оешмаларның бер фронт булып татар мәктәпләре, татар институты ачу таләбе белән чыгуларын яза.

"Чыннан да Татарстанда татар гимназияләре һәм мәктәпләр ачылды. Ул елларда йөз меңнәрчә ата-ана куана-куана балаларын бу мәктәпләргә биргән иде һәм балалар үз ана телләрендә белем алды. Ата-аналар балалары мәктәп бетергәч тә югары уку йортларында укыр дип өметләнде", дип сүзен дәвам итә ул.

Кашапов башта Ухта шәһәрендәге 19нчы төрмәдә утырды
Кашапов башта Ухта шәһәрендәге 19нчы төрмәдә утырды

Рафис әфәнде үзенең мөрәҗәгатендә Русиядә милли телләрнең һәръяклап кысылуын белдерә. Үзе утырган төрмәдә татарча язарга рөхсәт итмәүләрен, әнә шунлыктан Миңнехановка мөрәҗәгатен урысча язарга мәҗбүр булуын да әйтә. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе хәзер Микунь шәһәре төрмәсендә утыра.

Русиядә татар мәгарифенең аяныч хәлдә булуын җәмәгатьчелек тә, белгечләр дә әледән-әле белдереп килә. Узган ел Оренбур өлкәсендә генә дә Ибрай авылындагы мәктәпне башлангыч иттеләр, ә Абдрахман мәктәбе бөтенләй ябылды. Төмән өлкәсендә 1990нчы еллар башында татар теле укытылган мәктәпләр саны 118 булса, бүген 54кә генә калды. Татарстанда да оптимизация сылтавы белән татар мәктәпләре елдан-ел кими бара.

23 август Казанда узган татар теле укытучылары, мәгариф идарәләре вәкилләре җыенында да татар мәктәпләрен саклап калырга кирәк диелде, әмма аның юллары күрсәтелмәде.

* * * *

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп 2015 елның сентябрендә өч елга төрмәгә утыртылган ​Татарстанда беренче кеше. Кашапов интернетта Вконтакте сайтына алты мәкалә урнаштырган иде. Ул анда кырымтатарларның хокуклары бозылу, Кырымны Русиягә кушуның кануни булмавын да белдерде. Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп ТИҮ вәкиле Русиянең Донецкидагы гамәлләрен фаш итте.

"Агора" хокук яклау оешмасы Русиядә сүз ирегенә басым артуга багышланган хисабында: "Кашапов бернинди көч куллануга да чакырмады, әмма соңгы 25 ел эчендә ул Татарстан хакимиятләренең милли һәм дини сәясәтен, Мәскәү белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне тәнкыйтьләп килде", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG