Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яңа асфальт юл саммитларга кадәр үк эрегән


Уфада саммитлар өчен салынган асфальт юл эрегән
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

Уфада саммитлар өчен салынган асфальт юл эрегән

Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан шәһәр белән һава аланы арасында салынган асфальт юл эсседә эреп машина көпчәкләренә урала.

Уфада ике атнадан ачылачак ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында берничә атна элек кенә Уфа белән һава аланы арасында салынган асфальт юл инде эреп ватылган.

22 июльдә бу юлдан узучы кешеләр 40 дәрәҗәгә җиткән эсселектән эрегән асфальтның машина көпчәкләренә уралуын видеога төшергән. Бу видеоларны һәм фотоларны хәзер социаль челтәрләрдә күреп була.

"Югары температура нәтиҗәсендә юка асфальт катламы йөк машиналары авырлыгына чыдый алмыйча "гармун кебек уйный" башлый. Саммит алдыннан кызык булачак", дип яза ВКонтакте челтәрендә Дим Булатов.

Уфа шәһәре хакимияте көннәр кызу булу сәбәпле юлларга суны гадәттәгедән ешрак сибүен белдерә. Салкын су сибеп тору асфальтның эрүен киметер дип өметләнәлә һәм тиз арада юлларны төзәтергә җыенуын белдерә шәһәр хакимияте.

Синоптиклар алдагы ике атнада да көннәрнең эссе булачагын белдерә.

XS
SM
MD
LG