Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөстәкыйльлеге көне: бәйрәм итәргә сәбәп бармы?


Башкортстан мөстәкыйльлеге көнен бәйрәм итү. Архив фотосы
Башкортстан мөстәкыйльлеге көнен бәйрәм итү. Архив фотосы

11 октябрь Башкортстанда дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүнең 26 еллыгын билгелиләр. Профессор Марат Колшәрипов халыкта бәйрәм кәефе түгел дип саный.

Башкортстан республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү бәйрәм көне буларак билгеләнә. Бәйрәм чаралары барлык район һәм шәһәрләрдә узачак, әмма быел фейерверк булмаячак. Башкорт дәүләт университетының Тарих факультеты профессоры Марат Колшәрипов халыкта бәйрәм кәефе түгел дип саный.

– Марат әфәнде, 1990 елны Башкортстан суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Шул елдан бирле нәрсәләр үзгәрде?

– Әлбәттә кабул ителгәндә ул документ республикага күп кенә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Иң беренче чиратта сәяси, матди яктан бәйсезлек булды. Конституция нигезендә республикаларның хокуклары киңрәк иде. Шулай ук ширкәтләр республика карамагына күчте һәм икътисадны алга җибәрергә ярдәм итте.

Милли мәгариф, мәдәният өлкәсендә дә 90нчы елларда уңышлар күзгә күренерлек иде. Мәктәпләрдә күп предметлар башкорт телендә укытылды, әмма соңгы вакытта барысы да бетерелде. Хәзер оптимизация дип бөтен мәктәпләрне ябып бетерделәр. Мәгариф системасы җимерелгән дип әйтергә була.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Ул заманда республика парламентында бәйсезлекне яклаган каннунар кабул ителде. Шуңа ул еллар файдалы булды, ләкин кызганычка каршы 2000 елларда барысы да юкка чыгарылды. Безнең Конституцияләр Русиянекенә тәңгәлләштерелде һәм дөресен әйткәндә милли республикалар сәяси, икътисади яктан да бәйсезлеген югалтты һәм хәзер шул килеш көн итәбез. Шуңа Республика көне дип шатланырлык, бәйрәм итәрлек бернинди сәбәп юк дип әйтергә мөмкин.

– Башкорстанда суверенитет, бәйсезлек сүзләре кулланыламы яки ул республика көне генә дип кенә йөртеләме?

– Суверенитет сүзе хәзер бөтенләй төшеп калды. Хәтта тыелды дип әйтергә була. Элек әйтәләр иде әйтүен. Хәзер бәйсезлек, суверенитет дигән сүзләр сәясәт терминологиясеннән алып ташланган. Яңа башлык килгәч җүнле бәйрәм итү дә бетте. Үзбилгеләнүгә хокукны башка илләргә карата гына әйтәләр. Шул ук Абхазия, Кырым үзбилгеләнүгә омтыла ала, ә безгә аны куллану катгый рәвештә тыелган.

– 1990 елларда Декларация кабул ителгәч, республика күбрәк уңышларга ирешә ала идеме?

– Әлбәттә, ләкин җитәкчеләр биргән хокукларны кирәкле рәвештә файдаланып калмады. 1990 елларда Декларация кабул ителде, аннары Республика Конституциясендә киң хокуклар каралды. Җир асты байлыклары Башкортстан халыклары милеге иде. Хәзер ул төшенчә бетерелде һәм безнең бөтен урман, су байлыклары Русия милкенә күчте. Шуңа республиканың суы да, җире дә юк. Олигархлар аны бүлеп алып бетерде.

Халыкның тормышы күзгә күренеп авырлаша бара, хезмәт хакы кими, ризыкка, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр күтәрелә. Салымнар арта. Гади халык бөлгенлеккә төшә. Әлбәттә олигархлар моны сизмидер. Шуңа Республика көне 1990 елларда шаулап-гөрләп үтә торган иде, хәзер беленми дә кала. Исеме генә калды. Суверенитетның “С” хәрефе дә юк.

Башкортстанның хәзер президенты да юк, башлыгы кына бар. Ул постны да югалттык. Шуңа оптимистик перспективалар күренми.

Татарстан барыбер ниндидер өлкәдә бәйсезлекне саклап кала алды. Шул ук президет исемен генә алыйк. Хәзер бит федераль үзәк республикаларны бетерү омтылышын алып бара.

XS
SM
MD
LG