Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның сорау-җавап тамашасы Русиядәге хакимиятнең бернигә ярамаганын күрсәтә


Мәскәүдәге кибетләрнең берсендә Владимир Путин туры эфирда халык сорауларына җавап бирүне күрсәткән телевизорлар. 17 апрель 2014
Мәскәүдәге кибетләрнең берсендә Владимир Путин туры эфирда халык сорауларына җавап бирүне күрсәткән телевизорлар. 17 апрель 2014

Галим Искәндәр Ясәвиев Русия җитәкчесенең туры эфирда халык сорауларына җавап бирүе президент үзе үк булдырган хакимият вертикаленең эшләмәвен күрсәтсә, икенче яктан Путинның абруен тотып тору өчен театрлаштырылган тамаша дип бәяли.

14 апрель Русия президенты Владимир Путин туры эфирда халык сорауларына җавап бирә. Бу 2001 елдан бирле Путин өчен оештырылган 14нче туры эфир. Әлеге чара өчен махсус булдырылган сайтка "килгән бөтен сораулар да эшкәртеләчәк һәм иң кызыклы, актуаль дип табылганнары президентка биреләчәк" дип язылган. 2015 елгы туры эфирга 3,2 млн сорау килгән булган.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Галим, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, эфирда миллионлаган кешенең Русия президентына сорау биреп җавап алырга теләве Владимир Путинның үзе булдырган хакимият вертикаленең яраксызлыгын күрсәтеп тора.

"Әгәр без Путинга бирелә торган сорауларны һәм аларның эчтәлеген шәрехләсәк, күпчелеге кешеләрнең көндәлек яшәешенә һәм халык алдында килеп туган кыенлыкларга кагыла. Әгәр урындагы хакимиятләр җиренә җиткереп эшләсә, чынлыкта бу сорауларны төбәктәге хакимиятләр дә чишә ала.

Мин тулысынча ышанам, 14 апрель булачак сорауларга җавап бер кеше кулы белән генә идарә ителә торган режимның ныклап урнашуына дәлил дә булып торачак. Әйтерсең, бары тик президент кына үз кулы белән русияләрнең бөтен кыенлыкларын чишәчәк дигән әйбер килеп чыга моннан.

Хәтерләсәгез, бөтенләй адәм көлкесенә калып, бер ниндидер малай президентка үзләренең шәһәрләрендә Яңа ел чыршысы булмауны әйтте һәм бу сораудан соң чыршы куелды. Яисә Ставрополь өлкәсендә яшәүче бер пенсионер хатын-кыз шалтыратты һәм авылларында газ булмауга зарланды. Путин шуннан соң үзенең өстәлендә Ставрополь губернаторын яңадан билгеләү турында кәгазь ятканны, әгәр газ булмаса, аны имзаламаячагын әйтте. Өч көннән соң бу авылга газ керде. Болар барсы да сафсата бит", ди Ясәвиев.

Галим фикеренчә, телевизордан күрсәтеләчәк туры эфирдагы тамаша беренче чиратта Путинның абруен тагын да арттыру чарасы булып тора.

"Кешеләр шалтыратып элемтәгә керә алсалар, проблемнарны туры эфирда ук чишә алачакбыз дип уйлый. Әмма минемчә, бу хәлләр урындагы хакимиятләрнең эшләмәвенә тагын бер дәлил булып тора. Путин булдырган система илне көрчеккә алып барып терәячәк. Кешеләр алдында килеп туган миллиардлаган сорауларны ул берүзе хәл итә алмый бит", ди Ясәфиев.

Галим Путинга биреләчәк сорауларның аны тагын да яраттыра торган, президентны булдыклы итеп күрсәтер өчен төзелгәнлеген дә әйтә.

"Минемчә, сорауларны сайлап алу өчен бик җитди эш башкарыла. Бу туры эфир тагын башка ягы да белән дә махсус оештырылган тамаша булып тора. Путинның кайсы проблемнарны танырга теләвен, ә кайсыларын "пәрдә артында" калдыруын да күрсәтә. Бу популизм проекты да булып тора. Әлеге туры эфирның төп максаты бер генә – Путинның популярлыгын саклап калу", дип белдерә галим.

"Туры эфирлар психотерапия сеансларына әйләнеп кала"

Русиядә икътисад кризисы көннән-көн көчәя барганда, халыкның янчыгы бушаганда, Путинның, мин сезнең белән, авырлыкларны бергә җиңәрбез дип өметләндерүгә, Русия җитәкчеле алып барган сәясәтне халык акылына тагын да тирәнрәк сеңдерү өчен мондый туры эфирның бүген бигрәк тә актуаль булуын ассызыклый Ясәвиев.

"Бу туры эфирлар, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, писхотерапия сеансларына әйләнеп кала, Кашпировскийның телетапшыруларына тиңлим. Путин түзәргә кирәк, кризисны үтеп чыгачакбыз, дип сөйләнәчәк, әлбәттә, әмма халык алдына чыгуга тагын бер яшерелгән әйбер – "Патша әйбәт, ә боярлар начар" дигән мәгънә дә салынган. Шуңа күрә, мин ышанам, торак-коммуналь хезмәтләр, юллар өчен урындагы хакимиятләрне тәнкыйтьләү дә булачак. Кешеләрдә федераль хакимиятләр, шәхсән Путин үзе яхшы эшли, ә монда үзебездәге түрәләр начар дигән фикер дә туачак", ди галим.

Русия җитәкчелеге моңа кадәр халык аңына сеңдергән пропаганданың инде туза башлавы, аерым алганда "Крымнаш"ның актуальлеген югалта төшүен дә сизә, мөгаен. Ясәвиев тә, пәнҗешәмбедәге туры эфирда Русиянең соңгы гамәлләре халык күңеленә ныграк сеңдереләчәк дигән фикердә.

"Иманым камил, бу туры эфир вакытында Русиянең дөнья аренасында роле арту, Сүриядәге операциянең уңышлы булуы, ватанпәрвәрлек, ватанны ярату турында сүзләр булачак. Бу сеанслар кешеләрнең фикерләрен илдәге җитешсезлекләрдән башка якка – глобаль, дөньякүләм проблемнарга юнәлтү өчен эшләнә", ди ул.

Русиядә Путин чыгышын тыңлаучы ханым
Русиядә Путин чыгышын тыңлаучы ханым

Галим фикеренчә, Путинның рейтингын югары итеп тотып тору кыенлаша бара. Халыкта да хакимият вертикаленең уңышсызлыгын аңлаучылар арта.

"Кешеләр барыбер алга таба хакимият вертикале белән идарә итүнең эффектив түгел икәнлеген аңлаячак. Болар исә Путинның абруена куркыныч булып тора. Шуңа күрә әледән-әле кешеләрне миңгерәтеп тору кирәк. Әгәр алга таба бу туры эфирлар ешрак кабатлана башласа, проблемнар да туачак. Бер үк тамашаны еллар буе кабатлап торып булмый бит. Путинның югары рейтингын тотып тору өчен хакимиятләр яңа юлар эзләргә мәҗбүр булачак. Әмма бу рейтинг төшәчәк, мин моңа шикләнмим", ди ул.

Галим фикеренчә, Русиянең дөньядан аерылып үз эченә бикләнүе бүген иң җитди проблем булып тора. "Дөньяның алга киткән илләрендә халыкның үз яшәешләре белән үзләренең идарә итүе, үз тормышларын үзләре оештыруы һәм хакимиятләрне үзләре сайлавына бүген алмашка башка юл юк. Тулы мәгънәсендәге демократия – ул кешеләрнең һәр гамәлләре өчен җавап тота алырдай лаекларга гына идарә вазифасын тапшырып, үз тормышларын үзләре төзүгә корылган. Моңа алмаш юк. Бу юлдан китмәгән система озак яши алмый", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG