Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия оешмасы Фәнзил Әхмәтшинның кулга алынуын тәнкыйтьләде


 Фәнзил Әхмәтшин Сомалида
Фәнзил Әхмәтшин Сомалида

Төркиянең IHH хәйрия оешмасы Сомалидән кайткан Фәнзил Әхмәтшинның тоткарлануына ризасызлык белдерде. Оешманың рәсми вәкиле “Азатлык”ка белдергәнчә, IHH Африкага 70 мең доллар ярдәм җибәргән хәйрияченең кулга алынуын “мантыйксыз” һәм “алдан оештырылган гамәл” дип бәяли.


Төркиянең танылган хәйрия оешмасы IHH (İnsan Hak ve Hürriyetleri – “кеше хокуклары һәм иреклеге”) Башкортстан корылтае рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшинның тоткарлануына һәм аны “наркотик контрабандасы”нда гаепләүгә ризасызлык белдерде. Әхмәтшин аша Русия мөселманнарыннан җыелган 70 мең долларлык ярдәмне Сомалига юнәлткән IHH башкорт хәйриячесенең үзен дә Африкага җибәргән иде.

Истанбулда IHH оешмасы офисы
Истанбулда IHH оешмасы офисы
Фәнзил Әхмәтшин иптәше Илшат Гатиятуллин белән бергә Уфадан Истанбулга килә. IHH оешмасы офисына барганнан соң, берничә төрек хәйрияче-волонтер һәм табиб белән бергә Кениягә оча. Аннан Кения-Сомали чигендәге Дадааб лагерына килә. Берничә көнлек хәйрия акциясе кысаларында башкорт активистлары авыр хәлдә булган Сомали халкына һуманитар ярдәм, дөге, кирәк-яраклар өләшә.

29 ноябрьдә хәйриячеләр Истанбул аша Уфага кайткач, һава аланындагы тикшерүләрне уза. Шуннан соң Әхмәтшинны махсус хезмәт вәкилләре аерым бүлмәгә алып керә һәм тентү уздыра. Тентүчеләр активистның сумкасында 1,5 грамм әфьюн таба. Аннан соң Әхмәтшин наркотик контрабандасында гаепләнеп кулга алына. Хәйрияче үзе һәм аның адвокаты наркотикны сумкага тентүчеләр үзләре салды дип белдерә.

“Бу – провокация”

Әхмәтшинның кулга алынуы һәм аңа карата гаепләүләр турында IHH вәкилләре интернеттагы хәбәрләрдән белгән. “Бу вакыйгаларның чынбарлыкка туры килүенә ышанып булмый”, диде IHH матбугат сәркатибе Самәт Доган “Азатлык”ка. “Ниндидер оешманың вәкиле булып барган кешенең наркотик алып чыгуы мантыйксыз”, – дип дәвам итте IHH вәкиле. – Оешма исеменнән гамәл кылган кеше моны эшли алмас”.
Башкорт хәйриячеләрнең сәфәр чыгымнарын IHH каплады, Африкада да алар оешманың махсус билгеле киемнәрен киеп эшләгән иде.

Доган Әхмәтшинның Башкортстанда эчүчелек, тәмәке тарту һәм наркоманиягә белән көрәшү кампанияләрен оештырганын да белә. “Наркоманиягә каршы көрәшүченең наркотик алып чыгуы гомумән мантыйкка туры килми”, ди IHHның матбугат сәркатибе.

Әхмәтшин Африкадан Башкортстанга Төркия аша кайта һәм сәфәрнең нәтиҗәләрен хәбәр итү өчен кабат IHH офисына килеп китә. “Истанбул һава аланында һәм чикләрендә тикшерү бик көчле, аеруча наркотик мәсьәләсендә”, ди Самәт Доган. Аның сүзләренчә, Истанбулда чит ил кешесенең нароктик табып, аны Русиягә алып чыга алуы мөмкин түгел. “Җитмәсә, Фәнзил төрекчә дә белми бит, ничек ул монда наркотик тапсын? Бу – парадокс”, ди IHH вәкиле.

Доган шулай ук 1,5 грамм әфьюн табу наркотик контрабандасы оештыруда гаепләүгә җитәрлек түгел дигән фикердә. “Контрабанданы 1,5 грамм белән оештырмыйлар бит инде. Монда да бик күп сораулар туа”, ди Доган. “Аны үзе өчен алган булса, аның наркотик куллануын тикшерергә кирәк. Медицина тикшеренүе аның наркотик кулланмавын дәлилләр, бар нәрсәгә нокта куяр”, дип дәвам итә ул.

IHH оешмасының матбугат сәркатибе Самәт Доган фикеренчә, Фәнзил Әхмәтшинга карата гаепләүләр алдан ук оештырылган.

“Бу – тулаем бер провокация. Әхмәтшинның актив иҗтимагый эшчәнлегенә зыян китерер өчен яки нокта куер өчен эшләнгәндер бу эш”, дип белдерде Доган. Аның фикеренчә, бу гаепләүләр Әхмәтшинга алдан ук әзерләнгән. “Гаепсез кешегә гаеп тагу шулай эшләнелә. Бу бит “классик технологияләр”, дип нәтиҗә ясый IHH оешмасы матбугат сәркатибе Самәт Доган.

Фәнзил Әхмәтшин кулга алынганнан соң язган хатында Русия мөселманнарыннан җыелган 70 мең долларны Сомалига нигә нәкъ IHH оешмасы аркылы җибәрүенең сәбәпләрен дә аңлата. “Әлеге оешма Газзәгә һуманитар ярдәм алып барган “Азатлык флотилиясе”нә Израил гаскәрләре һөҗүм иткәннән соң һәм анда IHH волонтерлары үтерелгәч таныла башлый. IHH вәкилләре инде күптәннән дөньяның төрле нокталарында эшли, бәла-казага дучар булган халыкка ярдәм итәләр. Сомалига корылык килгәч тә, алар анда ярдәм итү системын оештырдылар”, ди Әхмәтшин үзенең хатында.


IHH (İnsan Hak ve Hürriyetleri) – Хөкүмәттән бәйсез төрек оешмасы, 1992 елда барлыкка килә һәм бүгенге көндә дөньяның йөзгә якын илендә һуманитар ярдәм күрсәтү эшчәнлеген алып бара. БМО, Кызыл хач, Кызыл ай кебек оешмалар белән хезмәттәшлек итә.
XS
SM
MD
LG