Алар Төркия телевидениесендә чыгыш ясаган. Моңа кадәр аларның Европа буйлап туры булмый калды. Артистлар моны аларга виза бирмәүләре белән аңлатты.
Чарада Габдулла Тукай, Йосыф Акчура, Һади Атласи искә алынган, аларның рухларына дога кылынган.
"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.
Аның җеназасында җирле татар-башкортлар да катнашты, Татарстанның рәсми вәкилләре дә булды.
Ярышта Казаннан кунак буларак «Тәмле булсын!» рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәинова белән пешекче Айрат Хөснетдинов катнашты.
Финанс алдауларда, финанс пирамидалар оештыруда гаепләнгән Миндиярова Төркиядә, ул тикшерү изоляторында тотыла. Моңарчы Төркинең Югары мәхкәмәсе экстрадицияләү эшен яңадан карарга кушкан иде.
Бу тарихи вакыйганы Истанбулдагы университетта искә алып, махсус фәнни конференция уздырылды. Татарстаннан галимнәр килә алмаган.
Түбәндәге мәхкәмә эшне яңадан карарга тиеш булачак. Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, "җинаятьнең авырлыгы" сәбәпле ул тикшерү изоляторында калачак.
Идиятуллиның китабын бер мең данәлек тираж белән Төркиядә иң эре нәшрият булып саналган Alfakitap нәшрияты чыгарган.
Садри Максудиның тормышы яхшы өйрәнелсә дә, аның турында чыккан яңа китап башкачарак язылган. Галим Исмаил Төркоглы сәясәтченең биографиясен берничә илдәге чыганаклардан өйрәнгән.
Аны бастырыр өчен татарлар, нугайлар, кырымтатарлар, төрекләр үзара акча туплады. Китап инде сатуга чыкты. Беренче тираж сатылып бетсә, нәшрият аны күбрәк бастырырга тели.
дәвам