Accessibility links

"Башкорт" оешмасы интернетта Хәмитовка каршы флешмоб башлады


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

22 август "Башкорт" җәмәгатьчелек оешмасы интернет челтәрендә республикадагы милли сәясәткә каршы флешмоб башлады. Анда катнашучылар Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның "башкорт телен дәүләт теле буларак бетерүенә" ризасызлык белдерә.

Флешмоб "Башкорт" оешмасының Вконтакте челтәрендәге төркемендә башланды. Ул "Рөстәм Хәмитов – башкорт телен үтерүче" дип атала. Анда катнашучылар Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның "башкорт телен дәүләт теле буларак бетерүенә" каршы ризасызлык белдерә. Хәмитов сәясәтенә тәнкыйть белдергән һәм аны урыныннан китәргә чакырган өндәмәләр интернет челтәре аша таратыла.

Error rendering VK.

"​Башкорт" оешмасының җитәкчесе Фаил Алчынов Азатлыкка башкорт теленең бүгенге хәле һәм бу чара уңаеннан фикерләрен белдерде.

“Кызганычка каршы, бүген башкорт халкына каршы басым бара. Ул республика җитәкчесе итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнү белән башланды һәм менә инде җиде ел буе дәвам итә.

Бүген башкорт халкына каршы басым бара. Ул республика җитәкчесе итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнү белән башланды

Бүген республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае бар. Аларның барлык эше Сабантуй бәйрәмнәре һәм концертлар уздыру. Халыкны һәм республиканы яклап бернинди эш тә алып бармыйлар. Ничә еллар, ничә гасырлар буе безнең халык мөстәкыйльлек өчен җан аткан, көрәшкән. Без, киресенчә, булганнарын югалтабыз. Атап әйткәндә, соңгы елларда президент атамасын алып ташлауны мисал итеп китерер идем. Без аңа каршы чыктык, ә Бөтендөнья башкортлары корылтае аңа яклау белдерде.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Соңгы көннәр мисалына килгәндә, башкорт телен югары сыйныфларда үз теләкләре белән, ихтыяри укыту башлангычы алга сөрелә. Без моңа каршы. Республикада ике дәүләт теле бар - урыс теле һәм башкорт теле. Башкорт теле һич кенә дә урыс теленнән ким түгел. Безнең телебез, милләтебез, киләчәгебез, мәдәниятебез яшәсен өчен мәктәпләрдә тулы рәвештә башкорт теле мотлак укытылырга тиеш.

Башкорт телен югары сыйныфларда ихтыяри укыту башлангычы алга сөрелә. Без моңа каршы

Безгә моның белән риза булмаучылардан бик күп хатлар килә. Рәсми телевидение, радио, гәзит-журналларга халык ышанмый. Хәмитовка каршы узган соңгы урам җыенын гына алыйк, ул хакта беркайда да мәгълүмат булмады. Бары тик интернет аша гына халыкка дөреслекне җиткерә алабыз.

Без Рөстәм Хәмитов алып барган сәясәткә каршы. Бүген башланган флешмобта инде биш йөздән артык кешедән хуплау алынды, ике йөз кеше бу хәбәрне күчереп бастырды. Бу безнең дөрес юлда булуыбыз турында сөйли", диде Фаил Алчынов.

Ул шулай ук “Башкорт” оешмасының Хәйбулладагы бүлекчәсе рәисе Буранбай Аскаров һәм Ишембай бүлекчәсе рәисе Юлай Аралбаевның Рөстәм Хәмитовка каршы урам җыеныннан соң вазифаларыннан алынуларын да әйтте.

"Башкорт" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов Татарстан белән Мәскәү арасында шартнамәнең яңартылмавына борчылу да белдерде.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

“Соңгы елларда Русиядәге милли республикаларны бетерү бара. Безне губерна, телебезне кухня теле итеп калдырырга тырышалар. Милли зыялылар битарафлык күрсәтә. Шул ук депутатлар халыкны якламый. Республиканың Конституция мәхкәмәсе президент атамасын алып ташлауны яклады. Дөнья башкортлары корылтае рәисе Әмир Ишемгулов башкорт телен мәҗбүри укытуны бетерү кирәклеген белдерде.

Казан белән Мәскәү арасында шартнамә төзелмәүгә дә борчылу белдерәбез. Без аларга тиңләшергә тырыша идек. Аларның югалтулары безнең дә өметләрне чигерә

Башкорт теле башкорт куллары аша бетерелә. Хәтта республика оешуының 100 еллыгын да халыктан урлыйлар. Башкорт шурасы 1917 елда оештырган республиканы совет власте белән 1919 елда төзелгән килешүдән алып кына исәплиләр. Зәки Вәлиди бу республиканы төзүгә күп көч салган. Аңа һәйкәл кую өчен имза җыйдык, һаман акча булмауга сылтанып ул кичектерелеп килә. Ә бит бүген республика хакимиятендә утыручылар ул төзегән республика белән идарә итә.

Татарстан белән Русия арасында шартнамә төзелмәүгә дә борчылу белдерәбез. Без аларга тиңләшергә тырыша идек. Аларның югалтулары безнең дә өметләрне чигерә. Ләкин өмет тулысынча бетмәгән. Канунлы юллар белән барлык милли республикалар, милләтләр үз мәнфәгатьләре өчен көрәшер дип уйлыйм”, диде Руслан Габбасов.

XS
SM
MD
LG