Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләтне тәнкыйтьләгән сүзләремне урыс халкына каршы борганнар". Фәүзия Бәйрәмовага Facebook-тагы язмасы өчен эш ачканнар


Фәүзия Бәйрәмова прокуратурада, 24 гыйнвар 2023
Фәүзия Бәйрәмова прокуратурада, 24 гыйнвар 2023

Аны "Русия бөтенлеген бозуга чакыру" һәм милләте ягыннан бер төркем затларга "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәләре нигезендә гаеплиләр. Язучыга 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф салулары бар.  

24 гыйнварда җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмованы кабат Чаллы шәһәр прокуратурасына чакыртканнар. Аңа Facebook-та чыккан "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" язмасы өчен "Русия бөтенлеген бозуга чакыру" һәм милләте ягыннан бер төркем затларга "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәләре нигезендә административ эш ачылуын җиткергәннәр. Язучыга 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф салулары бар.

Административ эш ачу карарында әйтелгәнчә, Чаллы прокуратурасы тикшерүне Татарстан прокуратурасы кушуы белән башкарган.

Фәүзия Бәйрәмованың язмасын лингвистик экспертизага җибәрү турында да карар чыккан. Язучы әйтүенчә, язманың татарча текстына түгел, урыс телендәге тәрҗемәсенә экспертиза уздырылачак.

Бәйрәмова үзе моны дөрес эш түгел дип саный.

"Татар халкының аяныч хәлдә калуына дәүләт сәясәтен гаепләгән сүзләремне урысларга каршы боруларына гаҗәпләндем. Язмамда урыс турында "Хакимият үзгәрсә дә, урыс халкы үзгәрмәячәк" дигән нибары бер җөмлә бар. Мине милләтара ыгы-зыгы тудыра дип хөкем итәр өчен дәүләтне тәнкыйтьләгән сүзләремне урыс халкына каршы борып куйганнар. Шуңа аларга мин язган татарча текст түгел, үзләре ясаган русча тәрҗемә кирәк", ди язучы әлеге уңайдан.

20 гыйнварда Фәүзия Бәйрәмовадан "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" язмасы өчен Чаллы прокуратурасында сорау алдылар. Язма Facebook-та 2022 елның 1 ноябрендә чыккан иде.

  • Фәүзия Бәйрәмова – Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • Җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан моңарчы берничә тапкыр эзәрлекләнгән иде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем иткән иде.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елда Русия Украинада сугыш башлаганнан соң илдә дәүләт сәясәтенә туры килмәгән чыгышлар, социаль челтәрләрдә язулар өчен репрессияләр көчәйде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG