Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс Сабантуйлар белән мәшгуль, Тугызга дигән ярдәм әле дә Казанда


Тугыз авылы мәчетенең су баскан вакыты
Тугыз авылы мәчетенең су баскан вакыты

Төмән өлкәсенең су басудан зыян күргән Тугыз авылы халкына дип татарстаннар әзерләгән һуманитар ярдәмне җибәрү өчен Татар конгрессы башкарма комитеты машина мәсьәләсен хәл итеп бетерә алмый.

Себердә су басудан зыян күргән Тугыз авылына ярдәм җибәрү түрәләрнең бюрократия сазлыгына батканга ошап тора. Казан мәчетләрендә ярдәм җыю тәмамланганга инде өч атнадан артык вакыт узды. Бу ярдәмнән тыш Татарстандагы кайбер ширкәтләр дә, аерым алганда Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрохуҗалык 40 тонна бәрәңге, ә "Ак Барс Холдинг" - 341 кешегә җитәрлек азык-төлек тә әзерләде.

15 май тирәләрендә әлеге ярдәмне җибәрү өчен машиналарга түләүне сорап Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков исеменә Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров имзалаган хат китә. Конгресс җитәкчелеге хатның төгәл генә кайсы көнне киткәнен һич әйтеп бирә алмады. Халиков бу хатны үзенең урынбасары, министрлар кабинеты идарәсе башлыгы Шамил Гафаровка юллый. Аннан хат тәэминат бүлегенә җибәрелә. 18 май көнне бу бүлек конгресстан машина өчен түләү хисапларын сорый.

Шуннан соң ни булуын, бүгенгә документ әйләнешенең ни хәлдә икәнен дә конгресстагылар аңлаешлы итеп сөйләп бирә алмады.

Закировны телефоннан тоту мөмкин түгел. Аның урынбасары Данис Шакиров Азатлыкка: "Анда (хөкүмәттә) уңай хәл ителә, монда борчылырлык бернәрсә дә юк... Шушы машиналарга бәйле финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Бу эш буенча алар (хөкүмәт) безнең Тәбрис белән (Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Яруллин) һәрвакыт элемтәдә. Без андый әйберләрне (документларны) яшьләр форумы исеменнән җибәрәбез", дип белдерде.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

Машиналар өчен хисап (счет) хөкүмәткә киткәнме, һуманитар ярдәмне илтү Татарстан хөкүмәтенә ничә сумга төшәчәк дигән сорауларга Шакировтан тәгаен генә җавап алып булмады. Бары тик "без аларга әзер транспортны кайдан табып була, бу транспорт күпме тора, бездән менә шул мәгълүмат җибәрелде" генә диде. Аның сүзләренчә, раслаулар һәм килештерүләр әле дә дәвам итә. Шакиров: "Барсын да Яруллин белә, аңа шалтырату кирәк", дип әңгәмә бетмәгән килеш трубкасын ташлады.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, конгресс һәм хөкүмәт арасында язышуларга ул башта бөтенләй катнашмаган булган. Үзе дә, һуманитар ярдәм җыюны оештыручы активистларның берсе буларак, эшләр көрчеккә барып төртелгәч кенә транспорт мәсьәләсенең ничек хәл ителүе белән кызыксына башлаган. "Белүемчә, хәзер (машина алыначак ширкәтләргә) акчаны түләү мәсьәләсе хәл ителә. Хисап киткәнгә ике көн генә үтте. Хәзер алар хисапны түли һәм машиналар чыгып китәчәк", ди ул. Азатлык Яруллин белән 6 июньдә сөйләште.

Татар конгрессы үзен дөньядагы барлык татарларны берләштерүче буларак таныта. Аның структурасында Русия төбәкләрендәге татарлар белән эшләүче махсус бүлек тә бар. Дөрес, конгресс нигездә мәдәниятка һәм мәгарифкә караган, күбрәк җыр-биюгә кайтып калган чараларны гына үз күрә. Көтелмәгән хәл килеп туган очракта, бу очракта Тугыз авылындагы күпчелек өйләр түбәсенә кадәр диярлек су астында калганда, конгресс ашыгыч рәвештә берәр чара күрә аламы? Бу җаваплылыкны конгресс җитәкчелегеннән берәрсе үз өстенә алырга сәләтлеме? Соңгы вазгыять бу сорауларга уңай җавап булмавын күрсәтә.

Юк, Татар конгрессы җитәкчелеге тик ятмый ятуын - Тугыз халкы татарстаннар ярдәмен көткән арада милләт түрәләре үз мәшәкатьләрендә. 19-21 май көннәрендә татар дин әһелләренең җыены узды. Аңа кадәр Данис Шакиров Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Австриягә сәфәре вакытында 11-13 майда Венада иде, анда җирле татарларның президент белән очрашуын оештырды. 1 июньдә Ринат Закиров Дрезденда (Германия) Тукайның 130 еллыгына багышланган "әдәби-музыкаль кичә" дип аталган чараны оештырды. Бу да Татарстан президентының Германиягә эшлекле сәфәре кысаларында, аңа күрсәтү өчен уздырылды. Аннан соң конгресс түрәләре 4 июньдә Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылындагы VII Бөтенрусия авыл Сабантуена юл алды. Данис Шакиров аңа кадәр әле, май азагында, янә Венага барып, андагы Сабантуенда президент котлавын укып кайтты.

Тугызлар арасында тагын су басар дип куркуга калганнар да бар
Тугызлар арасында тагын су басар дип куркуга калганнар да бар

Татарстан мәчетләрендә зыян күргәннәргә ярдәм җыю турында ишеткән тугызлар алдан менә иң кирәк әйберләр килеп җитә дип нык сөенгән иде. Алар әле хәзер дә өметләрен өзми, Казан ярдәмен көтә.

"Су киткәннән соң авылыбыз бомбаланган кебек, ярым җимерек хәлдә иде, хәзер халык йорт-кураларын тәртипкә китереп бетереп килә инде", дип белдерде Азатлыкка Тугыз авылында яшәүче Әминә Фаттакова. Мәчет һәм медицина ярдәме күрсәтү урыны (медпункт) гына ябык. Аларны төзекләндереп булмас инде, су зур зыян салган дигән фикердә халык.

Авыл халкының акчасы юк дияргә була. Идәннәреннән су күтәрелгәннәргә бирелгән 50 мең сум акчаны азык-төлеккә тотып бетергәннәр. Зыян күрүчеләр Төмәндәге һәм башка су басмаган авылларда яшәүче туганнарына әҗәткә кергән. Эшләгәннәр хезмәт хакы ала, өлкәннәргә пенсия килә, ә эшсезләргә кыенракка туры килә, дип сөйли Фаттакова.

Төмән губернаторы Владимир Якушев Тугызда булганда су китүгә үк махсус комиссия килеп исәпләячәк һәм идәннәреннән су чыкканарга да, идәннәреннән су чыкмаганнарга да зыян капланачак дип белдергән иде. Ун көн чамасы элек тикшерүчеләр булган, караганнар һәм язганнар. Әлегә кадәр акча күренми. Авыл халкы арасында зыян кайчан капланачак дип прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Тугызда ярдәмгә җыелган акчаларны бүлүче комиссия 6 июнь көнне янә җыелган. Татарстаннар акчасын 50 мең бирелмәгәннәргә бүләрбез дип карар кылганнар. Андыйлар Тугыз авылында 49 гаилә. Күршедәге Казанлы авылындагы каралты-кураларына су кергән тагын тугыз йортка да бирү кирәк дип килешкәннәр. Бүгенге көнгә Татарстаннан Тугызга гади халыктан һәм төрле хәйрия чараларыннан 182 мең сум күчкән.

Тугызда су басудан зыян күргәннәрдән кемнәрдер танышларыннан алып бәрәңге утырткан, ә кемнәрдер, бакчалары иңкүлектә булганнар, җир кибеп бетмәгәнгә быел утыртып тормаска карар иткән. Утыртырга бәрәңгебез була, Татарстаннан киләчәк дип сөенгән иде тугызлар. Була калганда Татарстаннан китәргә тиеш дүрт машинаның икесенә бәрәңге төяләчәк. Аның өчен КамАЗ машиналары кирәк. "Ак Барс Холдинг" ярдәмен – җыелган азык-төлекне Себергә илтергә суыткычлы рефрижератор, халык мәчетләргә китергән тормыш кирәк-яракларын, урын-җирне җибәрергә исә тагын бер аерым машина кирәк.

Конгресс вәкиле Шакиров, машиналар җибәрүне финанслау хөкүмәттә хәл ителә дип белдергәч, Азатлык Татарстан финанс министрлыгыннан машиналар өчен түләү мәсьәләләре килешенеп беткәнме, ярдәм итү күпмегә чыгачак дип сораган иде. Министрлык сүзчесе Диләрә Гапсәләмова үз җавабында, Азатлык соравы министрга җиткерелде, "без бу турыда мәгълүмат бирмибез" дип кенә белдерде.

Һуманитар ярдәм җыюны оештырган яшьләр бер йөк машинасының Тугызга кадәр баруы ничә сумга төшәчәген исәпләп караган. Якынча исәпләгәндә, бару һәм кайту 720 мең сумга чыга икән. Шулай итеп, кирәк булган дүрт машина 2 миллион 880 меңгә төшәргә мөмкин, әгәр конгресс һәм хөкүмәт җитәкчелеге ниһаять бу эшне азагына кадәр җиткерә алса.

XS
SM
MD
LG