Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы прокуратурасында Фәүзия Бәйрәмовадан сорау алганнар 


Фәүзия Бәйрәмова Чаллыдагы прокуратура бинасы янында
Фәүзия Бәйрәмова Чаллыдагы прокуратура бинасы янында

Язучыны 24 гыйнварда кабат прокуратурага чакырганнар. Ул Facebook-та чыккан язмасы өчен үзенә административ эш ачарга ниятлиләр, дип фаразлый. 

20 гыйнвар җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова Чаллы прокуратурасында булган. Аннан сорау алганнар һәм 24 гыйнварда кабат килергә кушканнар. Бу хакта язучы социаль челтәрендәге битендә үзе хәбәр итте.

"Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк!" дигән язмам өчен административ эш ачарга җыеналар, дип аңладым. Әлегә язмага экспертиза уздырылмаган. Төп гаебем шунда: имеш, татар дәүләте дип, Русиянең бөтенлеген җимерәм, милләтләрне ызгыштырам икән. Экспертиза юк, ә гаепләү инде бар", дип язган ул.

  • Фәүзия Бәйрәмованы Чаллы прокуратурасына 2022 елның 1 ноябрендә Facebook-та чыккан "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк!" дигән язмасы белән бәйле чакырдылар. Прокуратура язмада административ хокук бозу билгеләре бар дип белдерә.
  • Фәүзия Бәйрәмова – Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе. Җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан моңарчы берничә тапкыр эзәрлекләнгән иде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем иткән иде.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны 1 елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елда Русия Украинада сугыш башлаганнан соң илдә дәүләт сәясәтенә туры килмәгән чыгышлар, социаль челтәрләрдә язулар өчен репрессияләр көчәйде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG