Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмасы өчен 80 мең сум штраф салган


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Аны "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк” язмасы өчен хөкем иттеләр. Бәйрәмова хөкем карарын Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итүнең “мәгънәсен күрмим, моңа хәтле шикаять итүләрем файдасыз булды”, ди.

Бүген, 22 февральдә Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмовага ачылган административ эш каралган. Аны Facebook-та чыккан "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" язмасы өчен "милләте ягыннан бер төркем затларга нәфрәт яки дошманлык уяту" (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе) һәм "Русиянең бөтенлеген бозарга чакыру" (20.3.2) маддәләре нигезендә хөкем иткәннәр.

"Милләтара каршылык тудыруны "Хакимият үзгәрсә дә, урыс халкы үзгәрмәячәк!", дигән җөмләдә таптылар һәм бу сүзләр өчен 10 мең сум штраф түләтү карары чыкты. Икенчесе җитдирәк - "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк! " дигән сүзләрем өчен 70 мең сум штраф түләргә карар чыгардылар. Җәмгысе - 80 мең сум", дип хәбәр итте Фәүзия Бәйрәмова.

Ул хөкем карарын Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итүнең "мәгънәсен күрмим, моңа хәтле шикаять итүләрем файдасыз булды", ди. Шул ук вакытта язучы бер маддәне ике пунктка бүлеп, ике административ эш ясауларын искәртә.

"Бусы начар булды, чөнки ике административ эштән соң, өченчесе автомат рәвештә җинаять эше була, ә аның җәзасы – төрмә. Кыскасы, хәзер "урыс халкы" һәм " татар дәүләте " дигән сүзләр өчен зур штрафлар көтә, күпкә китсә, төрмә белән дә тәмамланырга мөмкин, ди ул.

20 гыйнварда Фәүзия Бәйрәмовадан "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" язмасы өчен Чаллы прокуратурасында сорау алдылар. Язма Facebook-та 2022 елның 1 ноябрендә чыккан иде.

24 гыйнварда язучыны кабат Чаллы шәһәр прокуратурасына чакыртканнар иде, аңа ике маддә нигезендә административ эш ачылуын хәбәр иттеләр.

  • Фәүзия Бәйрәмова – Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • Җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан моңарчы берничә тапкыр эзәрлекләнгән иде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем иткән иде.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елда Русия Украинада сугыш башлаганнан соң илдә дәүләт сәясәтенә туры килмәгән чыгышлар, социаль челтәрләрдә язулар өчен репрессияләр көчәйде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG