Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елның 16 татары


Азатлык 2016 елда татар дөньясын уңай якка үзгәртүгә өлеш керткән, татарлыкны яклап чыккан, милли хокуклар өчен көрәшкән, милләтне дөньяда таныткан, хәйрия чаралары оештырган татарларны барлады.

Азатлык 2016 елда татар дөньясын уңай якка үзгәртүгә өлеш керткән, кеше һәм милләт хокуклары өчен көрәшкән, халыкны таныткан татарларны барлады.

Шамил Казаков

Шамил Казаков
Шамил Казаков

Шамил Казаков Тверь шәһәрендә татар булганнарны полициягә эшкә алмауларын фаш итте. Әлеге хәлдән соң Шамил Казаковны полиция хезмәткәрләренә карата нәфрәт уятуда, хакимият кешеләрен мыскыл итүдә гаепләделәр. Мәхкәмә аңа 10 айлык төзәтү хезмәте җәзасы бирү карары чыгарды.

Бәнәнә Садыйкова

Бәнәнә Садыйкованың укучысы Рөстәм Миңнехановка язган хаты
Бәнәнә Садыйкованың укучысы Рөстәм Миңнехановка язган хаты

92 яшьлек Бәнәнә Садыйкова үзенең кайчангыдыр укучысы – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту өчен чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул аңа әле Саба районындагы Лесхоз авылы мәктәбенә йөргәндә, 4-8 сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятын укыткан булган.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев Татарстанда экологияне саклау, инвалидларның хокукларын яклау максатында, һәм шулай ук активистларны эзәрлекләүгә каршы тору чараларын дәвам итте.

Илмир Имаев

Илмир Имаев (уртада) 2014 елның 18 декабрендә Казанда хөкем карарыннан соң
Илмир Имаев (уртада) 2014 елның 18 декабрендә Казанда хөкем карарыннан соң

Өч ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән блогер Илмир Имаев төрмәләрдәге мөселманнарның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыллау-җәберләүләргә дучар булуларын ачып салды.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык көрәшчесе Фәүзия Бәйрәмова Һади Атласи турында "Соңгы туранчы" китабын чыгарды, ә аның "Күчем хан" романы төрекчә дөнья күрде​. Язучы шулай ук Русиянең милли республикаларны, миллилекне юк итүгә юнәлгән сәясәтен фаш иткән язмалар тәкъдим итте.

Илхан Әхмәдишин

Илхан Әхмәдишин
Илхан Әхмәдишин

Илхан Чаллының 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә бары тик урысча гына укытуга ризасызлык белдереп президент Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, мәгариф министры Энгел Фәттаховка мөрәҗәгать итте. Чаллыда яңа мәктәп ачылыш тантанасына президент килгәч, Илхан аңа 2нче гимназиядәге вазгыять турында җиткерергә теләгән иде. Әмма сорауны ул мәгариф министрына гына юллый алган. Аның соравы җавапсыз калган.

Индус Таһиров

Индус Таһиров
Индус Таһиров

2016 елның 24 маенда 80 яше тулган академик исемдә федерация саналган Русиянең федерализмнан тайпылуын тәнкыйтьләде, үзәкләштерелгән вертикальгә корылган хакимиятнең киләчәксез икәнлеген белдерә килде. Быел Индус ага Татарстан Дәүләт Шурасы комитетының Белгечләр шурасына җитәкче итеп билгеләнде. Таһиров, беренче чиратта, шурада милли мәсьәләне, татар дәүләтчелеге мәнфәгатьләрен яклаячакбыз, диде.

Айдар Шәйхи

Айдар Шәйхи
Айдар Шәйхи

"Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхи Һарри Поттер әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. "Гыйлем" сайты "Хәлбуки" лекцияләр шәлкемен башлап җибәрде.

Җамала

Җамала
Җамала

Швеция башкаласы Стокһолм шәһәрендә узган Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала кырымтатарларның илләреннән сөрелүгә багышланган "1944" җыры белән беренче урын яулады.

Мөнирә Сәгыйдуллина

Мөнирә Сәгыйдуллина
Мөнирә Сәгыйдуллина

Мөнирә Сәгыйдуллина 2016 елның апрель-май айларында Көнбатыш Себердә су басып авыр хәлдә калган татар авылларына Казан ягыннан ярдәм оештыруның башында торды.

Айрат Фәйзрахманов

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов Казанда тарихи татар бистәләрен саклап калу өчен заманча проектлар тәкъдим итте. Айрат шулай ук башкаланың татар тарихын саклаган бистәләренә экскурсияләр оештыра.

Илмир Әхмәтҗанов

Илмир Әхмәтҗанов
Илмир Әхмәтҗанов

Тумышы белән Кушнарен районыннан булып, хәзер АКШның Пенсильвания штатындагы Питтсбург шәһәрендә яшәүче татар активисты Илмир Әхмәтҗанов бар Америка буйлап татарларны туплау, милли-гореф гадәтләрне саклау, бәйрәмнәр һәм Сабан туйларын үткәрү эшен актив алып бара.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов җитәкчелегендәге Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты 2016 елда җиде томлык "Татар тарихы" китабын бастырып бетерде. Моңардан тыш быел Мәрҗани институты Көнбатыш Урал татарлары тарихына багышланган "История татар Западного Приуралья" һәм Алтын Урда тарихы турында "Золотая Орда в мировой истории" дигән китаплар тәкъдим итте.

Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Оештырылган сәяси процесста хөкем ителеп, хәзер Коми республикасының Микунь шәһәре төрмәсендә утыручы Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов Русия төрмәләрендә кеше хокуклары бозылуны фаш итеп хокук яклаучыларга, иҗтимагый-сәяси оешмаларга һәм матбугат чараларына мөрәҗәгатьләр юллады. Русия җитәкчелегенә мөселманнарының мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында ачык хат язды. Татарстан президентын Русия төбәкләрендә татар мәгарифен саклау өчен колачлы эш башларга чакырды.

Әлфия Бәдретдинова

Әлфия Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова

Әлфия интернетта "Минем яраткан татар телем" проектын башлап җибәрде. Instagram-дагы татарлар арасында #тизәйткеч, Тукайның 130 еллыгы уңаеннан махсус флешмоб, ​яраткан җырларга багышланган марафон​ да нәкъ менә Әлфия Бәдретдинова тырышлыгы белән дөнья күрде.

Марат Ашимов

Марат Ашимов
Марат Ашимов

Марат Ашимов Түбән Новгород өлкәсендә мөселман татарларның хокукларын яклый. Аның тырышлыгы белән төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәновка ярдәм күрсәтелә башлады, ирегеннән мәхрүм итү вакыты кыскартылды. Яулыклы укучы кызлар һәм укытучыларны мәктәптән куарга теләү очракларында да Ашимов аларга юрдик ярдәм белән килә.

XS
SM
MD
LG