Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мөселманнарны яклау чарасы үтте


Мөселманнарны яклау чарасы, Уфа, 17 март 2013
Мөселманнарны яклау чарасы, Уфа, 17 март 2013

17 март Уфада каршылык чарасы узды. Ул башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда үтте. Пикетның төп темасы - мөселманнарны яклау иде.

Әлеге пикет ике сәбәп уңаеннан узды. Беренчедән, башкорт милли һәм дини активисты Фәнзил Әхмәтшин берничә ил чиген узганнан соң Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте аннан опиум табылуын хәбәр итте. Рәсми булмаган чыганаклар исә Фәнзил намаз уку алдыннан тәһарәт алу өчен махсус бүлмәгә кереп киткән вакытта биштәренә наркотик салганнар дип хәбәр итә. Фәнзилгә Уфада мәхкәмә утырышлары башланды. Аңа прокуратура алты ел ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Икенчедән, өч мөселман хатын-кызларының йортында тыелган басмалар табылуы уңаеннан дип аларга җинаять эше ачылган иде.

Фәнзил Әхмәтшин
Фәнзил Әхмәтшин
Чарада ике йөзгә якын кеше катнашты. Кулларда “Мөселман хатын-кызлардан кулыңны ал!”, “Исламга чакыру җинаять түгел!”, “Җинаять эшләрен фальсификацияләүне туктатыгыз!”, “Мөселманнарны канунсыз эзәрлекләүне туктатуны таләп итәбез!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Пикет оештыручылар хакимияткә кат-кат мөрәҗәгать итеп тә гел каршылыкка очрап килгәннәр, чараның булачагы бер көн алдан гына билгеле булган һәм ул хакта мәгълүмат та булмады. Шуңа журналистлар да юк дәрәҗәсендә иде.

Чараны оештыручы кеше хокуклары яклаучы Әльмира Жукова: “Әгәр кешене экстремистлыкта гаеплиләр икән, аңа кире каккысыз дәлилләр булырга тиеш. Монда андый дәлилләр юк. Ул уйлап чыгарылган җинаять эше. Шуңа без федераль дәрәҗәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакбыз”, дип ирештерде.

Пикетта резолюция кабул ителде. Анда Фәнзил Әхмәтшинны иреккә чыгарырга, мөселманнарны канунсыз эзәрлекләүне туктатырга таләп ителгән.
XS
SM
MD
LG