Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары 2022 ел шәхесләре дип Наил Нәбиуллин һәм Фәүзия Бәйрәмованы атады


Наил Нәбиуллин һәм Фәүзия Бәйрәмова
Наил Нәбиуллин һәм Фәүзия Бәйрәмова

Активист Наил Нәбиуллин Азатлык сайтында һәм Вконтактеда алда барса, язучы Фәүзия Бәйрәмова – Телеграмда күп тавыш казанды. Нәтиҗәдә, ике намзәт тә якынча бертигез тавыш җыю сәбәпле, быел икесен дә Ел шәхесе дип билгеләү дөресрәк булыр дип саныйбыз.

7 декабрь Азатлык укучыларына 2022 елга йомгак ясарга тәкъдим итеп, ел шәхесен сайлауны башлап җибәрде. Тавыш бирү Азатлык сайтында, Вконтакте һәм Telegram төркемнәрендә барды. Шулай ук Instagram-да язылган тавышлар да саналды. Сораштыру 29 декабрь тәмамланды.

Намзәтләр исемлеген Азатлык редакциясе тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә быел татар-башкорт дөньясы тормышындагы гамәлләре белән киң танылган, яки җәмәгать фикеренә нык тәэсир ясаган, Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы һәм аның йогынтылары турында фикерләрен белдергән кешеләр керде.

Искәрмә: әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык сайты, Вконтакте, Telegram, Instagram укучылары фикерләрен чагылдыра.

Быел "Ел шәхесе" өчен тавыш бирүдә 3310 кеше катнашты, иң актив платформа Telegram булды (анда 1765 тавыш бирелде). Вконтактеда 1292 тавыш җыелды.

Наил Нәбиуллин, архив фотосы
Наил Нәбиуллин, архив фотосы

Активист Наил Нәбиуллин барлыгы 1143 тавыш җыйды, бу барлык тавышларның 34,53%-ы. Аеруча күп тавыш аңа Вконтактеда бирелде, анда ул 736 тавыш җыйды. Нәбиуллин Төркиягә күченеп килүче татар-башкортларга актив ярдәм итүне оештырды, аларның тормышын да җанландырды, күпсанлы чаралар оештырып килә.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы Фәүзия Бәйрәмовага барлыгы 1027 кеше тавыш биргән, бу барлык тавыш бирүчеләрнең 31,02%-ы. Бәйрәмова 2022 елның августында узган Дөнья татар конгрессы корылтаенда татарлар исеменнән сугышны хуплаган резолюциягә каршы чыкты, үз фикерен әйтә алмагач, протест йөзеннән залдан чыгып киткән бердәнбер делегат булды.

Башкорт активисты Руслан Габбасов барлыгы 578 тавыш җыйды, бу тавыш бирүчеләрнең 17,46%-ы. Габассовка аеруча Телеграмда тавыш бирүчеләр күп булды.

Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  1. Наил Нәбиуллин – 1143 (34,53%)
  2. Фәүзия Бәйрәмова – 1027 (31,02%)
  3. Руслан Габбасов – 578 (17,46%)
  4. Сәид Исмәгыйлев – 123 (3,71%)
  5. Фәридә Корбангалиева – 70 (2,11%)
  6. Искәндәр Ясәвиев – 69 (2,08%)
  7. Фәнил Гыйләҗев – 68 (2,05%)
  8. Алимә Сәлахетдинова – 62 (1,87%)
  9. Ләйсән Солтангәрәева – 31 (0,93%)

Бу исемлектән тыш Азатлык укучылары 2022 ел шәхесенә түбәндәге кешеләрне дә тәкъдим итте: Руслан Айсин, Лилия Чанышева, Минзәлә Яхина, Нурулла Гариф, Раил Гатауллин, Лилия Сагидуллина һәм башкалар.

Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык сайтында, безнең Вконтакте сәхифәсендә, Telegram каналында, Instagram-да танышып була.

Укучыларыбызны Яңа ел белән тәбриклибез, 2023 елда да татар-башкорт дөньясында лаеклы шәхесләр булсын!

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG