Accessibility links

Кайнар хәбәр

БСТның туры эфирында Рөстәм Хәмитовны вазифасыннан китәргә өндәделәр


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстанның БСТ дәүләт каналы җитәкчелеге моны яман ниятле кешеләр башкарган дип аңлатты.

21 август көнне Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка вазифасыннан китү тәкъдиме яңгырады. "Бер-ике-өч, Хәмитов, кит!" ("Раз-два-три, Хамитов, уходи!") сүзләре җанлы эфирда яңгырады.

Әлеге аудиоязма Хәмитовка каршы митингта яздырылган. Аудио торак-коммуналь темасына тапшыру азагында яңгыраган.

Телеканал җитәкчелеге фикеренчә, "яман ниятле кешеләр, каналның саклау системын узып, хәбәрләрдәге сюжет тавышы трегын махсус үзгәрткән".

Телеканал бу хәлне тикшерүне сорап тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр иткәнчә, 22 август иртәсендә канал офисында УФСБ хәзмәткәрләре эшләгән.

Башкортстанда берничә тапкыр республика башлыгы Рөстәм Хәмитовны вазифасыннан китәргә өндәп урам җыены узды. Соңгысы 20 июль Уфада булды.

XS
SM
MD
LG