Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Төмән өлкәсенең Тугыз авылында су басудан зыян күргәннәргә татар халкыннан финанс ярдәм килә башлады. Хакимият акчасының зыян күргәннәрнең барсына да бирелмәве халыкны икегә бүлде.

Май бәйрәмнәре алдыннан Тугыз авылында су басудан зыян күргәннәргә Казаннан беркадәр акча килгән. Күп түгел - 20 мең 200 сум. "Әлегә тукталды, бәлки май бәйрәмнәре булгангадыр. Бу акчаларны минем телефоныма җибәрәләр", ди Йосыф Зарипов. Авыл халкы, ул гадел кеше дип, бу су басу казасы килеп тугач акча эшләрендә аның хисабын күрсәткән. Йосыф әфәнде элек мәктәптә хезмәт укыткан, хәзер пенсиядә.

Зарипов килгән ярдәмне халык арасында бүлергә ашыкмый. "Зур сумнар түгел бит, кешеләрне талаштырасым килми", ди ул.

Бүген авылда каза күргәннәр акча сәбәпле икегә бүленгән. Акча алганнар тормышны бөтәйтергә әз булса да ярдәм килде дип куанса, акча ала алмаганнар "ник сезгә генә булды ул финанс ярдәме, без дә зыян күрдек бит" дип өйдәге идәннәреннән су күтәрелгәннәргә кырын карый башлаган. Ачуларын Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллинга да җиткергәннәр.

Төмән өлкәсе хакимияте күчергән акчаны кемгә бирү-бирмәү мәсьәләсен идән хәл иткән. Идәненнән су чыкканнарга 50 мең сум акча бирелгән, ә инде су идән такталарына тисә дә, өй эченә чыкмаганнарга бирмәгәннәр.

Су баскан Тугыз авылы

Су баскан Тугыз авылы

Тугызда яшәүче эшмәкәр Нурмөхәммәт Хәбибуллин сүзләренчә, идәненнән су күтәрелмәгәннәр дә зур зыян күргән. Су эчендә торганга кемнәрнеңдер мичләре җимерелә, дым тартканга өйдәге кием-салымның, урын-җирнең, йорт җиһазларының рәте китә башлаган. Су ташкыны күпләрнең рәшәткәләрен, утыннарын алып киткән. Чарасызлыктан халык мал-туарларын үз көннәрен үзләре күрергә урман-кырларга чыгарып җибәргән. Инде кайберәүләр үле хайваннарын да таба башлаган.

Йосыф Зарипов сүзләренчә, алар дүрт туган, су нык күтәрелә башлагач, 80 баш сарыкларын чыгарып җибәргән булган, әле шул көннәрдә генә этләр бугазлап ташлаган җиде баш үле сарыкларын тапканнар. "Үле мал күбрәк тә булырга мөмкин", ди ул.

Идәненнән су күтәрелгәннәрнең бер өлеше бүген мәктәп интернатында көн күрә. Аларга мәдәният йортында ашарга талон бирәләр. Мәктәпнең пешерүчеләре бүген ашны мәдәният йортында әзерли. Бу хәл дә зыян күргәннәрнең бер өлешенең күңеленә тигән. Туганнарында торучыларга "мондый бәхет" тәтемәгән. Нигә аларга гына, без дә зыян күрдек дигән сүзләр бүген тугызлар арасында ешрак ишетелә башлаган.

Су баскан Тугыз авылы

Су баскан Тугыз авылы

Себердә сазлыклар, урманнар арасында яшәүчеләр, юлсызлыктан интегүчеләр өчен асфальт юлдан соң гына "олы дөнья" дигән төшенчә башлана. "Олы дөнья" алар өчен елның теләсә кайсы вакытында бара-кайта ала торган җир. Тугыз авылы да, асфальт юл булмаганга, язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда олы дөньядан аерылып торырга мөмкин.

Бу авыл эченнән бормаланып-бормаланып аккан Агыт елгасы 13 апрель көнне ташый башлый. Авыл халкы, бәлки су күтәрелү туктар дип өйләрендәге әйберләрен читкә ташымый. Аллаһы тәгалә ярдәме белән туктар дип өметләнә алар. Әмма су тәүлек саен 60-70 сантиметрга күтәрелә бара. Бу хәл авыл халкын нык борчуга сала.

Чарасызлыктан инде нишләргә белмәгән кешеләр авылдагы хәлләрне видеога төшереп youtube-га элә. Бу хәл авыл хакимияте җитәкчеләренә ошамый, интернеттан алдыралар. Халыкның казага дучар булуын "олы дөньяга" чыгарттырмыйлар. Ә су көннән-көн күтәрелүен дәвам итә. Чарасызлыктан, Казанда яшәүче, Дөнья татар конгрессы хезмәткәре, якташлары, тумышы белән Тугызның күршесе булган Казанлы авылыннан Мөнирә Сәгыйдуллинага бу хакта хәбәр итәләр. Бу хәлне интернетта татар активистлары күтәреп алганнан соң гына Тугыздагы хәлләр "олы дөнья"га тарала.

Сәгыйдуллина үз чиратында 23 апрельдә Русия президентына ярдәм сорап хат яза. Русия кеше хокуклары вәкиленә, Төмән өлкәсендәге кеше хокуклары вәкиленә шалтырата. Сәгыйдуллина сүзләренчә, кеше хокуклары вәкилләренә әле бүгенгә кадәр аңа җавап килмәгән, ә Путинга җибәрелгән хатны Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушевка төшергәннәр. Шуннан соң гына Төмән хакимияте идәннәреннән су чыкканнарга 50 мең сум акча бирергә дигән карар чыгара.

Тугызлар арасында сүз таралган. Янәсе, губернатор Якушев авылны су басар алдыннан гына, Мәскәү алдында хисап тотып, өлкәдә бернинди дә гадәттән тыш хәлнең булмавын бәян иткән була. Әнә шуңа күрә урындагы түрәләр су басуның "олы дөнья"га чыгуыннан куркып калган.

Әлеге хәл тагын бер тапкыр Путин булдырган хакимият вертикаленең бернигә яраксызлыгын күрсәтеп тора. Галим Искәндәр Ясәвиев 14 апрельдә Путинның туры эфирда халык сорауларына җавап бирүен президентның абруен күтәрү өчен генә оештырылган театрлаштырылган тамаша дип бәяләп бүгенге хакимиятнең булдыксызлыгын, бернигә дә ярамавын, халык алдына килеп туган проблемнарны чишәр хәлдә булмавын белдергән иде.

Су баскан Тугыз авылындагы өйләр

Су баскан Тугыз авылындагы өйләр

Тугыз авылы Вагай районына урнашкан. Бу район башлыгы Рамай Сөнгатуллин Азатлыкның: "Нигә акчалар идәненнән су чыкканнарга гына бирелде?" дигән соравына: "карары шундый" дип аңлатты. Аның сүзләренчә, су киткәч һәр йортка килгән зыян исәпләнәчәк һәм капланачак. "Бу очракта идәннән су чыкмаганнар да алачак. Кемнеңдер рәшәткәсе агып китте, кемнеңдер башка әйберләренә зыян килде", ди ул.

Башлык 3 май көнне (инде су китә башлагач кына!) Тугызда булып кайтты, халык сорауларына җавап бирде. "Губернатор рөхсәт итте, урманнан агач белән дә ярдәм итәчәкбез", дигән ул авыл халкына. Әмма бу агачны түләп алырга туры киләчәк. Бу хакта Азатлыкка эшмәкәр Хәбибуллин белдерде. Сөнгатуллин Тугызда булганда халыкка 4 майда өлкә губернаторы Якушевнең да киләчәген белдергән. Халык исә, ник моңарчы килмәде, су кайта башлады бит инде дигәч, башлык эше күп аның дип төрлечә акланырга тотынган.

Бүген Тугызда су иң биек ноктасыннан 20 сантиметрга кимегән. Су китә башлаганы әлегә артык сизелми, ди Зарипов.

Тугызны моңа кадәр 1999 елда су баса. Ул вакытта зыян ул кадәр зур булмый. Шулай да зыян күргәннәрнең барчасына да, идәннән чыгу-чыкмавына карамасатан 820 сум акча өләшәләр. "Зур акча булмаса да, файдасын күрдек, авыл халкы арасында ызгыш-талашка да китермәде", ди халык. Ул вакытта Агыт елгасының Вагай елгасына кушыла торган өлеше чистартылмаганга су басты дип әйткән иделәр. Аннан соң хакимиятләр Агыт елгасын ике мәртәбә чистарта.

Инде быелгы суга килгәндә, Зарипов сүзләренчә, көз көне берөзлексез яуган яңгыр җиргә сеңәргә өлгермәгән, сазлыкларга тупланган. Кышын кар күп яуган. Язын эрегән кар суы Агыт елгасына сыешмыйча кешеләрнең өйләрен баскан. Мондый хәл бүтән кабатланмас дип беркем дә әйтә алмый. Биек урынга күченсәләр генә булырга мөмкин казадан котылачаклар. Башлык Сөнгатуллин күченергә теләүчеләргә җир кишәрлеге бүлеп бирүне хәл итәчәкләрен әйтә. Авыл халкы мәчетне дә биегрәк урынга күчерү кирәк булыр дип фикерләшә.

Тугызларның күпчелеге йорт-җирләрен, милекләрен иминиятләштермәгән булган. Иминиятләштерелгән булса, бу су басудан килгән зыян өчен тагын өстәмә акча алыр иде алар. "Иминиятләштерүчеләр бармак белән генә санарлык шул", ди Йосыпов.

Мәктәп интернатында яшәүчеләр

Мәктәп интернатында яшәүчеләр

Бүген авылда Казаннан халык җыйган ярдәмне төягән зур КамАЗ машинасы киләчәк икән дигән сүзләр таралган. Тугыздагы хәлләр "олы дөнья"га таралгач Казанның "Ярдәм", Мәрҗани, "Иман нуры" мәчетләрендә ярдәм җыя башлаган иделәр. Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары: татар мохтарияте (автономия), себертатар мохтарияте, татар конгрессы да Тугызга ярдәм җибәрергә ниятли. Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, эшмәкәр Ринат Насыйров: "Киләсе атнага он, шикәр, су һәм башка кирәк-яраклар төялгән йөк машинасы Тугызга юл алачак", дип белдерде.

Бүген авылга чиста су китерү оештырылган. Су басмаган урынга урнашкан 3 кибет эшләп тора. Кирәк-ярак, бар нәрсә дә бар, ди авыл халкы. Кибетләргә ипи дә китерелә. Су басудан зыян күргәннәр балалар киемнәренә, урын-җир җәймәләренә бигрәк тә мохтаҗ.

Су кайта башласа да, бүген Тугыз авылында 158 өй су эчендә утыра. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларында су. 53 кеше мәктәп интернатында көн күрә. Калганнар туган-тумачаларында.

Быел яз Вагай районында Первомайка авылын да су баскан булган. Бу авылда агач эшкәртү хуҗалыгы урнашкан. Бер өйне су баскан, биш өйнең каралты-кураларына су кергән. "Хәзер бу авылда су китә башлады. Килгән зыянны исәплибез. Кешеләргә акчалата ярдәм булачак", дип вәгъдә итә Рамай Сөнгатуллин.

Тугызлар Вагай, Иртеш елгасы буена урнашкан башка авылларга да су кермәсә генә ярар иде дигән теләктә. Себердә зур елгалар гадәттә язын соңрак ташый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG