Accessibility links

Тормыш начараю өчен Уфада Хәмитовны гаепләделәр


Уфада Рөстәм Хәмитовка каршы урам җыены
Уфада Рөстәм Хәмитовка каршы урам җыены

Уфада "Башкорт халкы конгрессы" республика башлыгына каршы оештырган чарада соңгы елларда халыкның тормышы начараю өчен Рөстәм Хәмитов гаепле дип игълан ителде.

20 июль Уфада республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка каршы урам җыены узды. Башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйдан тимер коймалар белән уратып алынган, ул гына да түгел, халык күзенә күренмәсен өчен, зур йөк машиналары тезеп куелган иде. Төрле исәпләүләргә караганда, чарада 400-600 кеше катнашты.

Кулларда "Мәктәпләрне ябу – авылны үтерү!", "Мәгарифне халык күзәтүенә!", "Җиде елда бер мең балалар бакчасы ябылды!", "Туйдырды!" һәм шундыйрак эчтәлектәге башка шигарләрне күрергә була иде.

Митингка җыелучыларны башкорт милли көйләре каршы алды. Кеше җыелган арада "Курайчы" төркеме, Башкортстанның халык артисты, атаклы курайчы Роберт Юлдашев, Оренбурдан килгән җырчы Юлия Мәрдәншина һәм башка сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Митингны оештырган "Башкорт халкы конгрессы"н җитәкләүче, вазифасын югалткан табиб Фиргать Бәйрәмголов Хәмитовның үз урынында калуы бары тик Русия президенты Владимир Путинның халык арасында абруе бик югары булганга күрә генә мөмкин булды дип сөйләде.

Уфада Хәмитовка каршы митинг узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:34 0:00

"Рөстәм Хәмитовның вазифасына килүенә 7 ел вакыт узды. Ул узган бу вакытта ышанычны аклый алмады. Икътисад түбәнгә тәгәрәде, тормыш дәрәҗәсе көннән-көн начарая бара, авыллар юкка чыга, ришвәтчелек котыра. Бөтен тармакта да юкка чыгу, түбән тәгәрәү күзәтелә. Республикада милли һәм динара киеренкелек арта. Башкорт халкына карата кысулар бара, җитәкче урыннарда эшләүчеләр урыннарыннан алына. Без бу хәлнең дәвам итүенә юл куя алмыйбыз. Хәмитов урыныннан китәргә тиеш!"

"Башкорт халкы конгрессы" җитәкчесе чарада спорт федерацияләре, "Стоп Кроношпан" хәрәкәте вәкилләре, башкорт, урыс, татар, чуаш һәм мари җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнашуын белдерде. Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре арасында Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов, милли-мәдәни мохтәрият рәисе урынбасары Илдар Габдрафыйков, татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Таһир Ахунов, күренекле шагыйрь Фәрит Габдрәхим дә бар иде.

"Стоп Кроношпан" хәрәкәте вәкиле Вера Попова республикадагы тирә-як мохитнең пычратылуы турында сөйләде. Башкала янында эчәр суны һәм һаваны агулаган "Кроношпан" заводының кануннарны бозып төзелүен әйтте. Кроношпанны Рөстәм Хәмитовның узган 7 елда ачкан бердәнбер җитештерү корылмасы дип атады.

Балалар үлеме, аеруча, бер яшькә кадәр сабыйлар үлеме арта. Оптимизация сылтавы белән хастаханәләр һәм дәваханәләр ябыла һәм берләштерелә

Сәламәтлек саклаучылар исеменнән Хәлил Мостафин һәм Фәнил Шамигулов чыгыш ясады. Мостафин сәламәтлек саклау өлкәсендәге булдыксызлык һәм башбаштаклык турында сөйләде: "Республика сәламәтлек саклауда түбән тәгәрәвен дәвам итә. Үлүчеләр саны арта. Балалар үлеме, аеруча, бер яшькә кадәр сабыйлар үлеме арта. Оптимизация сылтавы белән хастаханәләр һәм дәваханәләр ябыла һәм берләштерелә. Авылларда фельдшер-акушер пунктлары бетерелә. Хәзер авыл халкы табибка күренү өчен район үзәгенә йөрергә мәҗбүр. Барлыгы 139 авылда фельдшер-акушер пунктлары ябылды."

Башкортстанның элекке сәламәтлек саклау министры Фәнил Шамигулов Уфада хастаханәләрне берләштерү, республикадагы шифаханәләрне хосусыйлаштыру турында сөйләде: "Рөстәм Хәмитов урынына килү белән сәламәтлек саклау өлкәсендә абруйлы җитәкчеләрне урыннарыннан ала башладылар. Хәбәрләргә караганда, ниндидер комиссия "ярамаган кешеләр"дән тазарту эшләре алып бара. Нәтиҗәдә абруйлы баш табиблар эшләреннән алынды. Алар арасында 18нче, 5нче, 21нче хастаханә җитәкчеләре һәм башка кешеләр бар.

Республикадагы 10 шифаханә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләндерелде. Бүген аларны сату, үзләштерү бара. Сәламәтлек саклау тармагы җимерелеп бара. Эшләр болай дәвам итсә, ул бик куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Сәламәтлек саклау тармагын бу көнгә төшергән Рөстәм Хәмитов урынында кала алмый. Ул китәргә тиеш!”

Спорт федерациясе вәкилләре дә чыгышларында үз тармакларындагы проблемнар турында сөйләде. Хоккей федерациясе җитәкчесе Александр Николаев: "Балаларны спортка әзерләү бетте. Без елына хоккейга 2,5 миллиард сум акча түгәбез. Ә үзебезнең спортчыларны әзерләмибез. Бездәге фин спортчылары саны гына да бишкә җитте. Үзебезнең спортчылар өчен җан атмагач, аның ни кирәге бар?!”

Чыгыш ясаучылар арасында татар җәмәгатьчелеге вәкиле Таһир Ахунов та бар иде. Ул сүзен Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булса да, чарада оешма исеменнән катнашмавын, шәхсән үз исеменнән чыгыш ясавын әйтүдән башлады: "Республиканың элекке җитәкчесе Мортаза Рәхимов Рөстәм Хәмитовны үз урынына калдырганда "бу үзебезнең егет" дигән иде. "Үзебезнең егет" җиде ел эчендә төзелеш тармагын җимерде.

Юл төзү ил күләмендә көлеп сөйли торган тармакка әйләнде. Рөстәм Хәмитов Уфа - Һава аланы юлын үз күзәтүгә алачагын белдергән иде. Нәтиҗәдә ул юлның торышы ШОС һәм БРИКС саммитларына кунакларны кабул иткәндә үк адәм көлкесенә әйләнде. Аны ел саен ямау, төзәтү эшләре бара.

Сөт башкаласы соя сөтен куллана

Башкортстан башкаласын "үзебезнең егет" Русиянең сөт башкаласы дип атады. Республикада фермалар бетерелә, савым сыерлар саны бик аз калды, сөт азыклары бары тик шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар тырышлыгы белән генә берникадәр әзерләнә. Сөт эшкәртү заводлары ябылды, булганнарында читтән китерелгән чималлар кулланыла. Сөт башкаласы соя сөтен куллана. Рөстәм Хәмитов минем яшьтәшем. Мин яшьтәшемнән урыныннан китүен сорыйм!"

Эшләр болай барса, без губерна булып калачакбыз

Чарада иң кызу чыгышларның берсен "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов ясады: "Соңгы җиде елда башкорт халкы артка тәгәри. Рөстәм Хәмитов җитәкчелек иткәндә Фәнзил Әхмәтшин һәм Айрат Дилмөхәммәтов ирекләреннән мәхрүм ителде. Республика җитәкчесе башкорт милләтеннән түгел. Республика парламентында да татарлар утыра. Республикага исем бирүче халык вәкилләре эшләреннән алына, эзәрлекләнә. Президент атамасы бетерелде, эшләр болай барса, без губерна булып калачакбыз. Рөстәм Хәмитов урыныннан китәргә тиеш!"

Чарада катнашучылар һәрбер чыгыш саен күмәкләп "Хәмитов, кит!" дип кычкырды. Ахырда игълан ителгән резолюциядә Рөстәм Хәмитовка урыныннан китү таләбе куелды. Шунда ук республика башлыгына каршы имза җыю да башланды.

Хәмитовка каршы җыен күренешләре Азатлык фотогалереясендә

XS
SM
MD
LG