Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзил Әхмәтшинны яклап мөрәҗәгать кабул ителде


Фәнзил Әхмәтшин
Фәнзил Әхмәтшин

Бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының яшьләр идарәсе җитәкчесе һәм дини әйдәман Фәнзил Әхмәтшинны яклап мөрәҗәгать кабул итте. Фәнзил Әхмәтшин Сомалидагы мохтаҗларга хәйрия ярдәме илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде.


Бу Фәнзил Әхмәтшинны яклап үткәрелгән беренче чара түгел. Аны яклап Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты бер мөрәҗәгать кабул иткән иде инде. Мөрәҗәгать республика прокуроры, югары мәхкәмә рәисе һәм иминлек хезмәтенең республика бүлекчәсе башына күндерелгән иде.

Фәнзил Әхмәтшинны яклап каршылык чарасы да узганы бар. Сүз 11 декабрь Уфада үткән пикет турында бара. Ул чараларның нәтиҗәсе булмау сәбәпле, чираттагы мөрәҗәгать кабул ителде. Башкортстанның көч структураларына каршы юнәлтелгән ул мөрәҗәгать Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага җибәрелде.

Мөрәҗәгатьтә Фәнзил Әхмәтшинның республиканың мөселман яшьләре җыйган 60 мең долларга Сомалидагы мөселманнарга азык-төлек илтүе, кайтканда Кения, Төркия чикләрендә, шулай ук Уфа һава аланында тикшерү үтүе, аннан кабат өстәмә тикшерүгә алып керүләре әйтелә. “Кабат тикшерү үткән бүлмәдә Фәнзил Әхмәтшин намаз укыган. Ул вакытта әйберләрен күзәтә алмаган. Аның белән тагын бер Таҗикстан ватандашы да булган. Намаз укып беткәннән соң әйберләрен тикшергәндә, грамм ярым әфьюн табылган. Фәнзил Әхмәтшинны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе наркотиклар контрабандасы өчен тоткарларга карар чыгарган.”

Мөрәҗәгатьтә Фәнзил Әхмәтшинның “Аек Башкортстан” хәрәкәте төзүе, “Аек авыл” республика бәйгесе үткәрүе, тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманиягә каршы көрәшнең алдынгы сафларында баруы әйтелә. Мөрәҗәгать: “...җәмәгатьчелек алдында ясалган мондый башбаштаклык көч структураларының имиджын төшерә. Уйлап чыгарылган җинаять эше белән кулга алынган Фәнзил Әхмәтшинны азат итүләрен таләп итәбез! Сездән Фәнзил Әхмәтшинның әйберләренә наркотик ташлаучыларга карата җинаять эше ачуыгызны сорыйбыз”, дигән юллар белән тәмамлана. Әлеге документны өч дистәгә якын башкорт зыялылары имзалаган. Алар арасында билгеле галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләре бар.
XS
SM
MD
LG