Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:53

Уфада җәнҗалдан башланган башкорт җыены Хәмитовка ризасызлык белдерү белән тәмамланды


Тоткарлау күренеше

Шимбә көнне Уфада "Башкорт" оешмасы корылтае алдыннан аның җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов полиция тарафыннан тоткарланды. Җәнҗалдан башланган җыен республика башлыгына ышанычсызлык белдерергә чакырган резолюция кабул итү белән тәмамланды.

10 декабрь башкорт халкының атаклы шәхесе, республикага нигез салуга зур өлеш керткән Зәки Вәлидинең тууына 126 ел тулган көнне башкорт яшьләренең “Башкорт” оешмасы корылтай уздырырга җыелды. Ул “Башкорт” оешмасының корылтае дип түгел, ә барлык башкортларның җыены дип аталды. Чыннан да чарада “Башкорт” оешмасыннан тыш “Аркадаш”, “Ак тамыр”, “Башкорт җәмәгатьчелеге шурасы” кебек оешмалар да катнашты. Чарага килүчеләр Конгресс-холл каршындагы мәйданга җыеды. Аннан Салават Юлаев һәйкәле янына кузгалды.

Шул арада оешманың рәисе Фаил Алчыновны полиция хезмәткәрләре уратып алды. Алар аның тоткарлануын белдерде. Башкорт җәмәгатьчелеге исә оешма рәисен бирмәскә тырышты. Арада полиция хезмәткәрләренә каршы сугышырга чакыручылар булса да, аларны тынычландырдылар. Полиция хезмәткәрләре тоткарлану сәбәбен Фаил Алчыновның бер ел элек бер егет белән булган каршылык уңаеннан ачылган җинаять эше буенча чакырылуын белдерде. Бу хакта ирештергән полиция хезмәткәре башкорт милләтеннән булуы сәбәпле, аны оялтырга тырыштылар. Җыелучылар: “Алчыновка – ирек!”, “Алчыновтан кулыңны ал!” дип кычкырдылар. Шуңа карамастан, Фаил Алчыновны полиция хезмәткәрләре алып китте. Мәйданнан ерак түгел КамАЗ машинасында ОМОН егетләре үз вакытларын көтеп утырдылар. Бәхеткә, ул вакыт җитмәде.

Җыен күренеше
Җыен күренеше

Җәмәгатьчелек Салават Юлаев һәйкәле янына килеп зур булмаган җыен уздырды. Аны оешма әгъзасы Радик Еникеев алып барды. Ул болай диде: “Бүген Зәки Вәлидинең туган көне. Без бергә тупланып кына башкорт халкының язмышын хәл итә алабыз. Хакимият шуннан куркып каршылыклар оештыра. Оешма җитәкчесен алып киттеләр. Аның урынбасары Руслан Габбасов та тоткарланган. Районнан килергә җыенучыларны һәм аларның машиналарын тоткарлаганнар. Алар арасында оешмабызның көньяк бүлеге җитәкчесе Юлай Аралбаев та бар.”

Җыен күренеше
Җыен күренеше

Чарада Бөтендөнья башкортлары конгрессына альтернатив оештырылган “Аркадаш” оешмасы рәисе Вәлиәхмәт Бәдретдинов һәм милли хәрәкәт активисты Сәгыйть Исмәгыйлов чыгыш ясап, бүгенге чараның мөһимлеген аңлатты. Каршылыкларга, провокацияләргә карамый, эшчәнлекне дәвам итәргә чакырды. Аннан соң яшьләр Агыйдел елгасы буендагы “Яшьлек” ял үзәгенә килеп, корылтай эшен башлады. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Чарада полиция хезмәткәрләре ачыктан-ачык видеога төшереп тормады.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Корылтайда башкорт халкының бүгенге хәле, аннан чыгу юллары тикшерелде. Җыенда яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Сибай активисты Айнур Ишкилдин: “2010 елда хакимят алышынганнан соң башкорт халкы өчен авыр көннәр башланды. Хакимияттән башкорт милләте вәкилләре кысрыклап чыгарыла. Республика җитәкчесенең милләте сорау тудыра. Хөкүмәт рәисе – башкорт түгел. Парламент җитәкчесе дә башка милләттән. Иминлек хезмәте, эчке эшләр министры, республика прокуроры, тикшерү бүлеге һәм башка югары вазифалар да башкортлар кулында түгел. Башкортстан җитәкчелеге республикага исем бирүче халык кулында түгел. Элекке президент Мортаза Рәхимовны тарихтан сызып ташларга тырышалар. Аны зур чараларга чакырмыйлар, хәйриячелек эшчәнлеген күрмәмешкә салышалар.”

Милли хәрәкәт активисты Сәгыйть Исмәгыйлов: “Без хөкүмәт башында утырганнарга каршы түгел. Без аларның бурычларын, йөкләп алган эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып баруларын таләп итәбез” дип белдерде.

Җыен барышы
Җыен барышы

Әлфия Үзәнбаева: “Мәгарифтә оптимизация сылтавы белән мәктәпләрне ябалар. Ни өчендер, беренче чиратта, нәкъ башкорт авыллары зыян күрә. Бу оптимизация – яптымизациягә әйләнде. Әлеге шартларда без үз мәнфәгатебез өчен кыюрак көрәшергә тиеш. Безгә бахыр егетләр кирәкми, безгә батыр егетләр кирәк.”

Әлфия Йосыпова: “Мин башкорт телен укытам. Унбер еллык мәктәпләр тугызеллыкка үзгәртелә. Тугызеллыклар башлангыч мәктәпкә әйләнә. Башкорт теле укытучылары эшсез кала. Башкортстан мәдәнияте, тарихы, географиясе укытылмый. Бу фәннәр буенча әсбапларны Русиянең яңа стандартларына күчерергә республиканың 5 миллион сум акчасы җитми. Башкорт халкын бахыр итмәкчеләр. Ләкин без бирешмәскә тиеш. Мин үз укучыларыма көзгегә карарга кушам. Алар көзгегә карап: “Мин – хуҗа!” дисеннәр. Без үз йортыбызга үзебез хуҗа булырга тиеш. Белемле булырга тиеш”.

Архангельский төбәге башкортлары оешмасы рәисе Гарифулла Яппаров: “Күптән түгел Башкортстан телевидениесендә барган бер тапшыруда халыкның 22 проценты әлеге тормыш рәвешен хупламавын, 78 проценты хуплавын белдергән иде. Җирләр мәсьәләсен генә алык. Башкортстанда 14 миллион 300 мең гектар җир бар, шуның 84 мең 160 гектары, ягъни 0,16 проценты үзебезнең кулда. Калган җирнең яртысы федераль милек, яртысы хуҗасыз җирләр. Без бу хәлне төзәтергә тиеш”.

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев: “Без золым чыганагы – республика хакимияте диябез. Ләкин бу дөрес түгел. Төп золым чыганагы булып Мәскәү тора. Без бу хәлдән чыгу өчен референдум уздырып, халык фикерен җиткерергә тиеш. Ике яклы килешүгә ирешергә тиеш. Мин шулай ук проблемнарны тикшерү өчен сәяси клуб оештырырга тәкъдим итәм”.

“Аркадаш” оешмасы рәисе Вәлиәхмәт Бәдретдинов: “Элек без Татарстаннан алда бара идек. Хәзер артта торып калдык. Соңгы алты елда буталыш бара. Канәгатьсезлек үсә. Башкортларга каршы кадрлар сәясәте үткәрелә. Җитәкчеләр һөнәри осталыкларга карап алыштырыла дип аңлаталар. Ни өчендер һөнәри оста булмаганнар башкорт милләте вәкилләре булып чыга. Ә бит Мортаза Рәхимов заманында тормыш күпкә яхшы барган иде”.

Алда чыгыш ясаучылар да шул ук проблемнарны күтәрде. Бәйсез журналист Рамил Рәхмәтов республика районнарында барган канун бозулар, Хәйбулла районыннан килгән Әскар Буранбай, шулай ук, хакимият тарафыннан райондагы канун бозлулар, халыкның канәгатьсезлеге үсүе турында сөйләде. Бергәләп көрәшкәндә ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булуын әйтте.

Чара ахыры якынлашкач башкорт яшьләренең элекке лидеры Роберт Баимов сүз алды. Ул 1990нчы еллардагы эшчәнлеге турында һәм темадан читкә чыгып башка мәсьәләләр турында сөйли башлады. Бина кичке бишкә кадәр генә алынуы, бина хуҗаларына басымнар башлану сәбәпле, чараны билгеләнгән вакытта тәмамлау өчен Роберт Баимовның озакка сузылган чыгышын өзделәр. Нәтиҗәдә, кабат шау-шулар булып алды. Роберт Баимов берникадәр тынычланганнан соң форумның документлары кабул ителде.

Резолюциядә шундый юллар бар:

  • Русиядә федерализмны үстерү өчен үзәк белән ике яклы килешүне тергезү;
  • Республиканың сәяси статусын ачыклап, табигать байлыкларына, зур сәнәгать тармакларна ия булу мәсьәләсендә референдум уздыру,
  • Республика, район һәм авыл шуралары җитәкчеләрен халык тарафыннан сайлау;
  • Дәүләт хезмәтенә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчел урыннарга башкорт милләте вәкилләрен сан ягыннан тигез нисбәттә алу:
  • Төрле дәрәҗәдәге депутатларны, вазифаларын үтәмәгән очракта, урыннарыннан чакырту өчен кануннар кабул итү;
  • Мәгариф һәм сәламәтлек саклаудагы оптимизациянең җимергеч булуын тану, җибәрелгән хаталарны төзәтү;
  • Башкорт тарихы, аның атаклы шәхесләре турында дөрес булмаган язмаларга фәнни бәя бирү;
  • Бәйсез Башкорт фәннәр академиясен оештыру;
  • Әхмәт Зәки Вәлидигә һәйкәл кую;
  • Башкортстанның 100 еллыгын 2017 елда уздыру;
  • Башкортстан җитәкчелегенә ышанычсызлык күрсәтү.

Хәбәрләрне биргән вакытта “Башкорт“ оешмасы рәисе Фаил Алчынов иреккә чыгарылган иде. Ул Азатлык хәбәрчесенә полициянең тоткарлау сәбәпләрен аңлата алмавын белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG