Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Кроношпанга каршы урам җыены узды


Кроношпанга каршы урам җыены
Кроношпанга каршы урам җыены

23 июнь Уфада “Kronospan” корылмасы төзелешенә каршы урам җыены узды. Чарада өч йөздән артык кеше катнашты.

Чара кичке җидедә республика һөнәр берлекләре йорты каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында башланды. Кулларда: “Алданган пайчыларга җирләрен кайтарыгыз!”, “Башкортстан хөкүмәтенең карарына парламент тикшерүләре уздырылуын таләп итәбез!”, “Кроношпанга инвестиция бүлү – җинаять!”, “Санитар урында куркыныч завод төзү – җинаять” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде. “Яблоко” фиркасе һәм башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмалары да үз байраклары белән килгән иде. Чарада барлыгы өч йөздән артык кеше катнашты.

Атикроношпан хәрәкәте башы Павел Ксенофонтов корылманы төзүчеләрне "экологик фашист" дип атады.

Павел Ксенофонтов чыгыш ясый
Павел Ксенофонтов чыгыш ясый

“Кроношпан заводын төзүчеләр – фашистлар! Алар экологик фашист. Мин безнең бүгенге каршылыкны 1812 елгы сугыш белән чагыштырыр идем. Ул сугышта Наполеон Мәскәүне алса да, җиңелеп кайтып киткән. Чөнки Мәскәүне яндырганнар. Без моннан сабак алырга тиеш. Басып алучылар китәргә тиеш.”

Чыгыш ясаучылар 30 май сигез кеше ачлык чарасы башлавын да искә төшерде. Аларның сүзләренчә, ачлык игълан иткән сигез кешенең икесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Өчесе үзләре ташлаган. Чарага яңа кешеләр кушыла башлаган. Ачлык чарасында катнашучыларның чатырларына 22 июнь иртәнге якта билгесез кеше ут төрткән. Ачлык чарасында катнашучыларны полиция саклый. Ләкин бу хәл полиция хезмәткәрләре алышынган вакытта булган. Ут төртүчене күрүче булмаган. Утны тиз арада үз көчләре белән сүндерә алганнар. Ачлык игълан итүчеләр республика парламенты башы Константин Толкачев белән очрашуны сорый. Ләкин аларны кабул итәргә җыенучы юк.

Чарада балалар да катнашты
Чарада балалар да катнашты

15 июнь Кроношпанга каршылар трассадагы хәрәкәтне туктаткан иделәр. Аларга җинаять эше ачылган. Юл хәрәкәтен туктатучыларга атна азагында мәхкәмә булачак. Шулай ук завод төзелешенә рөхсәт биргән республика хакимиятенә каршы да мәхкәмә узачак. Мәхкәмәгә Антикроношпан хәрәкәте биргән иде. Ул республиканың Югары мәхкәмәсендә каралачак.

Каршылык чарасында Европа шурасына җибәреләчәк документларга имза җыюлар, шулай ук Мәскәүдә каршылык чарасы уздырырга бару өчен акча җыюлар да оештырылда.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Кроношпанга каршыларга басымны туктатырга, төзелешкә рөхсәт биргән хөкүмәт карарының канунлыгын парламент утырышында карарга, парламент укулары уздырыга, Корылтай җиткәкчесе Константин Толкачевка ачлык чарасында катнашучыларны кабул итәргә дигән таләпләр кергән.

Урам җыены тәмамланган соң чарада катнашучылар тротуарлар буенча йөреш уздырды. Каршылык йөреше Мостай Кәрим урамыннан Киров урамына кадәр дәвам итте. Алар: “Кроношпан, кит!”, “Хәмитов, урыныңнан кит!” дигән шигарләр белән Уфа урамнарын яңгыратты.

Уфада Кроношпанга каршы урам йөреше
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00

Белешмә. Kronospan – Австрия ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы. Бүген ул компаниянең дөньяның 24 илендә 28 заводы бар. Русиядә Мәскәү өлкәсенең Егорьевкский районында да шундый завод эшли. Узган елның җәендә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Kronospan Holdings East Ltd компаниясе төркеме башы Питер Кайндлом белән килешү төзегән иде. Шуннан соң җәмәгатьчелектә бу төзелешкә каршы хәрәкәт оешты. Алар завод Уфага якын урнашу сәбәпле, экологик зыянлы дип, аны ераккарак күчереп салуны таләп итә. Төзелеш Уфа районының Шакша бистәсе, Старомихайловка, Алаторка, Грибовка, Кириллово, Дорогино авылларыннан ерак түгел мәйданда бара.

XS
SM
MD
LG