Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:12

Тверьдә Казаков мәхкәмәсе дәвам итә. "Полицияне "социаль төркем" итү – Конституцияне бозу"


Шамил Казаков

Шамил Казаков

11 август Тверьдәге мәхкәмә Шамил Казаковка хөкем карары чыгарыр дип көтелә. Белгечләр Казаковны "экстремизмда" гаепләү Русия Конституциясен бозу булып тора ди.

11 август Тверьдәге мәхкәмәдә, татар булганы өчен полициягә эшкә алмауларын фаш иткән видео тараткан дип экстремизмда шикләнелүче Шамил Казаковка хөкемдар гаепләү карары чыгарырга охшый. Узган җомга булган утырыш вакытында якларның шикаять-тәкъдимнәре тыңланды.

Казаковка ике маддә нигезендә: "хакимият вәкилен мыскыллау", "Тверь өлкәсендәге эчке эшләр идарәсе социаль төркеменә карата нәфрәт уятуда" җинаять эше ачылган иде.

Шамилнең әнисе Тәнзилә ханым улым полициягә карата ничек нәфрәт уята алсын инде дип аптырый.

"Ул үзе зур теләк белән полициягә эшкә керәм дип барды. Ул полицияне күрә алмаганга анда эшкә барырга җыенган булып чыга мени? Башта ук аның йөзенә бәреп син тиеш милләттән түгел дип эшкә алмаячакларын белдерделәр. Бу – кешенең Конституциядәге хокукларын бозу булып тора", ди Тәнзилә ханым. Аның сүзләренчә, улы полицияне фаш иткән видеоны интернетка куеп Конституциядәге хокуклары өчен генә көрәшкән.

Тикшерү белдерүенчә, Казаковка Тверь өлкәсе эчке эшләр идарәсенең хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге башлыгы Анатолий Тесленконы "бонапартизм комплекслы кечкенә кәрлә, шовинист, нацист, жулик, погонлы өрәк һәм хәшәрәт" дигән сүзләре өчен җинаять эше ачыла.

Шамил Казаков эшен тикшерү документлары

Шамил Казаков эшен тикшерү документлары

Тверь университетының рус теле кафедрасы профессоры Валерий Волков экспертиза үткәреп бу гыйбарәләрне "экстремистик" дип бәяли.

Ә икенче бер бәйсез белгеч – документ эшләрендә, мәгълүматта бәхәсләрне тикшерүче эксперт, Халыкара славян академиясе профессоры Елизавета Колтунова Волков бәяләмәсендә бик җитди хилафлыклар бар дигән нәтиҗәгә килгән. Адвокат Сидоркина сүзләренчә, Колтунова мондый җитди бәяләмәне социологлар һәм психологлар гына ясый ала, Волков чыгарган нәтиҗә үзе үк экспертиза үткәрү методикасын җитди бозу булып тора, дип белдерә.

Сидоркина Шамилгә гаепләү белдерү өчен нигез юк, чөнки полиция хезмәткәрләре берничек тә "социаль төркем" була алмый дип белдерә.

Җинаятьләр кодексының 282нче маддәсендә "нәфрәт яки дошманлык уята торган, шулай ук җенескә, расага, милләткә, телгә, чыгышына, дингә мөнәсәбәтенә, шул ук дәрәҗәдә берәр социаль төркемдә булуына карап кешенең яки төркемнең абруен мыскыллаучы, җәмәгатьчелек алдында яки киңкүләм мәгълүмат чаралары аша кылынган гамәлләр" өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында сүз бара.

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин да Җинаятьләр кодексындагы бу "саташкан" 282нче маддәне инде күптән алып ташларга кирәк иде, чөнки ул Конститутциягә каршы килә, дип белдерә. Конституциядә илдәге бөтен ватандашларның тигез икәнлеге язылган, ди ул. Мортазин үзе элекке президент Миңтимер Шәймиевне тәнкыйтьләгәнгә нәкъ шушы маддә нигезендә хакимият дип аталган "социаль төркемгә" карата нәфрәт уятуда гаепләнеп 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

"Мине гаепләүдә "социаль төркем булган төбәк хакимияте вәкилләренә нәфрәт уятуда" дип язылган. Минем очракта төбәк хакимияте "социаль төркем" дип белдерелде. Русиядә 282нче маддә нигезендә журналист, блогер Сава Терентьев гаепләнде һәм аңа шартлы җәза бирелде. Аны гаепләүдә беренче тапкыр полиция (ул вакытта милиция) хезмәткәрләре "социаль төркем" буларак каралды. Мин – Русиядә "социаль төркем"гә нәфрәт уятуда гаепләнеп җәзага тартылган беренче кеше.

Социаль төркем дип гаепләү Конституциягә каршы килә, чөнки илдәге барлык ватандашлар да тигез хокуклы. Ник әле берәүләр, ягъни хакимияттәгеләр "социаль төркем" буларак та өстенрәк булырга тиеш ди? Нигә алар тагын Җинаятьләр кодексындагы аерым бер маддә нигезендә дә якланырга тиеш?", ди Мортазин.

Аның сүзләренчә, "социаль төркем"нәргә нәфрәт уята дип гаепләүләр арта барырга мөмкин. Мортазин үзен нахакка гаепләнеп җәза бирелде дип 2010 елның 30 июнендә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мортазин Европа мәхкәмәсе хакимияттәге төркемнәрне "социаль төркем" дигән төшенчәгә хокуки яктан анык бәя бирер һәм дөрес түгел дип таныр дип өметләнә.

Дөнья татар конгрессы полиция тарафыннан Конституциядәге хокуклары бозылган Шамил Казаковны, татар булса да, яклау ягына басмады. Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров Азатлыкка "полициядә башка татарлар да эшли", "Казаков татар оешмалары белән элемтәдә булмаган", видеода "тиеш булмаган сүзләр әйткән" дип кенә акланды.

"Без татар оешмасы белән, шулай ук Тверь өлкәсенең хөкүмәте белән дә элемтәгә чыктык, Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белән дә сөйләштек. Безнең Тверь өлкәсендә аерым оешма эшләп килә, хәтта татарлар да шушы полициядә эшли. Казаков алдан ук татар оешмасы белән дә элемтәдә булмаган, хәтта татар оешмасы оештырган чараларда да катнашмаган. Татар оешмасына мөрәҗәгать итеп, рәсми рәвештә шушы килеп чыккан мәсьәләне бик анык рәвештә хәл итеп булыр иде.

Ләкин, кызганыч, үзенең менә шундый позициядә булуы дөрес түгел, Тверь өлкәсе хөкүмәте тарафыннан һәм Эчке эшләр идарәсе тарафыннан менә шушы татар булганы өчен генә яки башка милләт вәкиле булганы өчен генә эшкә алмау дигән очрак, ул дөрес түгел.

Ул (Казаков видеода) тиеш булмаган сүзләр әйткән. Бу шәхси очрак. Әлбәттә, мәгълүмат чаралары моны һәрвакыт күтәреп килә. Без дә татар конгрессы буларак, бу мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнәбез, ләкин шул сүзне (татар булганы өчен эшкә алмыйбыз дип) әйткән полиция хезмәткәре эштән алынган", ди Шакиров.

Шакировның Конгресс түрәсе буларак әйтелгән сүзләре, димәк, бу оешма Дөнья татар конгрессы дип аталып, бөтен татарларны да берләштерүче дип саналса да, чынлыкта үз тирәләрендәгеләрнең генә мәнфәгатьләрен кайгырта, аларга төрле шифаханәләргә юлламалар биреп күңелләрен күрә, бушка сәяхәтләр оештыра, Сабантуйлар һәм җырлы-биюле чаралар үткәрү белән генә мәшгуль дигәнне раслый. Ә татарның хокуклары бозылганда Конгресс бу мәсьәләдә читтә калырга тырыша. Төмән өлкәсендә татар авылларын су басканда да халыктан җыелган ярдәмне Конгресс үз вакытында җибәрә алмаган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG