Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Полицияне фаш иткән Казаков 10 ай төзәтү хезмәте белән җәзалана


Шамил Казаков мәхкәмәдә

Шамил Казаков мәхкәмәдә

Тверьдәге мәхкәмә хакимият вәкилләрен мыскыллауда гаепләнгән Шамил Казаковны сак астыннан чыгарырга һәм аңа 10 айлык төзәтү хезмәте җәзасы бирергә дип карар итте.

Татар булуы аркасында үзен полициягә алмауларын фаш иткән Шамил Казаковның адвокаты Светлана Сидоркина Азатлыкка аның иреккә чыгарылуын белдерде. 11 августта булган мәхкәмә утырышында Казаковтан 282нче маддә нигезендә экстремизмда гаепләү алынган.

"Бу маддә нигезендә барлык гаепләр алынды. Ул акланды. 319нчы маддә нигезендә исә 10 ай төзәтү хезмәте билгеләнде. Ул изолятордан чыгарылды. Мәхкәмә залыннан өенә кайта", ди Сидоркина.

Мәхкәмә утырышы иртәнге 10нан башланып, кичке 6 да гына тәмамланды. "Мин дә, Шамил дә, аның якыннары да бик шатбыз. Шамил иреккә чыгарылды", ди Сидоркина.

Ә гаепләү ягы исә мәхкәмәдә Шамил Казаковны экстремизмда гаепләп аны ике елга төрмәгә ябуны сораган иде.

Казаковка ике маддә нигезендә: "хакимият вәкилен мыскыллау", "Тверь өлкәсендәге эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре социаль төркеменә карата нәфрәт уяту" гаепләве белән җинаять эше ачылган иде.

Светлана Сидоркина, адвокат

Светлана Сидоркина, адвокат

Шамилнең апасы Наилә Казакова: "Безгә рухи ярдәм күрсәтүче барлык кешеләргә, Азатлык радиосына, башка матбугат чараларына рәхмәт белдерәбез", дип әйтте. Азатлык Казаков эшен даими яктыртып килде.

Полициядә эшләү Казаковның балачак хыялы була. Әмма, бөтен тиешле документлар туплап тапшырылган булса да, аны эшкә алмыйлар. Ул Русия Эчке эшләр министрлыгы Тверь шәһәре идарәсенең хезмәткәләр белән эшләү бүлеге башлыгы Евгений Смородов белән очраша. Смородов Шамилгә аны татар булуы аркасында полициягә алмауларын әйткән. Татар, чечен, дагыстаннарны эшкә алмау хакында яшерен күрсәтмә булганын да өстәгән.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, Шамил Казаков боларның барысын да яшерен камерага, диктофонга яздырган һәм полиция хезмәткәрләрен фаш итүче язма әзерләп YouTube'ка урнаштырган була.

Радиобызга Шамилнең әнисе Тәнзилә ханым: "Башта ук аның йөзенә бәреп син тиеш милләттән түгел дип эшкә алмаячакларын белдерделәр. Бу – кешенең Конституциядәге хокукларын бозу булып тора", дигән иде. Аның сүзләренчә, улы полицияне фаш иткән видеоны интернетка куеп Конституциядәге хокуклары өчен генә көрәшә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG