Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә 10 мең сум штраф салган


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Ул Казанда үзенең иҗат кичәсенә килгән иде. Юбилярны кичәгә килү юлында тоткарлаганнар.

Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы прокуратурасы аңа милләтара ызгыш кузгатуда гаепләп беркетмә төзегән, соңрак Вахитов районы мәхкәмәсе аңа 10 мең сум күләмендә штраф салган. Мәхкәмә сайтында әлеге эшнең карточкасы бар. Беркетмә Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә төзелгән.

Бәйрәмова Казанга үзенең иҗат кичәсен уздырырга килгән булган. Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында көндезге сәгать өчтә башланырга тиеш иде. Азатлык ачыклаганча, ул вакытында башланмаган. Кичәгә килгән язучы Фәүзия Бәйрәмованы ишек төбендә берничә кеше сагалап торган һәм бина эченә кертмәгән. Бәйрәмованы Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткән. Җыелган кешеләрнең берничәсе Бәйрәмова нинди сәбәп белән тоткарлана дигәч, җавап бирелмәгән. Язучы ярты сәгатьтән кире киләчәк диелгән.

Бәйрәмованы алып китүләре хакында халыкка да игълан ителгән, кешеләр аңа карап таралышмаган.

Чара ансыз гына башланган, үзе ул кичке бишләрдән соң килеп кергән. Тамашачылар белән тулы зал аны алкышлап каршы алган.

Бәйрәмова сәхнәдән аны Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткәнен, аңа беркетмә төзелгәнен әйткән. "Кайчандыр чыккан интервьюда "Татарстан икьтисади суверенитет алды, ә милли суверенитет юк". "Татар мәктәпләре бетте" дигән сүзләр милләтара ызгыш чыгара дип беркетмә төзелде", дип аңлаткан ул.

Әлеге җөмләләрнең кайсы басмада чыкканын ул әйтмәгән.

Бәйрәмовага шушы берничә сәгать эчендә мәхкәмә дә булган, аңа 10 мең сум штраф карары чыгарылган.

Аннары "Анам теле", "Сөембикә каргышы" шигырьләрен укыган.

Бу кичә аның 75 еллык юбилеена багышланган. Аны Татарстан Язучылар берлеге оештырган.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы һәм татар милли хәрәкәте вәкиле Фәүзия Бәйрәмова белән бәйле яңа шау-шу быел декабрь башында чыкты.

5 декабрьдә, язучыга 75 яшь тулган көнне Түбән Новгород өлкөсе мөселманнары диния идарәсе "За заслуги" медале тапшырды.

Медаль Фәүзия Бәйрәмованың татар һәм мөселман халкының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән зур өлеше, җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен ныгытудагы хезмәтләре, шулай ук төп тарихи вакыйгаларны тирәннән өйрәнеп, аларны объектив аңлатуы өчен дип бирелгән.

Бүләкләү вакыйгасы Түбән Новгород өскәсендәге татар авылы Шөбиле мәчетендә булган.

Әлеге яңалыкны тиз арада Z-пабликлар күтәреп алды һәм Түбән Новгород диния нәзарәте караган Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә "сеператист"ны бүләклү өчен тәнкыйть уты чәчте.

"Системный пестицид", "Рыбарь" телеграм каналлары, Дума депутаты Андрей Луговой һәм башкалар Бәйрәмованың элекке вакытлардагы эшләрен, аңа карата ачылган җинаять эшләрен искә төшерде һәм Диния нәзарәте "радикаллар һәм провокатторлар өчен мәйдан" бирүдә гаепләде. Аларга Татарстаннан "Замполит Татарии" телеграм каналы да кушылды.

  • Фәүзия Бәйрәмова — тарихчы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • 1990 еллар башында татар милли хәрәкәт лидерларының берсе булды, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты итеп сайланды. 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклап сәяси ачлык тотты.
  • Соңгы елларда җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессы Корылтайда Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Фәүзия Бәйрәмованың "Бу резолюция өчен тавыш бирергә ярамый!" дигән тавышы ишетелде. Язучы протест йөзеннән залдан чыгып китте.
  • 2023 елның февралендә Чаллы мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмасы өчен 80 мең сум штраф салды. Ул анда "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" дип язган булган.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG