Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 ел шәхесе. Татар-башкорт дөньясы


Азатлык 2017 елда татар-башкорт дөньясында милли мәнфәгатьләр, тел, хокуклар өчен көрәшкән шәхесләрне барлады.

Энгел Фәттахов – Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән урыс теленнән кала милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдыру сәясәте башлангач, ул вакытта Татарстан фән һәм мәгариф министры булып эшләгән Энгел Фәттахов, татар телен ана теле буларак та, дәүләт теле буларак та республикада укытуны кануннарга һәм Конституциягә нигезләнеп яклаган, Русия мәгариф министрлыгы белән бу мәсьәләдә уртак тел табарга омтылган җитәкче булды. Татар җәмәгатьчелеге, галимнәр Фәттахов министр вазифасында булган вакытта милли мәгарифне үстерүдәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Павел Шмаков – СолНЦе мәктәбе мөдире, Казан

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Шмаков – Казанда татар телен саклап калу өчен хокукый рәвештә көрәшкән бердәнбер мәктәп мөдире булды. Татарстанда прокуратура тикшерүләре башланып, татар телен укыту ата-аналар теләгенә калдырылгач та Шмаков укыту планын үзгәртүдән баш тартты.

Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко, "прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен", Шмаковка административ эш ачу турында хәбәр итте, аның мәктәбен 90 көнгә ябу белән янадылар. Шмаков прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә бирде. Сәләтле балалар өчен әлеге мәктәп 2013 елда ачылган иде.

Гөлзифа Бакиева – галимә, филология фәннәре кандидаты, Тубыл

Гөлзифа Бакиева
Гөлзифа Бакиева

Төмән хакимияте себертатарларның аутентик үзенчәлеге сакланган, үз көнкүрешләрендә халыкның элек-электән килгән кәсебе, табигый байлыклары белән гармониядә яшәгән Әремцән авылында целлюлоза-кәгазь комбинаты корырга ниятләгәч, Гөлзифа ханым экологик яктан зыянлы бу корылма төзелешенә каршылык чараларын оештыруның башында торды.

Ул халыкка, инвесторга, Русия җитәкчелегенә 2-3 мең кешелек комбинат эшли башласа, үзенчәлекле авылның юкка чыгачагын дәлилли алды. Бакиеваның 2017 елда "Себертатар теленең тематик сүзлеге" китабы басылып чыкты.

Фаил Алчынов, Руслан Габбасов – "Башкорт" яшьләр оешмасы җитәкчеләре, Уфа

Фаил Алчынов (с), Руслан Габбасов
Фаил Алчынов (с), Руслан Габбасов

"Башкорт" оешмасы федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешүгә ирешү, туган телләрне тиешле дәрәҗәдә укытуны хәл итү өчен Русиядәге милли республикалар вәкилләре белән берлектә шура булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ана телләренә карата басым башлангач та, әлеге оешма республикада каршылык чаралары оештыруның башында торды.

Әлеге оешма башкорт халкының милли мәнфәгатьләрен якламаганга республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка ышанычсызлык белдерү флешмобын оештырды.

Чулпан Хәмидова, Айназ Мөхәммәтҗанов, Гөлчәчәк Вәлиева, Айсылу Галиева – "Татар ата-аналары" төркемен оештыручылар

Татарстан мәктәпләрендә тикшерү эшләре башлаганнан соң "Вконтакте" челтәрендә "Татар ата-аналары" төркеме оешты. Кыска вакыт эчендә төркемгә 10 меңнән артык кеше җыелды. Әлеге төркем татар теле дәүләт теле буларак Татарстанда мәҗбүри укытылсын, республикада җитәрлек күләмдә татар мәктәпләре булсын, БДИны татарча тапшыру мөмкинлеген булдыру кирәк дип Русия президенты Владимир Путинга, хакимият оешмаларына йөзләп хат-мөрәҗәгатьләр җибәрде. Татар телен мәҗбүри укытуны яклаган мөрәҗәгатькә меңнәрчә ата-ана имзасы җыелды.

Айрат Фәйзрахманов –​ тарих фәннәре кандидаты, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Айрат Фәйзрахманов ана телен ихтыяри укытуга калдыру шаукымы көчәя башлаганда, Татарстанның мәгълүмат чараларында татар телен статусын яклап күпсанлы язмалар чыгарды, халык алдында ачыктан-ачык телне яклаган җәмәгать эшлеклеләрнең берсе булды.

Яшьләр форумы иҗтимагый оешмалардан беренчеләрдән булып татар телен укытуны яклаган мөрәҗәгать бастырды. Татар телен яклауга митингка рөхсәт алынмаган хәлдә, Татарстан хакимияте бу датаны артык билгеләмәгән вазгыятьтә 6 ноябрь көнне форум Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган концерт үткәрде. Татар телен заманча укыту, татар мәгарифенә багышланган конструктив тәкъдимнәр белән "Акыл фабрикасы" чараларын оештыручыларның берсе булды.

Элвин Грей (Радик Юльякшин) – җырчы, Уфа

Элвин Грей
Элвин Грей

Татар-башкорт җыр дөньясында стадионнар җыйган Радик Юльяшкин ана телләренә басым көчәеп, күп кенә түрәләр тел өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш дип белдергән вакытта, 2017 елның октябрендә: "Татарстанда татар теле, ә Башкортстанда башкорт теле мәктәпләрдә укытылырга тиеш. Өйдә һәм гаиләдә сөйләп кенә ана телен саклап калып булмый", дип белдерде.

Аңа кадәр, 9 сентябрьдә, Юльякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен бирелгән көнне ул: "Безнең башкорт теле яшәргә тиеш, безнең яшьләр ул телне белергә тиеш һәм укырга, өйрәнергә тиешләр”, дип тә белдергән иде.

Хөрмәтле укучылар, сез шушы шәхесләр өчен тавыш бирә аласыз. Башка тәкъдимнәрегез булса, форумда яза аласыз.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG