Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:57

Башкортлар Хәмитов Русия иминлегенә куркыныч тудыра дип Путинга язган


"Башкортстан республикасы башкортлары конгрессы" җыены. Май, 2017

Башкорт җәмәгатьчелегенең 15ләп вәкиле Башкортстан җитәкчелеген "сайлау алды елында Русия үзәгендә" иң югары даирәдәге коррупциядә, милләтара киеренкелек тудыруда һәм дини экстремизм чәчәк атуга юл куюда гаепли. Һәрбер гаепләүгә төрле саннар белән мисаллар да китерелә.

Бер төркем башкорт оешмалары әгъзалары, шул исәптән күптән түгел оешкан "Башкортстан республикасы башкортлары конгрессы"на кушылган активистлар Русия президенты Владимир Путинга юллаган хатның башында ук аңа "Русиянең дәүләт иминлегенә турыдан-туры кагылышлы" мәгълүмат җиткерүләрен белдерә.

Хатны әзерләүчеләр белдергәнчә, Караидел районында күпер салу өчен бюджеттан 200 млн сум бүленсә дә, чынлыкта күпер салынмаган. Алар бу эштә вице-премьер Ильяс Мөнировны, Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты башлыгы Рим Гыйләҗетдиновны гаепли һәм икесен дә республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның туганнары дип атый.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук республикада юлларны төзекләндерү өчен елына 17 млрд сум бүленүгә карамастан, аларның җимерек хәлдә булуы, ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан асфальтның машина көпчәкләренә уралуы да телгә алына.

Коррупциягә мисаллар рәтендә искергән йортлардагыларны күчерү эшендә 1 млрд сумлык финанс мутлыклары, "Кроношпан" агач җитештерү корылмасы төзелеше, һидротурбиналар җитештерү корылмасы төзү турында үтәлмәгән килешүнең 1 млрд сум бюджет акчасын йотуы, хәйрия оешмалары аша зур гына акчаларның билгесез максатларга китүе, шифаханәләрнең һәм республика карамагындагы төрле оешмаларның сәер шартларда хосусыйлаштырылуы турында языла.

Тыныч шартларда башкорт халкына каршы геноцид

Хатның милләтара мөнәсәбәтләр проблемына багышланган өлешендә "тыныч шартларда башкорт халкына каршы геноцид" кылынуы турында языла. Хатта язылганча, Башкортстанда татарлар башкортларны гына түгел, урысларны да хакимияттән кысрыклап чыгаралар. "Элек дәүләт һәм башка оешмаларда җитәкчелек милләтләрнең процентына карап куела иде: башкортлар, урыслар, татарлар бер чама иде. Мондый мөнәсәбәт һәркемне канәгатьләндерә иде. Хәзер татарлар ягына авышу ачык күренә", диелә Путинга юлланган хатта.

Анда федераль үзәккә хакимияттәге татарлар турында дөрес мәгълүмат бирелмәве, аларның башкорт дип күрсәтелүе дә белдерелә. Хат авторлары исәпләвенчә, хәзер Башкортстан хөкүмәтендә 18 татар (47,4%), 11 башкорт (28,9%), 6 урыс (15,8%) һәм 3 башка милләт вәкиле (8%) бар.

Финанс агымнарын, җир һәм милек бүлү мәсьәләләрен контрольдә тотучы төп урыннарга җитәкчелеккә якын булган татарлар гына куела

"Финанс агымнарын, җир һәм милек бүлү мәсьәләләрен контрольдә тотучы төп урыннарга җитәкчелеккә якын булган татарлар гына куела. Башкортлар белән урысларны җитәкче урыннарга билгеләсәләр дә, бары декоратив максатта гына билгелиләр, анда да тәҗрибәсез, ихтыярсыз, белемсез кешеләрне сайлап алалар. Бу башкортлар белән урыслар эшли алмый, җитәкчелеккә сәләтсез дип әйтү өчен эшләнә”, диелгән Мәскәүдән ярдәм сорау хатында.

Алга таба хат авторлары Хәмитов җитәкчелегендә алып барылган бу сәясәтне милләтара каршылыклар нәтиҗәсендә катнаш гаиләләрнең җимерелүенә китерүдә гаепли: "Республика җитәкчелегенең деструктив сәясәте инде җәмгыятьнең төп күзәнәгенә, гаиләгә дә барып җитте, бу инде иң куркынычыдыр".

Владимир Путин һәм Рөстәм Хәмитов Мәскәү Кремлендә (архив фотосы)
Владимир Путин һәм Рөстәм Хәмитов Мәскәү Кремлендә (архив фотосы)

Башкорт активистлары шулай ук Путинга Хәмитовның башкортларны, башкортлыкны күралмавы, дәүләт карарларында, бигрәк тә хезмәткәрләр билгеләү һәм финанс мәсьәләләренә бәйлеләрендә, төп рольне Рөстәм Хәмитов түгел, ә аның җәмәгате Гөлшат уйный дип зарлана.

Хәмитов башкорт авылларын, башкорт мәктәпләрен бетерүгә зур көч салуда да гаепләнә.

Хатның дини киеренкелек турындагы өлешендә Башкортстан җитәкчелеге республикада максатчан рәвештә ваһһабичылык һәм сәләфичелекне җәелдерә баруда, мәчетләр җитәкчелегенә ваһһабилар һәм сәләфиләрне билгеләүдә гаепләнә.

Башкортстанда тормыш көннән-көн кыйбатлана, уңайсызлана, начарая, яшәп булмаслык була бара

"Башкортстанда тормыш көннән-көн кыйбатлана, уңайсызлана, начарая, яшәп булмаслык була бара" ди хат авторлары һәм, 2016 ел йомгакларына күрә, эшкә яраклы 129 мең кешенең Башкортстаннан читкә китүен, аларның 100 меңнән артыгы башкортлар булуын белдерә.

Шул рәвешле башкорт активистлары Рөстәм Хәмитов хакимиятенең Русия дәүләт иминлеге өчен куркынычлы дип атый һәм Путинны Башкортстандагы вазгыятькә шәхсән тыкшынырга, әлеге хат нигезендә федераль тәртип саклау һәм тикшерү оешмаларын эшкә җигәргә чакыра.

Хатның күчермәләре Русия баш прокуроры Юрий Чайка, Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин, Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов һәм кайбер башка федераль түрәләргә җибәрелгән.

Хатны имзалаучылар арасында Башкортстанның элекке сәламәтлек саклау министры Фәнил Шамигулов, Башкортстан фәннәр академиясе Һуманитар тикшеренүләр институты мөдиренең фән өчен җаваплы урынбасары Илгиз Солтанморатов, Белорет хастаханәсенең элекке баш мөдире Хәлил Мостафин, "Аркадаш" оешмасы рәистәше Вәлиәхмәт Бәдретдинов, "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчинов һәм тагын дистәләп башкорт бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG