Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов – 2017 ел шәхесе


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Азатлык Яңа елга 10 көн вакыт кала 2017 елда татар-башкорт дөньясында милли мәнфәгатьләр, тел, хокуклар өчен көрәшкән шәхесләрне барлап, укучыларга алар өчен тавыш бирергә чакырган иде. Сайттагы тавыш бирүдә башкорт активистлары җиңсә, Вконтактеда укучыларыбыз элекке мәгариф министрын сайлады.

Азатлык сайтында һәм Вконтакте сәхифәсендә татар-башкорт дөньясында 2017 елның шәхесләрен сайлау буенча тавыш бирү оештырылды. Ел азагында тавыш бирүгә нәтиҗә ясыйбыз.

Тавыш бирү Азатлык сайты һәм Вконтакте сәхифәсендә барды. Ике платформада барлыгы 3,4 меңнән артык кеше катнашты. Cайтта һәм Вконтактедагы тавышларны кушсак, иң күп тавышны (1,1 меңнән артык, 33,6 процент) Татарстанның элекке мәгариф министры, хәзер Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгел Фәттахов җыйды.

Икенче урынны татар теле теле сәгатьләрен кыскартудан баш тарткан, татар теле өчен мәхкәмәдә көрәшкән СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков (860лап тавыш, 25,9 процент) алды.

Өченче урынга Азатлык укучылары (610лап кеше, 18,5%) "Башкорт" яшьләр оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасовны чыгарды.

Җырчы​ Элвин Грейга да шактый күп тавыш бирелде (460лап кеше, 14 процент).

Сайтта һәм Вконтакте тавыш бирүдә җиңүчеләр төрлечә булды. Әйтик, Азатлык сайтында тавыш бирүдә иң күп тавыш "Башкорт" яшьләр оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасовка бирелде (35 процент). 23 процент белән икенче урынны Павел Шмаков алды, өченче урынны (19 процент) укучылар җырчы​ Элвин Грейга бирде.

Азатлыкның Вконтакте сәхифәсендә исә җиңүне Энгел Фәттахов яулады. Аның өчен 900дән артык кеше тавыш бирде (42.5 процент). 26.4 процент белән икенче урынны – Павел Шмаков (560тан артык тавыш), өченче урынны Элвин Грей (10 процент, 200дән артык тавыш) алды.

Error rendering VK.

Башкорт активистлары Вконтакте сораштыруында 7.4% белән дүртенче урында. Сораштыру астында шәрехләрдә шулай ук ел шәхесләре дип Руслан Айсин, Руслан Нагиев, Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗи, Тәбрис Ярулинны да атау тәкъдимнәре күренде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG