Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзил Әхмәтшин дүрт ярым елга иректән мәхрүм ителә


Фәнзил Әхмәтшинны яклаучылар
Фәнзил Әхмәтшинны яклаучылар

Уфа районы мәкхәмәсе рөхсәтсез наркотик ташуда гаепләнгән җәмәгать эшлеклесе Фәнзил Әхмәтшинны 4 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин 4 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Бу хакта карар 28 март көнне Уфа районы мәкхәмәсендә чыгарылды. Фәнзил Әхмәтшин гомум тәртиптәге холык төзәтү колониясенә озатылырга тиеш.

Фәнзил Әхмәтшин 2011 елның 29 ноябрендә Уфа һава аланында кулга алынган иде. Ул чакта Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Сомали балаларына ярдәм итү максатыннан чит илгә сәфәр кыла. Шуннан кайтып төшкәч аны иминлек хезмәте вәкилләре тоткарлый. Аның әйберләрен тикшергәндә, арка янчыгында әфьюн табылды дип белдерде куәт оешмалары хезмәткәрләре. Шуннан соң тикшерү бүлегенә озатылды Фәнзил әфәнде. Шул вакыттан бирле һаман тикшерү эшләре барды һәм берничә тапкыр мәхкәмә утырышы да булды.

Атнакич Уфа районы мәхкәмәсе утырышының соңгысы булды. Анда Фәнзил Әхмәтшинга карата хөкем карары бәян ителде. Илгә канунсыз төстә әфьюн кертүдә һәм дини, милли юнәлештәге коткы таратуда гаепләнә ул. Фәнзил әфәнде үзе барлык гаепләүләрне дә кире кага. Шуңа да карамастан, мәхкәмә гаепләүчесе аны дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Прокурор башта аны алты елга ирегеннән мәхрүм итү таләбен куйган иде. Әлегә хөкем карары көченә кермәгән. Фәнзил Әхмәтшинның ун көн эчендә бу карарга каршы ризасызлык белдерү хокугы бар.

Фәнзил Әхмәтшин кулга алыну белән үк, кайбер башкорт милли оешмалары, шул исәптән, Бөтендөнья Башкорт корылтае, “Күк бүре” оешмасы һәм кайбер башкалар аны яклап урам җыеннары, пикетлар да оештырды. Соңгы мәхкәмә карарына ризасызлык белдереп тә каршылык чарасына чыгарга җыенуларын әйтә бу оешмалар вәкилләре. Фәнзил Әхмәтшинны яклаучы адвокат хәзер кассация шикаяте әзерли. Димәк, бу эшне кабат карау һәм яңа мәхкәмә утырышлары да булырга бик мөмкин.
XS
SM
MD
LG